Акчаңны исраф итмә: табын кору буенча ГАДИ киңәшләр

Бәйрәм алды ел ахырында төгәллисе эшләре, мәшәкате белән алҗыта. Вакытны да, акчаны да әллә ни исраф итми, мәшәкатьләнми генә табын кору буенча Seviyorum хатын-кызлар клубына нигез салучы Ильмира Каракуш укучыларыбызга киңәшләрен бирде.

Вакытны да, акчаны да экономияләп табын коруның бер кыенлыгы да юк.  Төп киңәшем:  майонезлы салатлар белән табын тутырмагыз. Җиңелчә, ансат әзерләнә торган ризыклар белән дә Яңа елны менә дигән итеп каршылап була.

Җиләк-җимеш.  10 кешелек табын корырга 2 алма, 1 грейпфрут, 2 киви, 1 әфлисун, бер зур булмаган тәлгәш виноград җитә. Грейпфрут, әфлисун, кивины табынга чистартып куегыз. Болай иткәндә ашарга да уңайлы, өстәл дә чүп белән тулмаячак.  Алмаларны аркылыга,  кивины чирекләп, грейпфрут белән әфлисунны шакмаклап  та тезәргә була. Мандаринны, Яңа ел символы итеп, аерым матур вазага куегыз. Аны чистарту, һәр телемен аерып ашау, исе үзе бер ләззәт бирә бит. Җиләк-җимешне бер зур тәлинкәгә яки хәзер модага кергәнчә, такталарга тезеп, табынга куярга була.

Яшелчә. Яшелчә тәлинкәсен әзерләү өчен өч яшелчә җитә. Ә яшелчәләрне табын бизәге итим дисәгез, зуррак черри помидорларыннан лалә чәчәкләре ясарга була. Моның өчен  помидорларны лалә сыман итеп бөтенләй үк кисеп бетерми генә кисәргә һәм,  моцарелла сырының шарсыманын кисеп, лаләләрнең уртасына салып чыгарга кирәк.  Янына төшсез кара зәйтүн, буйга киселгән кыяр һәм борыч тезәргә була.

Жульен. Ул тиз әзерләнә, тәмле һәм кышкы ризык санала. 500 г тавык ите, 600 г гөмбәне турарга. Башта тавыкны кыздырыгыз,  аңа тулыр-тулмас чәй кашыгы бөтнек өстәгез, ул тәмне ачып җибәрә. Шулай ук тәменчә тоз, кипкән яки чи сарымсак, теләсәгез, суган салырга була.  10 минуттан соң, аңа гөмбә салып кыздыруны дәвам итәсе. Ахырда каймак салып, тагын 10 минут, бераз кимегәнче пешерәбез. Эчлек әзер. Аны уалып тора торган камырлы (песочный) кәрҗиннәргә өеп салыгыз һәм өстенә бер кашык уылган сыр сибегез.  10 минутка мичкә тыгып алыгыз һәм бик тәмле ризык әзер.

Шулай ук оливье салатын да кәрҗиннәргә салып куйсагыз була. Бу бердән, уңайлы, тәлинкәләр алыштырып торасы булмый, икенчедән, тәмле дә.

Брускетта. Әлеге ризык шулай ук хәзер модада. Аңа махсус озынча икмәк (чиабатта әйбәт була) кирәк. Аны буйга кисәргә. Сарымсак (кипкән яки чи) белән ышкырга һәм ак май сыларга. Брускеттаны теләсә нәрсәдән әзерләргә була. Тавык ите, гөмбә, помидор һәм сыр  сибеп, 10 минутка мичкә озатырга. Яшелчәдән генә булсын дисәгез, бер болгар борычын мичтә бераз пешереп, аны әрчергә, турарга һәм  өстенә сыр сибеп, 10 минутка мичкә  куеп алырга. Кетердәп торган ризыкны яшьләр аеруча ярата.

Креатив салаты. Айсбергны кул белән уртача зурлыкта ваклыйбыз, эремчек сыры (творожный сыр)  салып болгатабыз. Ә аннан соң фантазиягезне эшкә җиксәгез дә була. Киви, гранат, пешкән тавык ите, болгар борычы, черри помидоры өстәргә була. Өстенә адыгея сыры һәм вакланган әстерхан чикләвеге сибеп, табынга бирәсе. Санап үткән ингредиентларның кайсын өстисе килә, шуны өстәгез. Тоз салмасаң да була. Файдалы, тәмле,  тиз генә бозылмый. Аны икенче көнне дә курыкмый ашый аласыз.

Лимонад. Суыткычта дүрт көнгә кадәр саклана. 5 литрга 3 әфлисун, 4 лимон кирәк. Аларны кабыклары белән угычтан уарга, иттарткычтан чыгарырга, яки турарга була. Салкын су һәм тәменчә шикәр комы салып, 2–3 сәгать тотарга һәм сөзеп, бизәп табынга бирергә.


Фикер өстәү