31 ел итек басучы Нияз Фәтхерахманов: «Безнең буын бетсә, итекчеләр калмаячак. Эше пычрак…»

Кукмара районының Купка авылында 150дән артык хуҗалык исәпләнсә, шуның яртысында итек басу белән шөгыльләнәләр. «Безнең буын бетсә, итекчеләр калмаячак. Беренчедән, эше пычрак. Икенчедән, яшьләргә акча күп керсен», – ди 31 ел итек басучы Нияз Фәтхерахманов. Киез итекләр кемнәрнең аягын җылыта?

Урамда мәчеттән кайтып килүче авыл агайларын очраттык. Аларның аягында да – киез итек. Дөрес, бу яшьтә үзләренең итек басу эшенә көче җитми инде. Шулай да авылдашларыныкын бик яратып кияләр икән. «Итекне остасына карап сайлыйбыз», – диде алар. Чөнки итек басу эшенең серен беләләр. Ниязның итеге катмый да, таралмый да дигәч, нәкъ менә аларның ишеген шакыдык. «Моңарчы берәүнең дә кире китергәне булмады», – диде итекче, елмаеп. Мәрхүм әтисе Фаязның: «Улым, гадел бул, кеше зарланырлык булмасын, әйбәт эшлә», – дигән сүзләрен һәрвакыт истә тота ул. Яхшы итеп басылган итек, көн саен киеп йөрсәң дә, 3–4 елга җитә, ди.

«Бәргәлибез, суккалыйбыз, әйләндерәбез». Нияз әйтүенчә, итек эшенең тәртибе әнә шуннан гыйбарәт. Башта аны тигез итеп түшәргә кирәк. Аннан камыр баскан кебек гел әвәләп торасы.

– Итек башта бик зур була. Эченә агач тыгып, кунычларын эчкә бөкләп, бетон болгата торган җайланмада 30–40 минут әйләндерәм. Бераз керешеп китә. Калганын кул белән «каталка»да эшләп бетерәм, – ди Нияз Фәтхерахманов.

Бер итекне ике сәгать эчендә әзерләргә була. Нияз исә, кәефенә карап, көнгә өч-дүртне баса. Кичтән түшәп калдыра. Бу эштә аңа хатыны Чулпан да булыша.

Менә бу урында яхшы итек турында сорарга җай чыкты. Катырагы әйбәтрәк икән. Йомшагы исә басылып бетмәгән була, бер атнадан җәелеп китәчәк. Киез итек калын табанлы, кунычка таба юкарып барырга тиеш. Табаны белән кунычы тигез булса, матур килеп чыкмый. Белгеч безгә әнә шулай дип аңлатты. Кислота кушмыйча да булмый, югыйсә буяганда буяу утырмаячак. Әзер итекне машина мае белән ялтыратып ала икән. Монысы инде җыйнак, матур итеп күренсен өчен. Җылылыкка килгәндә, буямаганы җылырак, ди. Аныкы барысы да – кара төстә. Агын, көлсуын сораучыларны башка итекчеләргә җибәрә.

Бер кашык дегет бер мичкә балны боза, диләр. Итекченең хезмәтен ялгышып кереп калган бер тигәнәк тә харап итәргә мөмкин. Шуңа күрә Фәтхерахмановлар теткән йон сатып алырга тырыша. Аны күрше авылларда килосын 250–400 сумга саталар.

Хәзер сарык асраучы хуҗалыклардан йонны бик очсызга җыялар, акчасы бер кайчы алырга да җитмәгәч, ягабыз гына, диләр. Әгәр йон әйбәт булса, итек басучылар да акчасын кызганмас иде.

– Теләче, Балык Бистәсе районнарына барып җыйган бар. Тигәнәкле йонны кул белән язып утырырга кирәк. Әгәр чиста булмаса, итекне буягач, тигәнәкнең чәнечкесе күренеп кала. Башкортстан йоны әйбәтрәк һәм чистарак. Балалар итегенә – 300–800 грамм, хатын-кызныкына 1 кило йон кирәк, – ди Нияз.

Итеккә соңгы өч елда ихтыяҗ арткан. Ә аңа кадәр бераз кимеп торган. Итекче моның сәбәбен әйтә алмады. Иртәнге якта ук Фәтхерахмановларга чират җыелган вакытлар да була. Пермь крае, Свердлау өлкәсе, Башкортстан алыпсатарлары күмәртәләп алып китә торган булган. Хәзерге вакытта читтән килүчеләр күренми. Әмма итекләре киштәдә тузан җыеп та ятмый. Күрше авыллар чит төбәкләргә алып барып саталар икән. Бәягә килгәндә, бер пары – 1200–1500 сум.

Тырышсаң, табышы да бар. Өй җитештергәндә дә файдасы тигән, тормышны алып бару өчен ярап куя. Нияз өчен сезонлы эш бу. Итек цехына сентябрьдә керсә, аннан мартта гына чыга. Көнгә 7–8 сәгать вакыты шунда үтә. Парлы мунчада, ишекне ачып, итек басу сәламәтлеккә файдага түгел. Туеп киткән чаклары да була Ниязның. Тик, туеп, кая барасың? Элек шабашкага йөргәләгән. Абзар тулы мал-туар. Сигез сыер, бозау, сарыклар асрыйлар. Аларны да карарга кирәк.  8 гектар җирләре бар. Җәй көне басуда бәрәңге, суган, кишер үстерәләр, малларга печән әзерлиләр.

Армиядән кайткач, өйрәнгән һөнәрен әле дә онытмый гаилә башлыгы. Үзе исә белгәнен улларына өйрәтәме икән?

– Олы улым Илназ Саба агрокөллиятен тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайтты. Хәзер өйләнеп, Казанда яшиләр. Искәндәр күрше авылда – мал табибы. Икесе дә кечкенә вакытта янымда бөтереләләр иде. Итек басып караганнары юк. Өйрәтеп калдырсаң, әйбәт тә инде. Дөньяның кая барганын белеп булмый бит. Кирәге чыгарга мөмкин, – ди Нияз Фәтхерахманов.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү