Төзелә торган күп катлы йорт яна-түбәсендә газ баллоннары булырга мөмкин

Мәскәүдә Ленинград шоссесында «Молжаниново» торак комплексында төзелә торган күп катлы йорт яна. Бу хакта readovka67.ru яза. 

Янгын 14 нче катта чыккан – төзелеш материаллары яна. Хәзерге вакытта ут ике катны да камап алган. Янгын мәйданы — 100 кв метр чамасы, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Шулай ук, бина түбәсендә газ баллоннары булырга мөмкинлеге дә искәртелә.

 


Фикер өстәү