Ишкә иш кирәк. Мәһәр бирелмичә укылган никах дөрес буламы?

Узып баручы елның соңгы көннәрен ваклыйбыз. Кылган гамәлләргә нәтиҗә ясап, киләсе елга якты өмет-хыяллар белән аяк басар чор. Күп кенә сорауларга да җавап табып өлгерәсе килә. Бүгенге сәхифәбездә дә укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап эзләрбез. Сорауларга «Иман нуры» мәчетенең икенче имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Фәйзуллин җавап бирде.

– Мәһәр бирелмичә укылган никах дөрес буламы?

– Никах вакытында мәһәр бирелмәсә, никах дөрес була. Ләкин ир кешегә мәһәрне түләү барыбер тиешле булып кала. Шундый никахның дөрес булуы турында Бәкара сүрәсенең 236 нчы аятендә дә әйтелә. Анда: «Әгәр сез хатыннарга [якынлык кылу белән] кагылганчы һәм мәһәр билгеләгәнче, аларны талак кылсагыз, сезгә [мәһәр мәсьәләсендә] гөнаһ юк», – дигән юллар бар. Бу аятьтә мәһәрне билгеләгәнче аерылышу турында әйтелә. Моннан чыгып, мәһәрне биргәнче үк никахны уку дөрес була.

– Мәрхүмнең кырыгын ул туры килгән көннән иртәрәк яки соңрак уздырырга ярыймы? Бабабыз үлеп китте. Кырыгы эш көненә туры килә. Шуңа ашны ял көне үткәрсәк дигән идек.

– Өчесен, җидесен, кырыгын уздыру безнең җирлектә гореф-гадәт булып тора. Ул мәҗлесләрнең максаты – мәрхүм булган кеше өчен дога кылу, Коръән аятьләрен укып, аның рухына багышлау. Шуңа күрә аларны иртәрәк яки соңрак үткәрүнең зыяны юк.

– Мөселманнарга кешбэк (түләгән акчаның бер өлешен кире кайтару) куллану рөхсәт ителәме?

– Кешбэк ул, әлбәттә, безнең өчен яңа, заманча әйбер булып тора. Шуңа күрә аның хөкеме турында галимнәр арасында төрле фикерләр бар. Аларның бер ише аны кулланырга ярый ди, кемдер хәрам ди. Ләкин пәйгамбәребезнең сүзләрен истә тотарга кирәк. «Дөреслектә, хәләл нәрсәләр ачык, хәрам нәрсәләр ачык, һәм алар арасында шикле әйберләр бар, алар хакында күп кешенең аңлавы юк. Шикле әйберләрдән сакланучы, үз динен һәм намусын саклап калу өчен, аннан ерак булыр, ә шикле әйберләр белән шөгыльләнүче хәрам эшләргә дә кереп китәр…» – ди ул. Димәк, ялгыш хәрамга кереп китмәс өчен, андый әйберләрне кулланмый торсак хәерле булыр.

– Аштан кайткач, җыелган сәдаканы үз балаңа бирергә ярыймы? Гомумән, ата-ананың үз баласына сәдака бирүе дөресме?

– Сәдака өч төрле була. Фарыз булган сәдаканы зәкәт дип атыйлар. Вәҗиб булган сәдака ул – ураза бәйрәмендә бирелә торган фитыр сәдакасы. Өченчесе – нәфел сәдакасы. Беренче ике төре – мөселман булган мохтаҗларга гына бирелә торган сәдакалар. Аларны нәселнең туры ботагында булган туганнарга, ягъни әти-әни, әби-бабай, балалар, оныкларга бирергә ярамый. Нәфел сәдакасын исә бөтен кешегә, хәтта иреңә, хатыныңа, балаларыңа да биреп була.

– Йөргән егетем намаз укымый. Вакыты җитмәгән, ди. Мин үзем – намазда. Безгә очрашырга ярыймы?

