Дәүләт Думасы депутаты россиялеләргә Россиядә калырга киңәш итте

Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов россиялеләргә Россиядә калырга киңәш итте. Ул билгеләп үткәнчә, чит илгә бару өчен әлегә бернинди чикләүләр юк, әмма күченү өчен атмосфера уңай түгел. Бу хакта РИА Новости да яздылар.

Түрә Россия гражданнары өчен чит илгә бару уңайсыз һәм чыгымлы булырга мөмкин, дип өстәде. Бигрәк тә яңа логистик схемаларны исәпкә алып.

2022 елның мартында Россия хөкүмәте дустанә булмаган чит ил дәүләтләре исемлеген раслады. Бу исемлеккә Австралия, Бөекбритания, Евросоюз илләре, Исландия, Канада, Яңа Зеландия, Көньяк Корея, Сингапур, Америка, Япония һәм башкаларны керттеләр.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү