Могҗиза турында ГЫЙБРӘТЛЕ КЫЙССА

Көчле давыл кубып, диңгездә йөзүче корабны батыра. Шул корабтагы бер кеше исән кала. Аны диңгез дулкыннары бер утрауга чыгарып ташлый. Бу кеше аңына килгәч, Аллаһка ялварып, ярдәм, котылу сорый башлый. Утраудагы кипкән агачларны җыеп, үзенә бер алачык ясап куя. Агачларның сусыл җимешләрен җыеп, куяннар аулап, азмы-күпме үзенә ризык таба.

Ә бер көнне алачыгы янына ризык әзерләр өчен учак яга да, тагын бераз чыбык-чабык җыеп килим, дип, агачлар арасына кереп китә. Кире кайтса… Ни күрсен, учак уты алачыгын да камап алган. Бу кеше: «Ни өчен, йә Раббым?» – дип үксеп елый башлый. «Ни өчен миннән шушы алачыгымны да алдың, йә Раббым? Бу дөньяда минем бер нәрсәм дә калмады бит инде хәзер. Шушы сәер утрауда берүзем калдым. Ни өчен миңа шулкадәр бәла-каза бирәсең?!» – дип  хәсрәткә төшә.

Кич җиткәч, янган алачыгы янына ятып йоклый. Ә иртән уянып киткәч, диңгездә бер кораб белән кечкенә көймәнең утрауга таба йөзеп килүен күрә. «Могҗиза! Нинди могҗиза бу!» – дип гаҗәпләнә бу кеше. Ә корабка утыргач: «Сез мине ничек таптыгыз?» – дип сорый. «Без бу утраудан чыккан төтенне күрдек һәм монда кеше бардыр, ярдәмгә чакырадыр дип уйладык», – диләр аңа.

Теге кеше шаккатып: «Йә Раббым! Алачыгым януына ничек көенгән идем. Ә ул минем котылуыма сәбәпче булган икән бит…» – ди.


Фикер өстәү