– Кызга өйләнергә җыенган егет аның диненә һәм диндарлыгына туры килергә тиеш. Ник дигәндә, Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.): «Хатын-кызларны кияүгә туры килгәннәргә бирегез…» – дигән. Әгәр хатын-кыз үзенә туры килмәгән егеткә кияүгә чыкса һәм кызның вәлие (әтисе, абыйсы) ризалыгы булмаса, никах дөрес булмас. Шуңа күрә, киләчәктә гаиләдә ныклы мөнәсәбәт булуын теләсәгез, ирнең рухи яктан терәк булуы мөһим. Әгәр дә сезнең әти-әниегез бу егет белән гаилә коруыгызга каршы булмаса, кияүгә чыгарга мөмкин. Бәлки Аллаһы Тәгалә сезнең аша аның йөрәген ачар һәм ул шулай ук ​​намаз укый башлар.

Никах алдыннан очрашуларга килгәндә, кайбер чикләүләр бар. Егет һәм кыз ялгыз кала алмыйлар, чөнки бер хәдистә: «Әгәр кемдер (ирләрдән) чит хатын белән ялгыз чыкса, алар арасында өченчесе, әлбәттә, шайтан булыр», – диелә. Бу сүзләрнең мәгънәсе шунда: ир-ат һәм хатын-кыз бергә калгач, шайтан аларны гөнаһка этәрәчәк. Аралашу өченче як кешеләре – дуслар яки туганнар катнашында булырга тиеш. Сезгә мөһим сораулар турында турыдан-туры сөйләшү өчен калырга мөмкин, ләкин шулай ук якын туганнарыгыз күзәтүендә. Никахка кадәр сез – бер-берегезгә чит кешеләр, шуңа күрә сезнең арада элемтә булмавы мөһим. Хәтта кул тоту да рөхсәт ителмәячәк. Никахны кичектермәскә тырышыгыз. Әгәр дә сез кешенең сезгә туры килүен аңласагыз, гаилә корыгыз, сузмагыз.

– Дога язылган тәлинкә төшеп ватылды. Аның кыйпылчыкларын нишләтергә? Ташларга ярыймы?

– Дога, аятьләр язмалары изге сүзләр булып тора, шуңа күрә аларга ихтирам күрсәтергә кирәк. Шуңа күрә аларны бер чиста, кешеләр йөрми торган урынга күмеп кую хәерле булыр.

– Кешегә Коръән китабы, тәсбих, намазлык бүләк итәргә ярыймы?

– Әлбәттә, бу бик күркәм бүләк булыр. Ләкин Коръәнне бүләк иткәндә, аны тәһарәт белән генә тотарга рөхсәт ителүен истән чыгармаска кирәк.

– Бер мәҗлестә булырга туры килде. Анда намазда булган кешеләр өчен аерым өстәл әзерләнгән иде. Мәҗесләрдә намаздагы кешеләрне аерым өстәлдә утырту дөресме? Мөселман мәҗлесләрендә биергә, җырларга ярыймы?

– Мәҗлесләрне оештырганда, утыру мәсьәләсендә үзенең тәртипләре бар, әлбәттә. Мәсәлән, бер-берсенә чит булып килгән ир белән хатын-кыз янәшә утырырга тиеш түгел. Ирләр аерым, хатын-кызлар аерым өстәл артында утырса хәерле. Намаз укучымы, юкмы – монда андый шарт юк. Ягъни намаз укымаучылар, намаз укучылар белән утыруда бернинди зыян юк. Минем аңлавымча, андый очраклар хәмер булган мәҗлесләрдә килеп чыга. Дин тотучыларга аерым хәмерсез өстәл куялар. Ләкин пәйгамбәребездән шундый мәгънәдә сүзләр китерелә: «Хәмер мәҗлесендә утыручы аны эчүчегә тиң», – ди ул. Шуңа күрә, әгәр дә мәҗлестә хәмер булачагы билгеле икән, андый мәҗлескә бару тыелган.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү