Мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә нинди медицина ярдәменең бушлай булачагын аңлатканнар

Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә балага уза алмаудан дәвалану яки биоматериалны (мәни сыекчасын) криобанкта саклау хезмәте бушлай булачак. Бу хакта “Россия Адвокатлар берлеге” иҗтимагый оешмасы президенты Игорь Трунов сөйләп үткән.

Белгечкә, “Украинада махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен балага уза алмаудан бушлай дәвалау максатында ОМС системасына үзгәрешләр кертү һәм генетик материал өчен бушлай криобанк булдыру” турында Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга юлланган мөрәҗәгатенә бәйле рәвештә, җавап биргәннәр. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Украинада махсус хәрби операциядә катнашу өчен мобилизацияләнүчеләрнең җенес күзәнәкләрен федераль бюджет хисабына саклау мөмкинлеген билгеләгән дә инде.

– Консервацияләнгән генетик материалдан алга таба бушлай файдалану мөмкинлеге, мәҗбүри медицина иминияләштерүе кысасында, закон нигезендә җайга салынган, – дигән юрист.


Фикер өстәү