Кан басымым күтәрелүдән ЧИ ЧҮПРӘ булыша

Кан басымым күтәрелеп тилмертә. Ун көн түбәндәге ысул белән дәвалангач, кан басымым рәткә килде. 100 граммлы чи чүпрәне тигез итеп 9 өлешкә бүләм дә, һәркайсын аерым кәгазьгә төреп, суыткычка куям. Һәр көнне кич, ятар алдыннан, бер өлеш чүпрәне савытка салып, шуңа бер аш кашыгы шикәр комы һәм чирек стакан  су  яки сөт салып, өстен калын чүпрәк белән ябып, төнгә калдырам. Иртән торгач, шушы массаны ач карынга эчәргә кирәк. Ярты сәгать вакыт  үтүгә, иртәнге ашны ашарга мөмкин. Шулай итеп, тугыз көн дәваландым.

Асия Шәрипова. Балык Бистәсе


Фикер өстәү