Байтак кына яман шеш белән көрәшеп, ахыр чиктә аны җиңә алган Марина Филипповага янәдән яши башларга башкаларга игелек кылу ярдәм итә. Бүген ул – «көмеш» волонтерларны берләштерә торган «Молоды душой» федераль программасының илчесе, «Вектор-V» проектының җитәкчесе, күп кенә дөньякүләм чараларда тәҗрибә туплаган ханым. Ә кичә генә ул «Мәрхәмәтле Татарстан» республика премиясендә «Елның «көмеш» волонтеры» исеменә лаек булды.
«Көмеш» волонтерлар (яшьләре 55тән узган волонтерлар. – Авт.) хәрәкәтенә 2019 елда – башкаларга игелек кылуның үзенә яңа тормыш башларга ярдәм итәчәген аңлагач кушыла ул.
– Озак кына авырудан соң, миңа инвалидлык бирделәр. Бу исә – бөтенләй яңа тормыш дигән сүз. Шушы тормышта үземне табасым килде. Хәзер инде волонтерлык – минем яшәү рәвешем, күңел халәтем, – ди Марина ханым.
Бу игелекле эшкә кушылганда, аның үзенең дә сәламәтлеге ныгып бетмәгән була. Көн дә башкаларга ярдәм итәргә чыгып чаба башлагач, якыннары бик борчыла. Әмма Марина ханымны бу эшеннән берсе дә тыймый. Улы Роман исә тота да өйләрендә «Серебро-51» дип аталучы волонтерлык корпусы ясап куя.
– Пандемия башланганда, гаиләбез белән волонтерлар булуыбыз турында беләләр иде инде. Шуңа да безгә «БезБергә» программасында катнашырга тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, гаиләбез белән башкаларга ярдәм итәргә керештек. Көндезләрен кирәк кешегә ашамлыклар, дарулар ташыдык. Ә төннәрен мин гуманитар ярдәм сорап язучыларның гаризаларын эшкәрттем. Иртән инде ул кешеләр тиешле ярдәмне ала торган иде. Пандемия чоры безне бик сынады. Хәзер инде берни дә куркытмый. Өстәвенә безнең сафлар тагын да артты: кызымның гаиләсе дә, дусларыбызның гаиләләре дә кушылды, – дип сөйләде Марина Филиппова.
«Серебро-51» корпусының иң өлкән волонтерына 75 яшь булса, иң кечкенәсенә – 6 яшь. Марина ханымның каенанасы һәм оныгы да читтә кала алмаган. 75 яшьлек әбекәй оекбашлар, бияләйләр, мунчалалар бәйли, ә 6 яшьлек кызчык чаралар уздыруда катнаша икән.
Марина ханым волонтерлык тәҗрибәсен төрле чараларда катнашып та арттыра.
– Мин катнашкан беренче масштаблы чара – WorldSkills-2019 чемпионаты. Дөресен генә әйткәндә, анда катнашу миңа көчле авыруым белән дә тулы көчкә яши алачагымны аңларга ярдәм итте. Шулай ук миңа EURO-2020, FIFA-2021 кебек дәрәҗәле чемпионатларда катнашу бәхете дә татыды, – ди ул.
Моннан тыш, Марина Филиппова авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнә торган балалар өчен эшләүче «Вектор-V» проектын да җитәкли. Аның үзенчәлеге – шушы балаларны волонтерлык хәрәкәтенә җәлеп итеп, аларның һәркайсын махсус әзерлеге булган берәр «көмеш» волонтерга «беркетү». Ике буын волонтер чараларда да, башкаларга ярдәм иткәндә дә бергә булырга тиеш. Шул рәвешле проект психологик ярдәмгә мохтаҗ балаларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итүне күз уңаенда тота.
– «Көмеш» волонтерларыбызның, ә бу очракта остазларның төп бурычы – ул балалар белән янәшә булып, аларның кызыксынуларын ачыклау. Кайсы юнәлеш ошый аларга? Кайсы очракта күзләре яна? Менә шуны вакытында ачыклап, дөрес юл күрсәтергә кирәк. Максатыбыз шул, – дип сөйләде Марина ханым.
Лилия Гыймазова