Белгечләр грипптан саклану буенча киңәшләр бирде

Грипп килә! Республика табиблары шулай дип чаң суга. Быел ул аеруча авыр узачак, дип кисәтә алар. Ник дигәндә, республикада дуңгыз гриппы йоктыру очраклары да күзәтелергә мөмкин, дип фаразлыйлар. Соңгы арада Татарстанда ОРВИ белән авыручылар да арта бара. Коронавирус дигән зәхмәтнең дә, китә алмаган кунак кебек, безнең арада яшәп яткан көннәре. Ничек сакланырга?

Бүген үк әзерләнәсе

Яшерен-батырын түгел, соңгы ике ел ярым вакыт эчендә тормышыбызда коронавирустан башка бер генә чир дә калмаган кебек тоела башлаган иде инде. Елның-елында кышкы чорда күзәтелә торган грипп та беткән сыман булды. Рәсми саннардан күренгәнчә, коронавирус башланган 2020 елда Татарстанда грипп йоктыруның бер генә очрагы да теркәлмәгән. 2021 елда нибары бер кешегә шундый диагноз куелган. Быел исә бу сан белән генә чикләнмәбез, дип фаразлыйлар. Узган атнада Татарстанда грипп йоктыруның беренче очрагы теркәлгән инде. Ил күләмендә исә бу күрсәткеч 70не тәшкил итә.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сүзләренә караганда, быел республикага A (H1N1) штаммлы дуңгыз гриппы килер дип көтелә. Бездә ул соңгы тапкыр 2009 елда ук күзәтелгән.

– Әлеге аның ниндидер үзгә билгеләре турында сөйләргә иртәрәк. Хәтерләсәгез, 2009 елда дуңгыз гриппы бигрәк тә йөкле хатын-кызларга зур зыян салган иде. Без 2,5 ел дәвамында коронавируска каршы көрәштек. Шуңа безнең халыкның иммунитеты ныгыгандыр, гриппка да каршы тора алырбыз, дип өметләнәм, – дип белдерде министр «ВТ» хәбәрчесенә.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсендә исә бу уңайдан тынычланырга иртәрәк, дип кисәтәләр. Идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина фикеренчә, республикада грипп һичшиксез таралачак һәм ул, алдагы еллар белән чагыштырганда, күпкә авыррак узачак.

– Соңгы ике елда республикада грипп йоктыру очраклары күзәтелмәде диярлек. Шул рәвешле халыкның иммунитеты кимеде. Күпләрнең организмы әлеге чиргә каршы торырга әзер түгел. Шуңа күрә якын арада грипп йоктыру очраклары кискен артырга мөмкин, – дип фаразлый белгеч.

Авдонина сүзләренә караганда, грипп котырган чорда йөкле хатын-кызларга, балаларга, коронавирус белән авырып сихәтләнүчеләргә, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә аеруча сак булырга кирәк. Чирдән саклану өчен иң нәтиҗәле чара дип гриппка каршы вакцина ясатуны атый ул. Тик аны республикада яшәүчеләрнең 37 проценты гына ясаткан. Узган атнада республикага гриппка каршы вакцинаның 110 мең дозалык соңгы партиясе кайтты. Белгечләр, бу мөмкинлектән файдаланып, чиргә каршы бүгеннән үк чарасын күреп куярга киңәш итә.

Пәри башка, җен башка

Алда телгә алынган дуңгыз гриппы нәрсәсе белән куркыныч соң? Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сүзләренә караганда, аның инкубация чоры бик кыска. Дуңгыз гриппы, күп дигәндә, ике көн эчендә кешедән кешегә иярә. Аны берничә сәгать эчендә дә эләктерергә мөмкин.

– Дуңгыз гриппы йоктырган кеше үзендә иң элек хәлсезлек тоя, башы авырта, бөтен гәүдәсе, буыннары сызлый, күз дә кисеп-кисеп авыртырга тотына. Алга таба кисәк кенә тән температурасы күтәрелә, баштарак коры булган ютәл юешкә әверелә. Дуңгыз гриппын башкалардан аерып торган иң төп билге – алда телгә алынганнары белән беррәттән кешенең эче авырта, эче китә, ул коса. Бу аңлашыла да. Дуңгыз гриппы – организмны агулый торган вирус. Шуңа организм шул рәвешле әлеге агудан котылырга тырыша. Иң гаҗәбе шул: ашказаны, эч авыртудан гадәттә эчкән дарулар да бу очракта булышмый. Дуңгыз гриппын ахыргача дәвалап бетермәсәң, бик җитди өзлегүләр дә күзәтелергә мөмкин», – ди белгеч.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушов исә соңгы арада социаль челтәрләрдә таралган имеш-мимешләргә ачыклык кертте. Ул сүзләргә ышансаң, дуңгыз гриппы – туберкулезның яшерен формасы булып чыга. «Бу – уйдырма. Әлеге ике чир арасында бернинди бәйләнеш тә юк», – дип белдерде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Тагын бер зәхмәт

Бер атна эчендә Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны 11 процентка арткан. Бу күрсәткеч эпидемик чиктән 13 процентка югарырак. Коронавирус та тормышыбыздан китәргә ашыкмый. Любовь Авдонина сүзләренә караганда, ковид белән авыручылар саны 19 сентябрьдән кими башлаган. Республикада элеккечә үк «омикрон» штаммы өстенлек итә (95 процент). Коронавирусның яңа чыккан «цербер» штаммына килгәндә, Татарстанда әлегә аның бер генә очрагы теркәлде», – ди Авдонина.

Белгечләр, «цербер» штаммы бик тиз тарала, дип кисәтә. Ул «омикрон» штаммы вакытындагы кебек билгеләр (тамак авырту, борыннан агу, 38 градуска кадәр күтәрелгән югары температура, көчле ютәл, тын кысылу, баш авырту һ.б.) белән уза. Шулай да кеше аны «дельта» штаммы белән чагыштырганда җиңелрәк уздыра.

Белгечләр коронавирус белән янәшә йөргән тагын бер зәхмәтле вирус турында да истән чыгармаска куша. Табиблар аны метапневмовирус дип атый. Ул өске сулыш юллары зарарланудан гыйбарәт. Узган ел вируслы авырулар котырган чорда республикада метапневмовирус йоктыруның нибары ике очрагы гына булса, бүген инде шундый 57 очрак теркәлгән.

– Әлеге вирус бик тиз арада үпкәләргә төшә. Кешедә бронхит, бронхопневмония китереп чыгара. Өч яше тулмаган, аллергиядән интеккән балалар өчен аеруча куркыныч ул. Метапневмовирус вакытында көчле ютәл, бизгәк борчый, тын кысыла, баш авырта, эчәклек эшчәнлеге дә бозылырга мөмкин. Ни кызганыч, әлеге инфекциягә каршы вакцина да юк. Шуңа балада алда телгә алган билгеләрнең берсе генә булса да күзәтелсә дә, кичекмәстән чарасын күрергә, баланы бакчага, мәктәпкә җибәрмәскә кирәк, – ди Любовь Авдонина.

«Үз белдегең белән дәвалау куркыныч»

Соңгы арада балалар арасында да авыручылар саны кискен артты. Балалар бакчасындагы төркемебездә бүген, әйтик, 26 баладан 5 бала гына иде. Сабыйларның күбесе эч авыртудан зарлана, тән температурасы 39–40 градуска кадәр күтәрелә. Грипп билгеләреме бу? Баланы вируслы чирдән дәвалаганда, ата-ана нинди хаталардан сакланырга тиеш? Шул сораулар белән 11 нче номерлы шәһәр балалар хастаханәсе педиатры, Татарстанның атказанган табибы Гөлназ Азизовага мөрәҗәгать иттек.

Гөлназ Хәйдәровна, балалар арасында авыручылар ни сәбәпле арта?

– Моңа, иң беренче чиратта, һава торышының кисәк үзгәрүе сәбәпче. Кояш яктысы җитми, моңа кадәр урамда дымлы һава торышы сакланды. Бакчага йөрүче балалар бик күп. Күбесе әле аңа яңа ияләшеп кенә килә. Күп кенә баланың авыруы бакчага ияләшү чорын узуы белән дә бәйле. Шул сәбәпле безгә дә көненә икеләтә күбрәк баланы кабул итәргә туры килә.

Бүген күп кенә балалар югары температура, эч авыртудан тилмерә. Бу  грипп билгеләреме?

– Әлегә балалар арасында бер генә грипп очрагы да күренмәде. Әмма ике-өч балада аңа охшаш билгеләр күзәтелде. Аларның тән температурасы бик югары, эч авыртудан зарланалар. Тән темпертурасы югары булганда эч авырту – гадәти күренеш. Шуңа күрә ул бала грипп белән авырмаганда да күзәтелергә мөмкин. Әгәр югары температурадан тыш, баланың эче китә, коса башласа, бу балага эчәклек инфекциясе эләккән дигән сүз. Андый чакта кичекмәстән инфекция хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Балада грипп икәнлеген ничек чамаларга?

– Ковидтан аермалы буларак, грипп вакытында баланың тән температурасы бик югары була. Коронавирус вакытында ул 38 градус тирәсендә тирбәлсә, грипп вакытында 39–40 градуска җитә. Ул бик авыр төшә, биш көн чамасы саклана. Гриппның беренче көнендә бала тамак авыртудан зарлана, калтырый башлый. Икенче-өченче көнгә инде берөзлексез борчып торучы коры ютәл пәйда була. Борынга томау төшә. Эч авыртудан да зарланырга мөмкин. Борыныннан агып, күзләре яшьләнсә, балада ОРВИ дигән сүз.

«Ашыгыч ярдәм»не кайчан чакырырга?

– Күп кенә ата-ана, баланың температурасы 37,5 кә күтәрелүгә үк, «ашыгыч ярдәм» чакыра. Әмма бу очракта өйгә участок табибын чакыру да җитә. «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре, иң беренче чиратта, авыр хәлдәге балаларга, тәнен көзән җыерган, ниндидер катлаулы авырулары булган, өянәге кузгалган сабыйларга ярдәмгә ашыга. Юк кына температура өчен чакыру аркасында, алар күпкә җитдирәк ярдәм кирәк булган бала янына барып җитә алмаска мөмкин.

Баланы вируслы авырудан дәвалаганда, нинди хаталардан сакланырга?

– Бала авырый башлауга, күп кенә ата-аны башта аны үзлегеннән генә дәвалап маташа. Табиб янына килгәндә инде хәлләр мөшкелләнгән була. Дәвалау дөрес башланмагач, баланы ахыргача дәвалап бетерү дә бик кыен.

– Ата-аналар арасында, бала авырый башлауга ук, аңа антибиотик эчертә башлаучылар шактый. Эчәк инфекциясе вакытында шундук эчәк антибиотигы бирүчеләр дә бар. Бу даруларны табиб белән киңәшләшкәч кенә эчерергә ярый.

* Баланың температурасы күтәрелгән икән, димәк, организм вирусларга каршы көрәшә башлаган дигән сүз. Шуңа күрә температураны 38,5 градустан артып киткән очракта гына төшерергә кирәк.

* Температурасын төшергәндә, тирләсен өчен, баланы калын киендерергә, юрганга төрергә ярамый. Алай эшләгәндә, аны хәтта көзән җыерырга да мөмкин. Температура төшкәндә, тәннең кызулыгы парга әйләнә. Шуңа күрә баланың өсте ачык булырга тиеш. Подгузникларны да салдырып торырга кирәк. Бүлмәне җилләтеп, дымландырып, балага күп итеп су эчерергә дә онытмагыз.

* Еш авырый икән, димәк баланың иммунитеты какшаган, дип саный күпләр. Чынлыкта исә, вируслы чирләр белән авырганнан соң даими рәвештә риносинусит, үлекле отит, пиелонефрит кебек өзлегүләр булып торган баланың гына иммунитеты какшаган дип санала. Әгәр бала елга 10–12 тапкыр авырый һәм өзлегүләрсез генә терелеп бетә икән, димәк, аның иммунитеты бик яхшы.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү