Владимир Путин берничә яңа Федераль законга кул куйды

Россия Президенты Владимир Путин күп кенә федераль законнарга кул куйды. Шуларның иң әһәмиятлеләрен барлап бирергә булдык.

ЛГБТны пропагандалауны тулысынча тыю турында. Гадәти булмаган җенси мөнәсәбәтләрне, җенесне алыштыруны һәм педофилияне рекламалауны тыю каралган закон үз көченә керде. Хәзер социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чаралары, кинода аларны тарату тулысынча тыела. Моңа кадәр балигъ булмаган үсмерләргә карата гына ЛГБТ, педофилияне пропагандалау рөхсәт ителмәсә, хәзер бу барлык кешегә кагыла. Законны бозган өчен 10 миллион сумга кадәр штраф күздә тотылган.

Митингларны тыю турында. Яңа законда митинглар үткәрү тыелган урыннар исемлеге киңәйтелгән. Моннан ары хакимият органнары биналарында һәм аларның тирә-юнендә, аэропорт, тимер юл һәм автомобиль вокзаллары, порт, вуз, мәктәп, хастаханә биналары һәм аларның тирә-юнендә, дин йортлары территорияләрендә митингка чыгарга ярамый.

Тикшерү комитетының штатын үстерү турында. Владимир Путин комитет хезмәткәрләре санын мең кешегә диярлек арттыру турында указга кул куйган. Хәзер хезмәткәрләрнең штаттагы саны 21989 кешегә җитәчәк. Штат саны 863 тикшерүче вазыйфасына ишәя. Бу илнең яңа субъектларында Тикшерү комитетлары булдырылуга бәйле.

2023 елда яшәү минимумы турында.  Яңа законда Россиядә җан башына яшәү минимумы күләме 14375 сум, эшләүчеләр өчен – 15669сум, пенсионерлар өчен – 12363 сум, балалар өчен 13944 сум күләмендә билгеләнгән. Исегезгә төшерәбез: быел федераль МРОТ күләме 13890 сум тәшкил итә.

Ана капиталыннан айлык пособие түләү турында. Өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә ана капиталыннан айлык пособие түләү турында закон имзаланды. Аның күләме – төбәктә балалар өчен билгеләнгән бер яшәү минимумы. Тик яңа пособие җан башына туры килә торган керемнәре ике яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә генә билгеләнергә мөмкин.

2025 елга кадәр пенсиянең тупланма өлешен «катыру» турында. Асылда закон аны 2014–2024 елларга «катыру»ны тагын бер елга озайта. Хезмәт хакының 6 проценты иминият өлешенә, ягъни бүгенге пенсионерларга түләүгә җибәрелә, дигән сүз бу. Сүз уңаеннан, 2014 елга кадәр акчасын тупланма булдыругамы яки иминият өлешенә җибәрергәме (бу очракта пенсия күләмен исәпләү өчен баллар арта) икәнен һәрбер кеше үзе хәл итте.

Мобилизацияләнүчеләрнең дәүләт хезмәтендә булуын туктатып тору турында. Дәүләт хезмәткәре эшкә чыккан көнне дәүләт хезмәте яңартыла.

Даруханәләрдә дарулар ясау турында. Россия Президенты даруханәләрдә дару препаратлары җитештерүне яңартып җибәрүне күздә тоткан законга кул куйды. Шулай итеп, аптекалар табиб рецепты буенча дару ясау хокукы ала. Ләкин бу шәхси эшмәкәрләр ачкан даруханәләргә кагылмый.

Инвалид балаларның әти-әниләре өчен 24 өстәмә ял көне турында. Закон инвалид бала тәрбияләүчеләргә бер ел эчендә бер тапкыр рәттән егерме дүрт көнгә кадәр түләүле өстәмә ял бирүне күздә тота. Мондый ял дүрт көннән арткан очракта, аны эш бирүче белән килештерергә кирәк булачак.


Фикер өстәү