Сарман районының Җәлил бистәсендә яшәүче Ханнановлар бөтен гаиләләре белән табигатьне саклый. Чүп җыю, агачлар утырту – алар өчен гадәти хәл. Кызлары Азалия дә, уллары Азамат та – республикада узган «Мәктәп экопатруле-2022» бәйгесе җиңүчеләре. Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков кулыннан бүләк алу аларны тагын да үсендергән.
– Без кечкенә вакытта әти белән гел агач утырттык. Әле дә шуны дәвам итәбез. Инде хәзер безгә бөтен гаиләбез кушылды. Безне күреп торган балаларымның да табигатькә мөнәсәбәте бик яхшы. Алар кая гына барса да, чүп җыя. Үзебез булдыра алмасак, дәүләт порталы аша «Мәктәп экопатруле»нә хәбәр җибәрәбез, – дип сөйли Азалия белән Азаматның әтиләре Илнур Ханнанов.
Алар һәр атна шимбә һәм ял көннәрендә каядыр барып ял итә икән. Татарстанны аркылыга-буйга иңләп чыкканнар инде. Соңгы сәяхәтләре Кама Тамагына булган. Юлларына очраган чүплекләрне дә игътибарсыз калдырмаганнар.
– Без башта чүплекләрне җыештырган өчен бүләк бирүләрен белми идек. Эшләдек тә эшләдек. Бер елны, министрлыктан шалтыратып, Казанга килүебезне сорадылар. Хикмәт бүләктә дә түгел. Без, әти-әниләр, бала күңеленә тәртип, чисталык кертергә тиеш. Кызганыч, күпләр баласына чүп җыюны өйрәтү түгел, үз артыннан җыештыруны да белми, – ди Илнур. – Һәр эш өчен теләк кирәк. Кеше бу дөньяга юкка гына килми. Без үз артыбыздан эш калдырып китәргә тиеш. Тирә-як белән бергә күңел дә чистара. Безнең киләчәкнең балалар кулында икәнен онытмыйк!
Министр да шушы фикердә. «Мәктәп экопатруле» республика конкурсына йомгак ясаганда ул мәктәп укучыларына зур өметләр баглавын әйтте. Быел бәйгедә «Иң актив укучы», «Иң актив сыйныф», «Иң актив мәктәп», «Иң яхшы муниципаль район»ны ачыкладылар. Җиңүчеләр 50гә якын! Аларга телефоннар, ноутбуклар, велосипедлар, фотоаппаратлар һәм телескоплар бүләк иттеләр.
– Бәйгегә 3262 гариза килгән! 300 гариза җибәргән егетләр бар! Сез безнең ярдәмчеләребез генә түгел, сез – безнең фикердәшләребез дә. Экология безне берләштерә! – диде Александр Шадриков.
«Мәктәп экопатруле-2022» конкурсында җиңүчеләр:
«Иң актив укучы» номинациясендә беренче урын (шәһәр мәктәпләре), 1–4 сыйныфлар: Галиев Кәрим Эдуард улы.
«Иң актив укучы» номинациясендә беренче урын (шәһәр мәктәпләре), 5–8 сыйныфлар: Сәлахетдинов Ринат Рамил улы, Галиева Самирә Эдуард кызы.
«Иң актив укучы» номинациясендә беренче урын (шәһәр мәктәпләре), 9–11 сыйныфлар: Әшрәпов Таһир Зөфәр улы, Борһанова Эльвина Ленар кызы.
«Иң актив укучы» номинациясендә беренче урын (авыл мәктәпләре), 1–4 сыйныфлар: Сафиуллина Алсу Фәрит кызы, Хәннанов Азамат Илнур улы.
«Иң актив укучы» номинациясендә беренче урын (авыл мәктәпләре), 5–8 класслар: Хәмитова Динара Марат кызы, Хәннанова Азалия Илнур кызы.
«Иң актив укучы» номинациясендә беренче урын (авыл мәктәпләре), 9–11 сыйныфлар: Прохоров Артем Александрович, Сафиуллина Энҗе Фәрит кызы.
«Иң яхшы муниципаль район/шәһәр округы» номинациясендә Түбән Кама шәһәре җиңүче булды.
Исегезгә төшерәбез: «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы 2014 елдан бирле эшли. Бу вакыт эчендә укучылардан экологларга 39 меңнән артык чүплек турында хәбәр килгән.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat