«Ак яка»лар заманы үтеп бара: илгә нинди белгечләр кирәк?

«Ак яка»лар заманы үтеп бара: илгә төзүче, инженер, авиаконструктор, табиблар кирәк. Киләсе елдан әлеге белгечләрне күбрәк әзерли башламакчылар. Моның өчен мөмкинлекләр бармы?

Яңарту

Россия Хөкүмәте, ел саен төбәкләрнең тәкъдимнәрен исәпкә алып, целевиклар, ягъни максатчан белем алучылар өчен квоталар исемлеге билгели. 2023 елда кирәкле белгечләр исемлегеннән күренгәнчә, табибларга ихтыяҗ зур. Әйтик, «дәвалау эше» юнәлешендә урыннарның 75 проценты «целевик»ларга бирелгән. «Педиатрия»дә бу күрсәткеч 76 процентны тәшкил итә. Акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, эндокринолог, хирургларны да күбрәк әзерли башлаячаклар. Вузларда болай да табибларны максатчан әзерләүгә зур игътибар бирелә. Әмма Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белдергәнчә, урыннарны арттыру хастаханә, шифаханәләрдәге кытлыкны бетерергә булышмаган. Аның фикеренчә, булачак табибларны укыганда ук эшкә урнаштырып, торак, өстәмә түләүләр белән тәэмин итәргә кирәк. Шулай ук очкычлар җитештерү, тимер юл транспорты юнәлешләрендә дә урыннарны юмарт бүлгәннәр. Бакалавриаттагы бюджет урыннарының яртысы социаль-мәдәни, китапханә тармагына туры килә. Халыкара багланышлар, журналистика өлкәсендә исә «целевик»лар санын киметкәннәр.

Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая сүзләренә караганда, ил икътисадында кадрлар кытлыгы 37 процентны тәшкил итә икән. Вуз тәмамлаучы яшьләрнең яртысы үз белгечлеге буенча эшләми. «Целевиклар»ны әзерләү исә кадрлар өлкәсендә тигезлекне сакларга ярдәм итәчәк дип ышана белгечләр.

Һөнәрләр әзерләү исемлегендә Россиянең яңа территорияләре – Луганск, Донецк Халык Республикалары, шулай ук Херсон, Запорожье өлкәсендәге ихтыяҗ да исәпкә алынган. Аларга төзүчеләр, архитектор, метеоролог, географлар да кирәк. Кораблар төзү, авиатөзелеш юнәлешләре буенча белгечләр дә узган ел белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк сорала. Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты җитәкчесе урынбасары Станислав Наумов белдергәнчә, белгечләр белән тәэмин итү иске предприятиеләрне яңарту, яңаларын төзү мөмкинлеге бирәчәк. Яшьләр максатчан укытуга бирелгән квоталардан уңышлы файдаланыр, дип өметләнә ул.

Сүз уңаеннан, «целевик»лар диплом алгач, туган ягына кайтып, ким дигәндә, өч ел эшләргә тиеш. 2023 елның 1 сентябреннән максатчан уку турында килешү төзегән студентларга таләпләр үзгәрергә мөмкин. «Целевик»ның нинди билге алырга тиешлеген аны укырга җибәрүче хәл итәчәк. Әгәр баллары түбәнрәк булса, студентның стипендиядән мәхрүм ителүе, ахыр чиктә хәтта укудан да куылуы бар.

Шартлары бармы?

Казан илкүләм тикшеренүләр техник университетның (КАИ) реактив двигательләр һәм энергетик җайланмалар кафедрасы мөдире Алексей Лопатин – республика мәктәпләрендә инженерлык сыйныфлары ачкан мөгаллим. Андый сыйныфлар Казанда, шулай ук республиканың сигез районындагы мәктәпләрдә эшли.

– «Бал» дип кенә авыз балланмый. Инженерлар кирәклеге турында соңгы дистә елда еш ишеттек. Чит илләрнең санкцияләр кертүе бу белгечләрне әзерләүне тизләтер дип уйлыйм. Көтәргә вакыт юк. Без Көнбатыш очкычларында очтык. Хәзер уянып киттек, ә үзебезнең техника юк, – ди Алексей Лопатин. – Элек инженерлар артыгы белән әзерләнде. Бу начар түгел, аның каравы иң яхшысын сайлап алу мөмкинлеге бар иде. Бөтен кешегә дә инженер булырга димәгән. Лириктан физик ясап булмый. Моның өчен булачак инженерларның һөнәрне төптән уйлап сайлавы мөһим. Кайбер егетләр моңа армиягә бармас өчен яки әти-әнисе кушканга гына укый. Шул ук вакытта үз эшенең остасы булган юрист, икътисадчылар да кирәк. Яхшы юридик хезмәт күрсәтү үзәге эзләгәндә, таба алмый интегәсең бит. Бөтен профессияләр җитәрлек булганда гына, җәмгыять  төрле яктан үсә.

Аның фикеренчә, хикмәт күпме урын бүлеп бирүдә түгел, инженерларны сыйфатлы итеп әзерләүдә. Моның өчен бу эшкә мәктәптән үк тотынырга кирәк. Республикада университетларның кадрлар әзерләү мөмкинлеге бик югары. Бюджет урыннары да күп. Бу сан хәтта мәктәпне тәмамлаучы чыгарылыш укучылары кадәр.

– Бездә, яшьләрнең барысы да югары белемгә омтыла, дигән фикер яши. Юк, алай түгел. Аларның яртысы гына вузларга бара, – ди Алексей Лопатин. – Безгә яшьләр теләп килә. Үз кафедрам буенча саннар китерә алам, быел 65 студентны – бакалавриатка, 18ен магистратурага кабул иттек. Авиатөзелеш буенча саннар күбрәк.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты галиме, юллар оешмасы җитәкчесе Мөхәммәт Гатиятуллин белдергәнчә, укыту гына түгел, шартлары да кирәк.

– Укыту шартлары да икенче бит хәзер. Элек студент белгеч булып чыкса, хәзер бакалавр, тагын ике елдан соң магистр. Биш ел укыту дөрес әйбер иде. Фәннәр дә тирәнтен өйрәтелде, практикага да күбрәк урын бирелде. Инженерлар әзерләү өчен бик отышлы бу. Укып бетергәч, эшкә урнашу да мөһим. Яшь белгеч кая бара, нишли? Элекке вакыттагыча юллама буенча җибәрүне дә хуплыйм мин. Элек студент үзенең сукмагын, карьера үсешен белә иде. Әйтик, башта мастер, прораб, участок начальнигы, аннан җитәкче…  Менә шуннан кире чигенми иде. Кызганыч, бу әйбер югалды. Белгеч югалып кала. Аларны әзерләү өчен мөмкинлекләр бар. Кая китсен инде ул? Юлы, төзелеш оешмалары – барысы да үз урынында. Белгечләр әзерләү программасын тагын бер кат карап чыгарга кирәк, – ди Мөхәммәт Гатиятуллин.

Бер эшсезгә – 6 вакансия

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан хезмәт базарындагы ихтыяҗ турында сораштык.

 – «Россиядә эш» платформасында Татарстан буенча 53 меңнән артык вакансия тәкъдим ителгән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты 0,16 процентны тәшкил итә. Бу – 1 эшсезгә 6 вакансия туры килә дигән сүз. Бүген бигрәк тә машина йөртүчеләр (1641), инженерлар (1273), табиблар (881), пешекчеләр (830), эретеп ябыштыручылар (788), кондукторлар (804), шәфкать туташларына (624) ихтыяҗ бар. Әйтик, машина йөртүчеләргә – 39 мең 594, инженерларга – 36 мең 821, табибларга 36 мең 855 сум хезмәт хакы тәкъдим ителә. Шәфкать туташлары, кондуктор, пешекчеләргә исә 23–28 мең сум вәгъдә ителә, – диделәр министрлыкта.

Безгә кемнәр кирәк?

Җитештерү өлкәсендә – 17,9 мең урын ( 33,8%)

Төзелеш һәм күчемсез милек – 6,7 мең урын (12,7%)

Транспорт – 3,4 мең (6,4)

Мәгариф һәм фән – 2,6 мең (4,9)

Сәламәтлек саклау – 2,6 мең  (5)

Сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү – 2,2 мең ( 4,1)

Азык-төлек сәнәгате өлкәсе – 2,1 мең (4)

Консалтинг – 2 мең ( 3,7)

Вузларда 20 мең 689 урын бар

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан әйтүләренчә, киләсе елга әнә шуның кадәр урын бар. Моңа бакалавриат, специалитет, магистратурага каралган саннар кертелгән.

– Бюджет урыннары 2022 ел дәрәҗәсендә сакланган. Ихтыяҗга караганда, киләсе елда югары белемле кадрлар әзерләүгә дәүләт заказы 3,5 мең кешене тәшкил итә. Медицина хезмәткәрләренә (дәвалау эше һәм педиатрия), физик культура, IT белгечләргә, инженерлык кадрларына ихтыяҗ зур. Максатчан укыту буенча студентлар саны мәгариф оешмалары тарафыннан 1 июньнән дә соңга калмыйча исәпләнәчәк, – дип белдерделәр матбугат үзәгендә.

 Сәрия Мифтахова

Фикер:

Дамир Хаҗиев, Мамадыш районы баш табибы:

Табибларга ихтыяҗ һәрвакыт бар. Башка районнар белән чагыштырганда, бездә кирәкле белгечләр тупланган диярлек. Барлыгы 80 табиб булса, шуның 12се – декрет ялында. Менә шуның белән бераз кыенлык туа. Бүген төрле медицина вузларында районнан 100дән артык студент белем ала Шуларның 20се – «целевик»лар. Быел өч белгеч кайтты. Хәзер бөтенесенә Казан кирәк, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама да ярамый. Алты ел укыйлар да, күзләре томалана, берсенең дә районга кайтасы килми башлый. Кызыксындыру чараларына килгәндә, торагы да бар, район башлыгы җир дә бирә. Ташламалы кредитлардан да файдаланырга була. Арендага бирү өчен үзебезнең икешәр бүлмәле сигез фатир бар. Берсе әлегә буш тора, реаниматолог киләчәк. Хирург, участок терапевтлары, анестезиологка кытлык бар. Авылларда фельдшерлар олыгая, елга 1–2 «целевик»ны урнаштырырга тырышабыз. Кызлар, кияүгә чыгып төпләнеп калмаса, китү ягын карый. Минемчә, табиблар җитмәү проблемасын максатчан укыту белән генә хәл итеп була. Укыганнарның да урыннарга барып җитүе кирәк.

 


Фикер өстәү