Зиннәтулла Билалетдинов: «Юрганны үз ягыма тарту булмаячак»

Шимбәгә каршы төндә Олег Знарок белән араны өзгән «Ак барс» якшәмбе кичендә бозга яңа остазлар җитәкчелегендә чыкты. Зиннәтулла Билалетдинов баш тренер ярдәмчесе саналса да, аның барлыгы беренче очрашуда ук сизелде.

Узган җомга көнне «Ак барс» үз бозында «Локомотив»ны отты. Казан командасы, быелгы сезондагы иң яхшы матчларның берсен уйнап, тамашачының күңелен җылытты. Очрашудан соң баш тренер Олег Знарок тамашачыга рәхмәт укыды, уенчыларын мактады, аларның тагын яхшырак уйныйсын әйтте. Остазның кәефе яхшы иде, журналистлар да аны борчып тормады. Әмма матч тәмамланып, бер сәгать узуга, хоккей дөньясын шаулаткан хәбәр пәйда булды: Знарок үз теләге белән вазыйфасыннан киткән, клуб җитәкчелеге исә каршы килмәгән.

Бер яктан караганда, Олег Знарокның китүе гаҗәп түгел. Казанда ул Гагарин Кубогын яуларлык команда төзи алмады. Заманында зур җиңүләргә ирешкән тәҗрибәле остазның «йолдыз»ларны бер йодрыкка тупларга көче җитмәде. Әйтерсең тренер юк, ә хоккейчылар үзләре ничек тели – шулай уйный. Кайбер матчлардан соң әнә шундый тәэсир калды. Уенчыларның үзара төркемнәргә бүлгәләнүе турындагы сүзләрне кире каксалар да, «Ак барс»ның бер матч артыннан икенчесен оттыруы утсыз төтеннең булмавына ишарәләде. Иң тәҗрибәле уенчыларның берсе Александр Бурмистровның командадан куылуы да «Ак барс»та тынычылык юклыгын раслады.

Знарокның ноябрь ахырында, ягъни команда Омск – Новосибирск – Астана сәфәреннән кайткач китәсен фаразлаучылар булды. Әмма аңа «Ак барс»та тагын бер атна эшләргә насыйп булган икән. Дөрес булса, бу көнне эшеннән китәсен ул үзе дә белмәгән. Һәрхәлдә, уенчыларга да сиздермәгән, журналистлар янында да аны-моны әйтмәде.

«Ак барс»та сезон барышында баш тренер алмаштыру соңгы тапкыр 2004 елда булган иде. Меңьеллык алдыннан, «йолдыз»лар тупланган командага остаз булып чемпионат башланып, бер ай узгач, Владимир Вуйтек урынына Зиннәтулла Билалетдинов килде. 18 елдан соң тарих өлешчә булса да кабатлана. Дөрес, Зиннәтулла Билалетдинов бу юлы баш тренер түгел, әлеге вазыйфага вакытлыча билгеләнгән Юрий Бабенконың ярдәмчесе санала. Ләкин без барысын да аңлыйбыз.

Билалетдиновның барлыгы «Динамо»га каршы узган очрашуда ук сизелде. Команда игътибарлы уйнарга тырышты. Җиңелеп барса да, «Ак барс» ахырга кадәр көрәште. Уенчылар әйтүенчә, алар җиңәселәренә тамчы да шикләнмәде. Командага бүген, беренче чиратта, тынычлык кирәк. Уенчыларны көздән бирле күзәткән Билалетдинов исә аларның кимчелекләрен яхшы чамалый. Шуңа күрә клуб җитәкчеләренең Зиннәтулла Хәйдәр улыннан ярдәм сораулары да гаҗәп түгел. Ул – үз кеше. Читтән чакырылган кешегә командадагы хәлләрне аңлау өчен вакыт күп кирәк булыр иде.

Матч ахырында Билалетдинов журналистлар янына үзе килде. Кәефе шәп иде, иркенләп үз фикерләрен җиткерде:

– Кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышачакмын. Барысын да аңлыйм, егетләр яшь, аларга ярдәм кирәк. Узган ел дәвамында «Ак барс»ның генераль менеджеры клубка киңәшче итеп чакырды. Соңгы вакытта эшсез утырырга күнеккән идем, һәм дөресен әйткәндә, бу миңа бик ошый иде. Әмма яңа эшкә алынгач, анысы да күңелемә якын булды. Уенчылар һәм тренерлар белән аралашу рәхәтлек бирә. Киңәшләреме бирәм, әмма фикерләремне көчләп такмыйм. Бу эш миңа ошый. Ә команда белән кайчанга кадәр эшлисемне әйтә алмыйм. «Ак барс»тагы үзгәрешләргә килгәндә, кайбер әйберләрне төзәтеп-үзгәртеп җибәрергә кирәк. Әмма бу эшне кинәт кенә башкарырга ярамый. Юрганны үз ягыма тарту булмаячак. Баш тренер бар, ә минем эшем – аңа булышу.


Фикер өстәү