Чикләнмәгән мөмкинлекләр. «Абилимпикс»ның җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр

Кемдер чүлмәк ясауда, кемдер кирпеч өюдә ярышкан. Инвалидлар арасында узган һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» илкүләм чемпионатында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Бүләккә – сертификат! Беренче урынга – 100, икенче урынга – 75, өченче урынга – 50 мең сум. Бу акчаны алар нәрсәгә тотарга җыена?

Финал ярышы 28–31 октябрьдә Мәскәүдә узган бәйгедә Татарстан җыелма командасы икенче урынны яулады.

– Бу – гадәти булмаган чемпионат. Пандемия сәбәпле, 2021 елда ярышның финалы булмады, шуңа күрә бәйге ике ел нәтиҗәләре буенча үтте. Быел безнең җыелма команда зур иде, анда 290лап кеше чыгыш ясады. Барлыгы 79 юнәлештә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә 225е төрле дәрәҗәдә медальләр яулады. Сез – нык рухлы, көчле кешеләр. Өйрәнгән һөнәрегез гомер буена җитәр, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов тәбрикләү тантанасында.

Илгизәр Хәмидуллин чүлмәк ясау эше буенча беренче урын алган. Аның күзләре күрмәү бу эшкә комачаулык итми.

– Татарстанны ил күләмендә танытасы килгән иде, теләгем кабул булды. Хәзер Россияне дөньяга күрсәтәсе килә, – диде, үзен чүлмәкче малай дип таныштырган җиңүче. – Грантлар заманы бит. Мәгариф үзәге грант отып, чүлмәк ясарга өйрәтү буенча курс ачкан иде. Без 20ләп кеше шунда шөгыльләндек. Ерак булгач, таксида йөрдем. Грант бетте: шөгыль һәм теләк калды. Аннан башка остаханәгә язылдым. Зөягә барып, бер атна укып кайттым. Ике елдан бирле мин шушы эштә.

Беренче чүлмәге 3 кило авырлыкта булган. Аны Рамил хәзрәт яхшы гына бәядән сатып алган. «Югыйсә аңа кирәкмәгәндер дә инде ул, күңелемне күтәрергә теләгәндер. Шундый олы җанлы кешеләр булганда, эшлисе генә килеп тора. Ясаган чүлмәкләрнең санын оныттым, йөзләп бардыр, – ди Илгизәр Хәмидуллин.

Мамадыш көллиятендә белем бирүче Мансур Һадиев үзе дә, шәкертләре дә ярышта бик теләп катнаша. Аларны ул акшарлау, кирпеч өю серләренә өйрәтә. Моңа кадәр республика этабында җиңсә, быел ил күләмендә беренче урын алган. Биремнәр җиңел булмаган: койма өйгәннәр, кирмәннәр ясаганнар.

– Без, инвалидлар, бирешмибез. Өйдә ятып нишләр идең? Ә мондый чемпионат булганда, төшенкелеккә бирелмисең. Үзе бер көч бирә, – ди Мансур Һадиев. – Бу – минем әти өйрәткән һөнәр. Кечкенәдән үзе белән төзелешкә йөртте. «Өйрән, улым, кирәге чыгар», – дип кабатлый иде. Менә бит кирәге чыкты!

Фәридә Гайнетдинова – Арча педагогика көллияте мөгаллиме, әлеге ярышларны бәяләүче белгеч. Технология укытучысы студентларны ыргак һәм энә белән бәйләргә өйрәтә. Аның студенты Ләйлә Гайнетдинова быел беренче урынны алган.

– Хәзер бит авыру һәм сәламәт балалар бергә укый. Көллият базасында гимназия сыйныфлары бар. Булачак башлангыч сыйныф укытучыларын да бәйләргә, тегәргә, чигәргә өйрәтәбез. Теләгәннәр төбәк чемпионатында катнаша. Төннәрен йокламыйча эшләгәннәре дә бар, – ди остаз.

Ләйлә Гайнетдинова әлеге бәйгедә башта көмеш медаль яуласа, быел «алтын»лы булган. Ул Урта Курса мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта.

– Кечкенәдән күзләрем авырта. Танышлар, көллияттә гимназия сыйныфлары ачылган, дигәч, шунда укыдым. Ыргак белән бәйләргә өйрәндем. Ошап китте, кул үзеннән-үзе шуңа ята башлады. Муенса, урындык япмасы, итәк, сумка бәйләдем. Әле сатарлык түгел, осталыкны арттырам, – диде 20 яшьлек Ләйлә.

Аннан: «Сертификатны нәрсәгә сарыф итәргә җыенасың?» – дип тә сорадык. Ул икеләнеп калды…

– Аптыраган, төгәл генә әйтә дә алмыйм. Бәйге шарты буенча аны белем алуга, йә тернәкләндерү өчен техникага тотып була. Миңа боларның берсе дә кирәк түгел. Хәзерге вакытта читтән торып Мәскәү финанс-сәнәгать институтында укыйм. Елына 37 мең сум акча түлим. Тәкъдим ителгән уку йортлары арасында минеке юк. Шулай ук үзем өчен курслар үтәм. Акчага әйләндереп булса, ичмаса, җеп яки техникага тотар идем, – ди Ләйлә Гайнетдинова.

Сәрия Мифтахова

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү