Рим Папасы Бенедикт (Йозеф Ратцингер) 96 нчы яшендә үлде, дип хәбәр итте Изге тәхет матбугат хезмәте башлыгы Маттео Бруни.
«Хөрмәтле Папа Бенедикт XVI бүген Ватиканда Mater Ecclesiae монастыренда 9:34 сәгатьтә вафат булды», — диде ул.
XVI Бенедикт 2005 елның апреленнән 2013 елның февраленә кадәр Апостол тәхетен биләгән. 2013 елның 11 февралендә констарихта ул көтмәгәндә тәхеттән ваз кичәргә карар кылуы турында игълан итте. Шуннан бирле ул Ватикан бакчасында урнашкан Mater Ecclesiae кечкенә монастыренда яшәгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat