«Ватаным Татарстан» журналисты җиңүче булды

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы «Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында террорчылыкка каршы тематиканы иң яхшы яктырту» конкурсын игълан иткән иде. Әлеге бәйгедә «ВТ» журналисты да катнашты.

Газета хезмәткәре Чулпан Гарифуллина журналистлар конкурсында II урынга лаек булды. Ул «Иң яхшы аналитик материал» номинациясендә бүләкләнде. Хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз!


Фикер өстәү