Лаеш муниципаль районында «Южный парк» дигән яңа тукталыш пункты ачылды. Тантаналы чарада «Россия тимер юллары» филиалының Горький тимер юлы башлыгы Сергей Дорофеевский, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Александр Черемнов һәм башкалар катнашты. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Чара кысаларында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы «Южный парк» тукталыш пункты төзелешендә зур өлеш керткән хезмәткәрләрне бүләкләде. Платформада пассажирларга уңайлы булсын өчен кибетләр һәм чүп савытлары урнаштырылган, заманча визуаль мәгълүмат (лайт-бокслар), диодлы яктырту баганалары, шулай ук ике һава торышы модуле бар.
Платформа хәрәкәт итүдә авырлык кичергән пассажирлар өчен җайлаштырылган, моннан тыш, анда оригиналь дизайн элементлары башкарылган. Яңа платформада Казан — Аэропорт — Казан маршруты буенча йөрүче барлык шәһәрара поездлары тукталыш ясаячак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat