Марат Кәбиров: «Кыш бабай бүләгенең артык соңламый килгәненә шулкадәр сөендем. Ә бурлыкта гаепләп маташулары…»

Яңа елдан могҗиза көтү, теләкләр теләү гадәте бар бит инде. Үзеңә кирәкле нәрсәләрне Кыш бабайдан сорыйсың, ул сиңа шуны алып килмичә калмый. Кечкенә вакытымда мин дә күп әйбер сорадым. Кеше кулында күреп тәмләп карыйсы килгән ризыклар да, матур киемнәр дә, хәтта гармун белән вилсәпит тә сорадым. Бирмәде.

Бер мәлне теләгән нәрсәңне телдән генә сорарга түгел, ә кәгазьгә язып чыршы астына куярга кирәклеген төшендем. Һәм матур хәрефләр белән чаңгы сорап язган хатымны кулдан ясалган конвертка салып, авыл клубы алдындагы чыршы астына куйдым. Яңа ел җиткәнен ике-өч көн буена түземсезлек белән көтеп алдым. Ул вакытта мәктәп укучыларын өлкәннәр бәйрәменә кертмиләр, кич йөргәнне күрсәләр, тиргәшәләр иде. Тик мин, җаен табып, сәгать уникене сукканнан соң, теге чыршы янына барып бастым.

Анда бернинди дә чаңгы күренмәде. Мин, бәлки, бераз читкәрәк куеп киткәндер дип, тирә-якны да караштырып чыктым. Юк. Бәлки, өлгерә алмый калгандыр. Минем кебек малайлар күп бит инде ул, барысына да бүләк таратып йөри башласа… Болай уйлавыма чыршы төбендәге хатның юкка чыгуы да сәбәпче иде бугай. Димәк, Кыш бабай алган бит инде аны. Укыган. Димәк, ул миңа сораганымны алып киләчәк. Мин иртән торгач та, көндез дә, караңгы төшкәч тә, берәүгә дә әйтмичә генә, теге чыршы яныннан урап кайтырга гадәтләндем. Булмады. Тик барыбер өмет өзмәдем. Аның сораган нәрсәмне бүләк итәчәгенә ышанычым сүрелмәде. Бар күңелем белән Кыш бабайдан могҗиза көттем. Башкача була да алмагандыр инде… Кыш бабай белән могҗизадан башка мине чаңгылы итә алырлык көч юк иде…

Ә көннәрнең берендә теге чыршы төбендә бер пар чаңгы ята иде. Мин өнсез булдым. Беркадәр катып торгач, чаңгыларны бер-бер артлы кулга алып сыпырып карадым. Шәп! Өр-яңа! Пластиктан ясалган! Мондый чаңгы белән теләсә нинди көнне шуарга була! Өстәвенә бер читтәрәк таякларын да калдырган. Әйттем бит! Кыш бабай беркайчан да алдашмый ул. Хатыңны укыган икән, сораган нәрсәңне дә бүләк итә. Вакытында өлгерә алмаса, соңлабрак китерә. Сүз итеп сөйләп торасы бармыни, менә бит бөтен дәлиле күз алдында! Рәхмәт хисләреннән юешләнә башлаган керфекләрне лепелдәтеп, урам читендәге чаңгы юлына бастым. Бу оҗмах ишеге аша узуга тиң иде. Мин шулкадәр бәхетле идем. Мин Кыш бабайга да Яңа елның тылсым икәненә дә берсүзсез ышана идем.

Соңрак бу чаңгыларның завклуб малае Айратныкы икәне ачыклангач, аз гына кыенрак булды инде. Чөнки мин Кыш бабай бүләгенең артык соңламый килгәненә шулкадәр сөенгән идем. Ә бурлыкта гаепләп маташуларына артык ис китмәде. Үземнең урлашмаганлыгымны мин үзем беләм бит инде. Шул җитә. Ә Кыш бабайга булган ышаныч барыбер сүрелмәде. Чөнки алдагы берничә ел эчендә мин сәпитле дә, чаңгылы да булдым. Кыш бабай әйтмәсә, барлы-юклы хезмәт хакына әни үзе генә ала белмәс иде әле аларны…

Яңа елдан могҗиза көтү миндә әле дә бар. Ул ниндидер тылсым алып килер дә бөтен дөнья яктылыкка күмелер, кешеләр күңеленә нур иңәр, алар изге күңелле ихлас затларга әверелер, бер-берсенә тик яхшылык кына теләп яши башларлар сыман тоела. Яктылыктан, нурдан, яхшылыктан торган шушы дөньяга беркайчан да хәсрәт күләгәсе төшмәс, кешеләр гел елмаешып, шатлык өләшеп гомер итәр…

Шушы өмет ышанычка әйләнеп үз җанымны да балкытып җибәрә. Чөнки тирә-ягымда да шундый ук затлар, алар да минем кебек үк Яңа елга, яктылыктан гына торган яңа дөньяга керергә өметләнә һәм үз өметләреннән үзләре балкып йөри. Могҗиза көтү тормышны могҗизага әйләндерә. Яхшылыкка өмет тоту яктылыкка әйди. Шундый якты кешеләр дөньясына Яңа ел да канатланып килә. Без дә аңа балкып керәбез…

Шул балкышны саклый алсак икән…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү