Бер урынына ике атлыйсы. Кыш көне имгәнүләрдән саклану кагыйдәләре

Кирәксә-кирәкмәсә урамга чыкмаска! Аяк астында ялтырап яткан боз корбанына әверелмәс өчен, белгечләр шушы кагыйдәне истә тотарга куша. Урамга чыккан очракта да аяк астына карап йөрергә киңәш итә алар. Ник дигәндә, бүген Татарстанда имгәнүчеләр саны бермә-бер арткан. Башкаладагы 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсенең травматология бүлекләре имгәнүчеләр белән шыплап тулган. Балаларга ярдәм күрсәтүче белгечләрнең эше дә икеләтә арткан.

Кыйммәткәрәк төшә

7 нче номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-травматологы Булат Зыятдинов сүзләренә караганда, бу көннәрдә травматология бүлегенә көненә уртача 13–19 кеше мөрәҗәгать итә. Күпләрнең умрау һәм бот сөяге сынган. Алардан соң тернәкләнеп аякка басу өчен шактый вакыт таләп ителә. Бозда таеп егылып имгәнүчеләр дә шактый.

– Болар бар да бик җитди имгәнүләр санала. Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да тиз арада ярдәм күрсәтелә. Кайчак хәтта төнге сәгать бергә-икегә кадәр операция ясарга да туры килә. Табибларга эш бермә-бер артты, – ди белгеч.

Булат Зыятдинов сүзләренә караганда, көннәр суытканчы яуган бозлы яңгыр хәлне тагын да катлауландырган. Күпләр, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр шушы көнне кирәксә-кирәкмәсә урамга чыгуы аркасында харап булган.

– Бүген безнең бүлектә, сөт алырга гына чыккан идем бит, дип бозлы яңгырда урамга чыкканнарына үкенеп яткан әби-бабайлар шактый. Шуңа күрә кышкы чорда, бигрәк тә аяк аслары начар булганда, аларның балаларына, якыннарына да игътибарлырак булырга кирәк. Әби-бабайларга кирәк-яракны үзең китереп бирергә, яки курьер аша тапшырырга да мөмкин бит. Бозга егылып имгәнгән өлкән кешене аякка бастыруга, ким дигәндә, өч ай вакыт таләп ителә. Протез куйган очракта ул ел буе да тернәкләнергә мөмкин, – дип кисәтә табиб.

Шугалак түгел

Соңгы бер атна эчендә Республика клиник балалар хастаханәсенең травматология бүлегенә китерелгән балалар саны да 20 процентка арткан. Бүлек мөдире Руслан Хәсәнов сүзләренә караганда, балалар арасында кул сыну, умыртка баганасына зыян килү очраклары күп. Оча, бот, тубык сөяген сындыручылар да шактый.

– Балалар еш кына йөзтүбән егыла яки арт санына барып төшә. Егылганда алар куллар белән тотынып калырга тырыша. Шуңа күрә балалар арасында кул сындыру очраклары да күп очрый. Соңгы ике атнада бездә шундый 23 очрак теркәлде. 7 баланың аягы сынган иде, – ди белгеч.

Балалар еш кына мәктәптән кайтканда имгәнә икән. Бу аңлашыла да, ничә сәгать буе дәрес тыңлап утырган баланың, урамга чыккач, бераз хәрәкәтләнеп, шукланып аласы килә. Аяк астындагы боз булып каткан күлләвек тә шугалак кебек тоела башлый. Күп кенә балалар әнә шундый бозлы урыннарда шуып уйнаганда имгәнә дә инде.

Чана урынына ярый

Кыш көне алынган тән җәрәхәтләре турында сөйләгәндә, табиблар елның-елында тюбинг, «ватрушка» дип йөртелгән җайланмаларда тау шумаска киңәш итә. Алар аркасында алынган тән җәрәхәтләре, хәтта үлем очраклары (!) турында да даими ишетеп торабыз. Әле кыш башланырга да өлгермәде, Татарстанда алты бала «ватрушка» аркасында имгәнергә өлгергән инде.

Руслан Хәсәнов сүзләренә караганда, әлеге куркыныч җайланма сәгатенә 50 чакрым тизлек белән хәрәкәт итә. Шуңа таудан «ватрушка» белән шуып төшкән баланың, берәр кая килеп бәрелгән очракта, имгәнәсе көн кебек ачык.

– «Ватрушка»да тау шуганда, баланың башы белән аягына аеруча зур куркыныч яный. Башың белән агачка, каты кар көртенә килеп бәрелүең дә бик тиз. Моның исә үлем-китем белән дә тәмамлануы ихтимал, – дип кисәтә.

Шуңа күрә белгечләр «ватрушка»да махсус җиһазландырылган, бөтен куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлгән махсус урыннарда гына шуарга киңәш итә. Казанда исә бүген андый бер генә урын да юк. Башка елларны «Мега» сәүдә үзәге янында эшләп килгән махсус шуу урыны да быел ябык. «Шуңа күрә «ватрушка»ны баланы утыртып йөрү өчен чана итеп кенә кулланырга кирәк», – ди Руслан Хәсәнов.

Кыш көне имгәнү-җәрәхәтләнүләрдән саклану кагыйдәләре

  1. Юлдан барганда егылсагыз, түбәдән төшкән кар астында калсагыз, артык хәрәкәтләр ясарга тырышмагыз. Сынган урынны селкетергә ярамый! Яныгыздагылардан «ашыгыч ярдәм» чакыруларын сорагыз. Балагыз урамнан кергәч, баш әйләнүдән зарланса, тәнендә шешкән, кара көйгән урыннар булса, аягына баса, кулына уенчык тота алмаса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
  2. Кышкы аяк киеме таймый торган, яссы табанлы булырга тиеш. Хәзер аяк киемен таюдан саклый торган махсус җайланмалар да сатыла. Аяк киеме астына шуларны беркетсәгез хәерлерәк. Баланың кышкы аяк киеме исә җылы да, уңайлы да булсын. Бер үлчәмгә зуррак булса, үкчәсенең биеклеге 1 сантиметрдан артмаса, яхшы. Артык биек үкчәле аяк киеме баланың табанына зыян салса, кысып торганы исә аякны тиз туңдырачак.
  3. Бөтен гәүдә белән егылуга караганда, утырган очракта җәрәхәт алу куркынычы азрак. Умырткалыкны имгәнүдән саклау өчен, аркага түгел, бер якка егылырга тырышыгыз.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү