102 яшен тутырган «Чәчкаб Әлмәндәре»: «Аякларыңа энә белән төрткәч, азрак сизә башладың, димәк, аякка басачаксың» диделәр»

Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, 102 яшьлек Зиннәтулла бабайны «Чәчкаб Әлмәндәре» дип йөртәләр. Чыннан да, охшаган шул ул Әлмәндәр картка. Ачык йөзле, җор сүзле, зарлану дигән нәрсәне белмәс. 95 яшьлек юбилее алдыннан рәхәтләнеп сөйләшеп утырган идек. 100 яшьлегендә, пандемия сәбәпле, телефон аша гына хәл белешергә туры килде.

Бу юлы да кулга каләм алуымның сәбәбе бар. Эш болай булды. Зиннәтулла бабай гомере буена «Ватаным Татарстан»ны кулыннан төшермәгән. Хәзер дә, бер хәрефен дә калдырмыйча укып барам, ди. Тәнкыйтьләргә дә күп сорап тормый ул, мактап та ала. Бу юлы исә хата тапкан. Бервакыт газетага язар өчен без республикада яшәүче иң өлкән яшьтәге ир-ат белән хатын-кызны эзләгән идек. Рәсми төстә килгән җавап иде инде ул югыйсә. Әмма, нишләптер, андагы ир-ат Зиннәтулла абыйдан бер яшькә кечерәк булып чыккан.

– Күптән түгел генә чирләп киткән иде, – ди бу җәһәттән район башлыгы урынбасары Рамис Хәялиев. – Казанга 7 нче хастаханәгә озатканда бик моңсуланды. Хәтта: «Башка сезне күреп булмас инде», – дигән сүзләр әйтте. Сихәтләнде, шөкер. Матур гына әйләнеп кайтты. Хәлен белергә кергән идем. Шунда сөйләде. Мине онытканнар, ахры, дип кет-кет көлеп ята үзе.

Көлеп ятуы тагын бер «югалу»га бәйле Зиннәтулла бабайның. Бу хакта да искә алырга ярата ул.

– Бөек Ватан сугышы минем өчен Ржев шәһәрендә башланды. Курск дугасы, Белгород, Харьков шәһәрләрен азат итүдә катнаштым. Каты яралангач, Харьковтагы госпитальдә биш ай дәваландым. Аннары Уфага җибәрделәр. Кирәк бит, бәхеткәдер инде, Казаннан килгән хирург эләкте. Операциядән соң: «Аякларыңа энә белән төрткәч, азрак сизә башладың. Димәк, һичшиксез, аякка басачаксың, хәрәкәтлән. Хәрәкәттә – бәрәкәт», – диде. Ике шәфкать туташы мине култыклап, көн саен икенче каттан өченче катка алып менә, алып төшә башладылар. Бераздан, таякка таянып, акрын гына йөри башладым. Бүгенгедәй хәтеремдә: 1944 елның 24 гыйнварында поезд белән Колаңгы станциясенә кайтып төштем. Мине ул вакытта алты айга өйгә җибәргәннәр иде. Вакыты җиткәч, хәрби комиссариатка бардым. Усанов дигән хирург бер айсыз юлга чыкмаска кушты. Яралар төзәлеп бетмәгән иде чөнки. «Үзебез чакырырбыз», – дип калган хәрби комиссар үзе юкка чыкты. Шулай яши торгач, сугыш та тәмамланды. Комиссар: «Син кая югалдың?» – дип башта сүкте, аннан гафу үтенде. Баксаң, минем документлар тутырылган папка юкка чыккан булган икән. Сугыш беткәч кенә каяндыр килеп чыккан. Хирург Усанов минем кабат сугышка китүемне бер айга кичектермәсә, белмим, минем язмышым ни булып бетәр иде. Хәзер уйлап ятам инде. Бәлки, үземә барырга кирәк булгандыр. Тик ул вакытта, чыннан да, сәламәтлегем нык какшаган иде шул. Көчем җитмәгән, күрәсең.

Көч дигәннән, Зиннәтулла бабай матур гына үз тормышын үзе күреп ята әле. Хәләле Асиянең вафатына да 18 ел үткән инде. Өстәвенә ике баласының үлемен дә кичерә ул.  Бер улы Шәүкәт – Америкада. Яшел Үзәндә яшәүче улы Илдус янына китүдән баш тарта. «Шәһәр фатиры төрмә кебек», – дигән сүзләр әйтә. «Подъезд төбенә чыгып утырсаң, телефоннан күзләрен дә алмый үтеп китәләр. Монда, ичмасам, ерактан килеп исәнләшәләр», – ди. Ә туган җир туфрагына нык басып йөри әле ул. Сайлау вакытын әле дә кызык итеп искә алалар Кайбычта. Тартма белән өенә килгән булганнар аның. «Президент кадәр Президентны өйдә сайлау минем кебек егетләргә бер дә дөрес булмас», – дип, мәдәният йортына үзе барган. Казан каймасын төзүчеләр хөрмәтенә салынган һәйкәлнең ачылышына да барып кайткан. Ничек бармасын инде, сугышка киткәнче, ул анда үзе дә катнашкан бит.

Аның Кайбычта, Апаста финансист булып эшләгән елларын да хөрмәт белән искә алалар. 100 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин да үз бүләген тапшырган. Рухи яктан да көчле ул Зиннәтулла бабай. Пенсиягә чыккач, дин юлына баса, авылның имамы була. Өлкәннәр өчен дә, балалар, яшьләр өчен дә әлегә кадәр өлге булып яши. Мондый кешене ничек онытасың ди инде?!

Фәния Әхмәтҗанова

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү