• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    84 яшьлек укытучы: “Балаларга эчем поша”

    84 яшьлек укытучы: “Балаларга эчем поша”

    Хуҗа, кунак һәм мендәр (Гыйбрәтле КЫЙССА)

    Хуҗа, кунак һәм мендәр (Гыйбрәтле КЫЙССА)

    «Мадам Бовари» (Хикәя)

    «Мадам Бовари» (Хикәя)

    5 яшьлек Шәүкәт: «Ә минем сеңлекәш кайда, ник бирмәделәр?»

    5 яшьлек Шәүкәт: «Ә минем сеңлекәш кайда, ник бирмәделәр?»

    Галим Әхмәт Мазһаров: «Фән ул – канау казу гына түгел»

    Галим Әхмәт Мазһаров: «Фән ул – канау казу гына түгел»

    «Алдынгылар хәрәкәте» киләчәк буынга ничек ярдәм итәчәк?

    «Алдынгылар хәрәкәте» киләчәк буынга ничек ярдәм итәчәк?

    Сыер һәм таналарның яртысын бракка чыгарып барган хуҗалыкларга чара күреләчәк

    Сыер һәм таналарның яртысын бракка чыгарып барган хуҗалыкларга чара күреләчәк

    Ленинград боҗрасын күргән Зинаида Бушуева: «Сеңлем ачлыктан үлде, әни урынга егылды, ә без караваттан тормас булдык»

    Ленинград боҗрасын күргән Зинаида Бушуева: «Сеңлем ачлыктан үлде, әни урынга егылды, ә без караваттан тормас булдык»

    Рәсим Низамов: «Элек җырчы булу өчен укырга кирәк иде, хәзер тамада булу да җитә»

    Рәсим Низамов: «Элек җырчы булу өчен укырга кирәк иде, хәзер тамада булу да җитә»

    Вәсилә Фәттахованың ире: “Ул ризадыр…”

    Вәсилә Фәттахованың ире: “Ул ризадыр…”

    «Нәзер әйткәч, Аллаһы Тәгалә миңа күбрәк булышыр дип өметләнү – зур хата»

    «Нәзер әйткәч, Аллаһы Тәгалә миңа күбрәк булышыр дип өметләнү – зур хата»

    Танылган блогер Ринат Галиәхмәтов нигә авылга күченә?

    Танылган блогер Ринат Галиәхмәтов нигә авылга күченә?

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Буын сызласа, шушы КАЙНАТМАНЫ ясагыз

    Буын сызласа, шушы КАЙНАТМАНЫ ясагыз

    Үкчәгә сөял чыкса, НИШЛӘРГӘ?

    Үкчәгә сөял чыкса, НИШЛӘРГӘ?

    Авыр чакта укыла торган ДОГАЛАР

    Авыр чакта укыла торган ДОГАЛАР

    Ковид та, грипп та янәшә: Татарстанда авыручылар саны тагын арткан

    Ковид та, грипп та янәшә: Татарстанда авыручылар саны тагын арткан

    «Рәхмәт, доктор!» акциясе кысаларында республика шифаханәләрендә йөзгә якын медик тернәкләү узды

    «Рәхмәт, доктор!» акциясе кысаларында республика шифаханәләрендә йөзгә якын медик тернәкләү узды

    Харчо пешерү ЫСУЛЫ

    Харчо пешерү ЫСУЛЫ

    Бакчачыларга: орлык чәчү буенча киңәшләр, ай календаре

    Бакчачыларга: орлык чәчү буенча киңәшләр, ай календаре

    18 бала үстерүче Рәйсә ханым: “Белеп торсыннар!”

    18 бала үстерүче Рәйсә ханым: “Белеп торсыннар!”

    Телеңне йотарлык тәмле пәхләвәләрне кайдан алырга?

    Телеңне йотарлык тәмле пәхләвәләрне кайдан алырга?

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР Дәүләт Советы карарлары
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары
    • ТР Хөкүмәте карарлары

    ТР Дәүләт Советы карары (19.01.2023)

    ТР Законнары (31.12.2022)

    2023–2024 елларга социаль-икътисадый сәясәт үткәрү һәм социаль партнерлыкны үстерү турында Республика килешүе

    ТР Законнары (26.12.2022)

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ (26.12.2022)

    ТР Законнары (23.12.2022)

    ТР Законнары (23.12.2022)

    ТР Дәүләт Советы карары (23.12.2022)

    ТР Законнары (23.12.2022)

  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

VkontakteFollow on VkontakteYouTubeFollow on YouTubeRSSFollow on RSS
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит Төп

Кредит күтәреп булмастай йөккә әйләнмәсен өчен нишләргә?

- ieditor
12.12.2022
- Төп
0
Кредит күтәреп булмастай йөккә әйләнмәсен өчен нишләргә?
0
Карулар
Share on Twitter

«Алган чакта карчыга, биргән чакта җан чыга» дигән халык мәкале бар. Кредитка атап әйткәннәр, диярсең. Җанны айкаса да, әҗәт упкынына сикерүчеләр саны аз түгел. Соңгы мәгълүматларга караганда, илдә яшәүчеләрнең банкларга булган әҗәте 25 триллион сумнан артып ук киткән. Игътибарны җәлеп итәрлек тагын бер сан: кредитын вакытында түләр өчен кабат әҗәткә керүчеләр саны 55 процентка җиткән. Кредит күтәреп булмастай йөккә әйләнмәсен өчен нишләргә?

Чиксез чикли торган мөмкинлек

Халыкны кредит алуга этәргән сәбәпләр күп төрле. Рәхәт тормыштан мөрәҗәгать итмиләр, билгеле. Алдарак телгә алынган процентлы санга тәэсир итүче сәбәпләр дә бар. Әйтик, ил халкының соңгы еллардагы пандемия, чикләү-санкцияле яшәеше, финанс кыенлыклары, бәяләр уены.

Кредит физик һәм юридик затларга гына ярдәм итеп калмый, икътисад өчен дә әһәмиятле корал ул. Реаль керемнәргә генә яшәгән халык белән нинди көчле икътисад көтәргә? Дәүләткә дә актив кулланучылар кирәк бит. Әмма кредит бирү юнәлешендә төп бәла – заемчыларның үз көчләрен дөрес итеп бәяли белмәве һәм күтәреп булмастай бурычларга ризалашуы.

Россиядә кредитын вакытында түләр өчен кабат әҗәткә керүчеләр өлеше 49 проценттан 55кә җиткән. Кредиттан котылу өчен, керемнең 10 проценттан артыграгын бирәләр. Белгечләр моны инде уйланырга җирлек дип саный. Табышларының 80 процентын әҗәт кайтару өчен тотучылар тагын да сагайта. Бу инде – халыкның финанс өлкәсендә белемсез булуына да ишарә.

Алганда күп, биргәндә бигрәк тә

Хәзерге заманда кредит алудан да җайлы нәрсә юктыр. Вәсвәсәгә бирелми кара син! Бер тапкыр алганчы, биш кат уйларга кирәкме? Кредит бурычын киметеп буламы? Банклар да кредитны сораган саен бирәме? Арбитраж идарәчесе ярдәмчесе Алсу Әхмәтовадан шулар турында сораштык.

– Алсу ханым, халык акчасы белән идарә итә белми. Бу нишләп шулай?

– Бу күренеш тамырлары бик тирәннән килә. Әйтик, мәктәптә финанс белеме бирү юк. Өйдә дә бит балалар әти-әниләренең ничек итеп акча тотуларын күреп үсә. Алар да үз әти-әниләреннән күреп үскән була. Финанс белеме бик сай һәм өйрәнергә теләүчеләр бик аз. Финанс белеме мәктәптә дә бирелсә, акчаны арттыру ысуллары өйрәтелсә, иң гади сорауларга җаваплар табарга булышса, әлбәттә, күпләр бу юнәлештә аңлырак булыр иде.

– Кредит алу хәзер шулкадәр җиңел, җайлы. Моның да үз уңай һәм тискәре яклары бар бит инде?

– Уңай яклары: кешегә акча бик кирәксә, банкка мөрәҗәгать итеп була. Әйтик, дәвалану, белем алу өчен, дисеңме. Банкка бу акчаны соңрак кайтару шарты белән мөрәҗәгать итәсең. Кимчелеге исә – бер кредит өстенә икенчесен алу мөмкинлеге. Шуның аркасында, әҗәт упкыны барлыкка килә дә инде.

– Бәлки, банкларга элеккеге бурычын кайтармаган кешеләргә яңа кредит бирмәскә дигән шарт куяргадыр?

– Хәзерге көндә андый закон юк. Бу инде – банк ихтыярында кала торган мәсьәлә. Банк гаризаны кабул итә икән, җаваплылык аңа да төшә. Алар кредит алучының кредит түләрлек хәлдәме-юкмы икәнен тикшерергә тиеш бит.

– Кредит бурычы суммасы күпләрнең төп кеременең иң зур өлешен алып тора. Бу очракта нишләргә?

– Бу очракта 127 номерлы Федераль законнан файдаланырга киңәш итәм. Әйтик, барлык бурычларны түләгәннән соң, үзегездә яшәү минимумы күләменә тиң булган сумма да калмый, ди. Бу очракта Арбитраж судына мөрәҗәгать итү – сезнең хокук кына да түгел, ә бурыч та. Бу – чынлап та, зур ярдәм.

– Бурыч йөген ничек киметергә соң?

– Барыбызга да билгеле ысуллар: реструктуризация, кредит каникулы һәм рефинанслау. Әмма сезнең бурыч күләме бик тә зур булып, әҗәт күләмен капларлык дәрәҗәдә хезмәт хакы алмыйсыз икән, 127 номерлы Федераль закон нигезендә физик затларны банкрот итеп тану процедурасын киңәш итәм. Бу закон – авыр хәлдә калган кешеләргә зур ярдәм, дип саныйм. Түли алмаган очракта, Арбитраж суды аркылы мөрәҗәгать итсәк, кеше шушы кредитлардан азат ителәчәк.

Әҗәтленең бурычлары… йөзеннән күренә

25–40 яшьлекләр – иң әҗәтле кешеләр икән. Бөтен бурычлыларның 50 проценты шул яшь категориясенә карый. Профессиональ коллекторлар ассоциациясе (НАПКА) илдә яшәүче кредит корбаннарының портретын тасвирлап караган.

Белгечләр мәгълүматлары буенча, бурычлы кешеләрнең 20 проценты – 41–50 яшьлек кешеләр. 18–24 яшьлекләргә 10 процент туры килә. 51–60 яшьлекләр – 15, 60 яшьтән өлкәнрәкләр 5 процентны тәшкил итә.

– Бурычлының якынча портреты – бурыч күләме уртача 100–150 мең сумны тәшкил иткән, бурычын түләргә 90 көнгә соңарган, гаиләсе булган, урта яки югары белемле, 40 яшьләр тирәсендәге ир-ат яки хатын-кыз, – дип искәртә әлеге хезмәт белгечләре.

Әҗәткә бату 

Нәрсә дисәләр дә, соңгы дистә елларда кешенең тормыш-көнкүреше үзгәреш кичерде. Ашау-эчү, кием-салымда төрлелек бар, ял, күңел ачу мөмкинлекләреннән файдаланырга була (нинди күләмдә булуына карамастан). Моңа акча җитмәсә, алдарак язганыбызча, кредит бар ич. Шуның белән бергә кредитка бәйлелек (кредитомания) дигән төшенчә дә барлыкка килде. Психологлар аны компьютер, комарлы уеннарга бәйлелек белән бер рәткә куя. Кредит карталарының пәйда булуы да кешеләрнең аңын үзгәртте: буй җитмәслек нәрсәләргә юлны шушы кечкенә генә катыргы ача икән бит! Кредит алган кеше аны кайтара аласына ихластан ышана. Хәтта аларның саны бик күп булса да. Әмма бәйлелек аяныч нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин шул.

Бәйлелекнең билгеләре дә бар. Кешедә аларның күпчелеге шәйләнә башлаган икән, бу инде – белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән сүз.

Чынбарлыкны дөрес итеп кабул итмәү һәм аңа пассив мөнәсәбәт белдерү –  сәбәпләрең берсе. Әйтик, кешенең хезмәт хакы 30 мең сум тирәсе, ә бурычлары  миллионнар белән исәпләнә, ди. Ул: «Мин аларны кайтарам, мин барысын да аңлыйм, әмма әлегә бер ни эшли алмыйм», – кебек акланулар эзли башлый.

Алдашу, якын кешеләрдән әҗәткә акча сорап, аларны кире кайтармау да – сәбәп. Моңа өстәп, кешедә психологик киеренкелек, борчылу һәм ярсу хисләре арта.

Әҗәтлеләрнең психологиясе җаваплылыктан качуга корылган. Алар бурычлары өчен дә, тормышлары өчен дә үз җилкәсенә җаваплылык йөген алырга теләми.

Акча туплаудан туктау, акчасы булмаган килеш кыйммәтле нәрсәләр сатып алу, кредит картасын соңгы тиененә кадәр куллану – бу да бәйлелек корбаннарының билгеләре.

Психологлар сүзләренчә, кредитоманиядән котылу өчен, иң элек фикерләүне, аңны үзгәртергә кирәк. Үз көнегез өчен җаваплылык – бары тик сезнең генә өстә бит.

«Дисциплина» сүзе белән дуслашырга кирәк булыр. Кредитоманнарның күбесе уйламыйча сатып алулардан тәм таба. Әмма көндәлек тормышта ямь-тәм табарлык башка күренешләр дә бик күп. Һәм иң мөһиме: аларның күпчелеге акча сорамый.

Хокук 

Булат ЗАКИРОВ, «Ватаным Татарстан» юристы:

– Күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен, кайбер киңәшләргә колак салырга кирәк. Беренчедән, матди мөмкинлекләрегезне объектив бәяләгез, хисләр тәэсирендә кредит алмагыз. Аннан, кредит акчасын бирү шартларын һәрвакыт игътибар белән укыгыз, аерым алганда процент ставкасы, кредитның гомуми күләме, вакытында түләмәгән өчен нинди җаваплылык каралганын истә тотыгыз. Шулай ук килешүгә кул куйганда, менеджерга сораулар бирергә икеләнмәгез, абстракт җаваплар белән генә чикләнмәгез. Үз исемегездән танышларыгыз өчен кредит алмаска киңәш итәм. Ул-бу булса, иң элек проблемалар сездә булачак.

Кредит түләүләре буенча бурыч барлыкка килсә, нишләргә соң? Иң мөһиме – паникага бирелмәскә һәм элегрәк алган кредитны каплар өчен яңасын алмаска. Банк хезмәткәрләреннән дә качарга кирәкми. Киресенчә, алар белән иң беренче элемтәгә чыгыгыз, офисларына барыгыз, кыенлыкларыгызның сәбәпләрен аңлатыгыз. Банк кредит каникулы бирергә, реструктуризация уздырырга, түләү графигын үзгәртергә хокуклы. Сөйләшүләр белән генә мәсьәләне хәл итеп булмаса, алга таба сезне суд процессы көтәчәк. Бу очракта да куркырга кирәкми. Суд утырышларының максаты – кредиторның да, бурычлы кешенең дә хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен исәпкә алып, бәхәсне хәл итү. Шуңа да суд хатларын игътибарсыз калдырмас өчен, почтагызны тикшереп торыгыз. Судка чакыру алсагыз, суд утырышларына йөрергә кирәк. Суд бәхәсне сездән башка да караячак, ләкин процесста катнашып, үз хокукларыңны яклау күпкә җиңелрәк булачак. Әйтик, штраф санкцияләре күләмен киметеп була. Еш кына «неустойка» төп бурыч суммасыннан артып китә бит. Суд карарын үтәү белән приставлар шөгыльләнә. Башкарма производство барышында сезнең мөлкәтегезгә, банк счетларына һәм башкаларга арест салынырга мөмкин. Истә тотыгыз: 2021 елдан бурычлы кешенең бердәнбер торагын да алырга мөмкиннәр.

Юристларга вакытында мөрәҗәгать итүдән оялмасыннар иде. Профессиональ юрист һәрвакыт сезнең хокукларны кайгыртырга тырышачак.

Әҗәтле төбәкләр 

«Бробанк» хезмәте халкы иң күп кредит җыйган төбәкләр исемлеген тәкъдим итә.

№ Төбәк Хезмәткә яраклы бер кешегә туры килгән бурыч (сум)
1 Ямал-Ненец авт. округы 588681,47
2 Ханты-Манси авт. округы 537425,26
3 Магадан өлкәсе 514109,26
…
7 Мәскәү өлкәсе 47109,88
…
10 Мәскәү 447829,06
…
25 Татарстан 337632,48
…
30 Удмуртия 323383,37

Чулпан Гарифуллина

Тэглар кредитЧулпан ГарифуллинаЮрист
TweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Марат Садыйков белән хушлашу урынын хушлашырга теләүчеләр күп булу сәбәпле үзгәрттеләр

16:52

Бер тапкыр 10 000 сум: 30-31 гыйнварда ПФРдан яңа түләү киләчәк

14:14

Әсгать Сәфәров: Марат Садыйковның вакытсыз арабыздан китүе бөтен Татарстан сәламәтлек саклау системасы өчен зур югалту

13:09

Рөстәм Миңнеханов Марат Садыйковның тормыш иптәшенең кайгысын уртаклашты

13:00

Марат Садыйков белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле булды

12:28

Айрат Фаррахов: Марат Садыйков Татарстанның сәламәтлек саклау үсешенә зур өлеш кертте

12:22

Татарстан егетләре махсус операция зонасыннан кайтканнар

11:20

Танылган алып баручы Николай Дроздов реанимациягә эләккән

10:31

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат

09:19

40 кеше тереләй автобуста янып үлгән

08:00

«8 яшьтән көчли»: Татарстанда ике балигъ булмаган кызның әтисен балаларын көчләүдә гаеплиләр

17:09

Казан юлында үтеп баручылар ут капкан машинаны сүндерергә ярдәм иткән

16:35
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Алмаз Мирзаянов: «Фирдүс кебек үк булдырып булмас, әмма бер «Нива» аласы иде»

26.01.2023

Зөмәрия Сәлимова: «45 яшьтә туй күлмәкләре киеп, моңа кадәр атамасын да ишетмәгән авылга килен булып төштем»

17.01.2023

Гөлнәфис Мингалимова: «Каенанамны авылда «усал Маһирә» дип йөртәләр иде. Ирем үлгәч тә яныннан җибәрмәде»

11.01.2023

6 бала белән урамда калган Вәлиәхмәтовлар турында: «Башта ике тапкыр яндылар, хәзер әниләре үлеп китте»

21.12.2022

Эльмира Сөләйманова турында якыннары: «Аның белән рәхәт иде. Мин кем дигәне булмады»

16.12.2022

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 29 Янв 2023 - 13:05 АйгульАешта су коточкыч. Бер ике тарелка б.н бер ике кружка юсан,кулдан карасы бер атнасыз бетми.«Эчәр суым – кара мазут»: Аеш авылында суның сыйфатына зарланалар
  • 29 Янв 2023 - 10:26 АнонимУрыны ожмахта булсын🤲🏻аминТатарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат
  • 27 Янв 2023 - 08:13 АнонимРэхэт эзлэп читтэ яшилэр дэ, авылында бер кадак та какмаган кое колхозда бил боккэн,авылына хезмэт иткэннэр белэн бер тигез дэрэжэдэ…«Ике тапкыр инсульт кичердем, шикәр чиреннән интегәм. Өлкәннәр көнендә хәлемне белүче дә булмады»
  • 26 Янв 2023 - 18:30 Сания ӘхмәтҗановаВТ һәрчак гамле әңгәмәләр оештыра. Рәхмәт, Рөстәм Насыйбуллин. Минем сүзләргә язылган берничә җырны башкаруың белән горурланам. Уңышлар сезгә.Рөстәм Насыйбуллин: «Табиблар да ул кадәр укымый»
  • 26 Янв 2023 - 18:09 АнонимБулдырдылар!Депутатлар республика Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында законны беренче укылышта кабул итте

СОРАШТЫРУ

Сабан туен көтәсезме?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!