Миллионерлар. Авылларга бирелә торган дәүләт ярдәме, грантлар турында

Иш янына куш өстәлсә, тагын да күңеллерәк. Авылларга бирелә торган дәүләт ярдәме, грантлар турында халык әнә шулай ди. Аларның әһәмияте ни дәрәҗәдә зур? Ярдәм алуда нинди авырлыклар бар? Без шул хакта белештек.

Ярдәм күп булмый

Билгеле булганча, тугыз ел дәвамында авыллар һәм административ үзәк булмаган бистәләр, республика конкурсында катнашып, грант алу бәхетенә ирешә. Әлеге акчалар авыллардагы зур эшләрне башкарыр өчен тотыла. Шушы тугыз ел эчендә бәйгедә 43 районнан 2416 ел җирлек катнашкан. Аларның 1250се зур ярдәм алуга ирешкән. Бәхетлеләрнең 1238е – авыл җирлеге, 12се – административ үзәк булмаган бистә. 2019 елдан авыл җирлекләренә – 1,5 млн сум, бистәләргә 2 млн сум грант бирелә.

– Әлеге грантларда пассивлык күрсәткән районнар юк диярлек, чөнки бу ярдәмнең авыл өчен ни дәрәҗәдә кирәклеген бик яхшы аңлыйлар, – диделәр безгә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясендә. – Иң яхшыларны исә башкарган эшләре буенча сайлап алалар. Монда җирлекләрнең салым керемнәре, торак төзү, кече эшкуарлар, җинаятьләр саны һәм башкалар исәпкә алына. Ел саен 170 авылга грант бирелә. Бу акчага җирлекләрдә юллар, күперләр төзекләндерелә, суүткәргечләр салына, кар чистарту техникасы сатып алына.

Грант күләме буенча яңалык та бар. Республика җитәкчелеге киләсе елдан авыл җирлекләре өчен грантлар күләмен – 2,5 млн сумга, бистәләр өчен 3 млн сумга кадәр арттыру мәсьәләсен карый. Авыл халкы үзе бу хакта ни уйлыйсың соң? Грантлар авылны саклап калуда ярдәм итәме? Аларның үзләренә сүз бирик.

Өч елга җиде грант

Кукмара районының Сәрдекбаш авыл җирлеге грантлар алу саны буенча башкаларга үрнәк булып торырлык. 2015 елда шушы ук грантка ия булганнар иде инде алар. Ул вакыттагы 1 млн сум акча җирлеккә кергән җиде авылны светодиодлы лампалар белән тәэмин итәргә җиткән. Быелгы 1,5 млн сумга исә авылга керү юлына асфальт салынган. Җиде авылны берләштерүче җирлектә 1350 кеше яши.

– Мондый ярдәмнәрнең авыл өчен кыйммәте бик зур. Халык та күрә, сөенә, рәхмәтле була белә, – ди җирлек башлыгы Илгиз Нәбиев. – Бу грантны алырга теләүчеләр бик күп. Районда эшеңне күреп, тәкъдим итүләре шулай ук ышаныч уята. Конкурс шартларында аны алу авылның дәрәҗәсен күтәрә, дип саныйм.

Моннан тыш, узган елларда 2 млн сум федераль грантка ия булган авылларның берсе дә – Сәрдекбаш җирлеге.

– Монысы – тулысы белән диярлек район башлыгының тырышлыгы, – ди Илгиз Нәбиев. – Районга ике елда 176 авылга шундый грант алуга иреште. Аны алыр өчен район да, җирлекләр дә үзләреннән күпмедер өлеш кертергә тиеш. Безнең җирлек кенә узган өч елда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча 7 грант алды. Шуның нәтиҗәсендә авылларда спорт мәйданчыклары, һәйкәл ясалды, юллар каралды.

Федераль, республика грантлары өлешеңә әллә нигә бер тапкыр тисә, үзара салым акчасы исә – ел да килә торган ярдәм. Аның ни дәрәҗәдә мөһимлеген авыллар аңлады инде.

– Узган ел – 5 млн 400 мең сумлык, быел 5 миллионнан күбрәк суммага эшләр башкарылды. Сер түгел, авыл советларының бюджеты үзенә җитәрлек кенә. Грантлар, үзара салым акчалары булмаса, әллә нинди зур эшләр башкарып булмас иде. Монда, билгеле, халыкның да өлеше зур. 3–5әр мең сум җыйган авыллар бар, – ди Илгиз Нәбиев.

Барысы да күз алдында

Быел грант алучы бәхетлеләр исемлегендә Зәй районының Аксар авылы да бар. Җиде авылны берләштергән җирлектә 1600 кеше яши.

– Суүткәргечләр 1965 елларда колхоз көче белән салынган, димәк, шактый тузган иде. Грант акчасын бер урамда шуларны алыштырыр өчен кулланырга булдык. Әлегә без грантның 386 мең сумын гына файдаландык, килешү нигезендә эшләрне киләсе елда тәмамлаячакбыз, – ди җирлек башлык Юрий Гыйльманов. – Ел саен алып була торган акча булмаса да, 3–4 елга бер тапкыр эләксә дә, зур сөенеч инде. Билгеле, грантлар эш нәтиҗәләре буенча бирелә. Ләкин шул ук вакытта без башка җирлекләр белән дә аңлашып эшлибез. Районда 22 авыл җирлеге бар һәм без бердәм. Бер-беребез белән киңәшләшеп яшибез. Әйтик, минем күршегә ул ярдәм тагын да кирәгрәк икән, сабыр итеп, аңа юл бирәбез.

Моннан тыш, быел авыл «Татнефть» грантын алырга да өметләнә. Үзара салым акчасына да зур эшләр башкарыла. Биш зиратның икесенең коймаларын алыштырып бетергәннәр, юлларны тәртипкә китергәннәр, һәйкәлләр төзегәннәр.

– Менә шулай үзебез эшләргә тиешле эшләрне акрынлап киметә барабыз. Иң мөһиме – барысы да халыкның күз алдында. Шуңа күрә аңлау да бар. Авыл өчен бик зур ярдәм бу. Ул күбрәк булган саен, тагын да тырышыбрак эшлисе, тагын да күбрәк аласы килә башлый. Ләкин һәрнәрсәнең чамасы бар. Шуңа күрә үзебезгә дә тырышырга туры килә. Бу мәсьәләдә үзара салым бик зур ярдәм. Эше, мәшәкате күп булса да, нәтиҗәсе сөенечле. 2016 елдан бирле өч һәйкәл ачтык без. Халыктан башка булмый, шуңа күрә бер-беребезне аңлап-санлап эшләргә тырышабыз, – ди җирлек башлыгы.

«Күптәннән көттек»

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл җирлегендә 129 хуҗалык бар. Аларда 400дән артык кеше яши. 1,5 млн сум грант акчасын быел су башнясын алыштыру өчен тотканнар.

– Сыйфатлы су халыкны иң нык борчыган мәсьәлә иде. Без моны күптәннән көттек, – ди авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов. – Эчә торган су 60 метр тирәнлектән күтәрелә. Шунлыктан аның катылыгы зур, савытларга бик тиз юшкын утыра иде. Әлеге акчага башняның үзен алыштырдык һәм суны 80 метр тирәнлектән алырга телибез. Икенче башняда насос начарайган иде. Аны да алыштырдык.

Моннан тыш, гидрантлар куйганнар, башняның моңа кадәр тимер челтәр белән уратып алган территориясен профнастил белән тотып куйганнар, ун метр чамасындагы катлаулы трассага ком-таш кушылмасын җәйгәннәр.

– Әлеге вазыйфада өч ел эшлим мин. Һәр ел саен катнашып килдем, ә менә җиңү бәхетенә быел гына ирештек. Актив булсак та, бездән дә күбрәк эшләүчеләр бар. Озаграк көтәргә туры килсә дә, үҗәтлек белән ахырга кадәр барырга кирәк. Район хакимиятеннән башка гына булмый. Аларның теләктәшлеге булмаса, берни дә эшләп булмас иде. Бердәмлек булганда гына шундый ярдәм алырга мөмкин, – дип саный Николай Морозов.

Мондый зур эшләр башкарганда, халык фикеренең беренче урында булуын әйтте ул.

– Мин үзем генә берни дә хәл итә алмыйм. Барысы да халык белән киңәшләшеп эшләнелә. Шул вакытта гына нәтиҗә булачак. Быел җирлектә үзара салым акчасына да зур эшләр башкарылды. Керәшен Сәрдәсендә һәм Көлкәмәрдә юл проблемасын тулысынча хәл иттек, дип әйтергә була. Үзара салым буенча быел да җыеннар уздырдык. Бездә җырга-биюгә бик һәвәс халык яши. Кунакларга да, өлкән яшьтәге тамашачыларга да уңайлы шартлар тудырасыбыз килә. Шуңа күрә быел җыелган акчага клуб каршында җәйге мәйданчык ясамакчы булабыз, – дип, планнары белән уртаклашты башлык.

Аның фикеренчә, мондый ярдәм халыкны авылларда саклап калуның бер чарасы булып тора.

– Мин моңа чынлап торып ышанам, – ди ул. – Авылларны юлсызлык бик нык тилмерткән иде. Кечкенә авылларыбызда бернинди дә җитештерү оешмалары, эш урыннары юк. Шуңа күрә халык Питрәчкә, Казанга йөреп эшли. Юллар начар булгач, авылдан чыгып киткәннәр башка кайтмау турында уйлый иде. Хәзер вазгыять башка. Яшьләр авылга кайтып йөри, кемдер йорт тергезде, кемдер әти-әнисе йортында тора. Кайтып-китеп йөрергә елның теләсә кайсы вакытында юл бар. Бу яктан мондый ярдәмнәр бик вакытлы.

Документы катлаулы, әҗере әйбәт

Быел грант отучылар арасында Азнакай районының Югары Стәрле авыл җирлеге дә бар. Башлык Лилия Сабирҗанова әйтүенчә, акчаны мәдәният йортын төзекләндерү өчен тотканнар. Әлеге грантны беренче тапкыр алулары икән. Аңа кадәр юллар буенча программада катнашып, үзәк урамга асфальт салынган.

– Узган ел «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасында катнашып, авылда парк төзедек. Урам утларының бер өлешен үзара салым акчасына, бер өлешен программа нигезендә бирелгән акчага куйдырдык. Чыннан да, бүген авылдагы бөтен зур эшләр грантлар, үзара салым акчалары һәм башка программалар ярдәме белән башкарыла. Юллар, зиратлар, һәйкәлләрне карап тоту, урам утлары, юлларны кардан чистарту, авылга керү өлешендәге стелаларны яңарту – һәммәсендә дә аларның ярдәме зур. Бер генә җирлек тә аларда катнашудан баш тартмый торгандыр, дип уйлыйм. Катнашуын катнашабыз инде, тик соңгы елларда узу гына катлаулырак. Безгә, мәсәлән, 1,5 млн сумлык грантны алу икенче талпынышта гына насыйп булды. Документ җыю җиңел булмаса да, нәтиҗәсен күргәч, күңелле. Дөрес, авылларда инфраструктура булганлыктан гына авылда кеше кала, дип әйтә алмыйм. Ләкин монда яшәүчеләр өчен бу ярдәмнәр бик мөһим.

 

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү