6 декабрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Россия Эчке Эшләр министрлыгы системасында наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча бүлекчәләр оешкан көн.

Бу һөнәри бәйрәм министрлык боерыгы нигезендә 2016 елда гамәлгә керә.

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча беренче махсус бүлекчәләр илебездә 1991 елның 6 декабрендә барлыкка килә. Бер елдан идарә оеша. Ул 10 ел гамәлдә була. 2002 елны шул исемдәге Дәүләт комитеты бу эшне үз кулына ала. 2004 елда исә Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәт дип атала башлый. 2016 елда әлеге хезмәт юкка чыгарыла, ә аның функцияләре Россия Эчке эшләр министрлыгына күчә. Министрлык структурасында бу эшне алып бару өчен Баш идарә оеша.

 

281 ел элек (1741) дәүләттәге кискен борылыш нәтиҗәсендә Елизавета Петровна Россиянең патшабикәсе була

1741 елның 6 декабренә каршы төндә Елизавета Петровна Преображенский полкының гвардиячеләр ротасын Кышкы сарай штурмына үзе алып килә. Анна Леопольдовна һәм аның гаиләсе кулга алына, ә Елизавета императрица дип игълан ителә. Елизавета Петровна Россия белән 21 ел идарә итә.

 

25 ел элек (1997) «Руслан» Ан-124 хәрби-транспорт самолеты Иркутск шәһәрендәге торак йорт өстенә егылып төшә

Ул Иркутскидагы авиация заводыннан Вьетнамга ике СУ-27 самолетын илтү өчен күтәрелә. Әмма инде 25 секундтан соң торак йортлар өстенә килеп төшә. Фаҗига нәтиҗәсендә 72 кеше – самолет бортындагы 23 кеше һәм торак йортта яшәүче 49 кеше (шуларның 14е – балалар) һәлак була.

 

Микродулкынлы мичнең туган көне

1947 елда АКШ армиясендә азык-төлекне эретү өчен билгеләнгән беренче микродулкынлы мич чыгарыла. Микродулкынлы мичнең туган көне 6 декабрьдә – әлеге техниканы уйлап табуга патент бирелгән көнне билгеләп үтәләр.

Беренче СВЧ-мич 175 сантиметр биеклектә һәм 340 килограмм авырлыкта була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү