Өй эшен сатып алабыз — 14 сумнан 1200 сумга кадәр

Чыршы күркәсе – 14 сум, Яңа ел куяны – 1 мең 200 сум… Интернетта акча эшләүнең яңа төре чәчәк ата. Әти-әниләр балалар бакчасына, мәктәпкә дигән кул эшләнмәләрен сатып кына ала хәзер. Берәүләр болай да чамалы вакытны әрәм-шәрәм итәргә теләмәсә, икенчеләр акча эшли. Ярыймы, ярамыймы? Фикерләр төрле.

Кичке якта «Ватсап»тагы әти-әниләр төркеменә килгән хәбәр бөтенебезне аякка бастырды. Тәрбиячебез бер-ике көн эчендә кул эшләнмәсе ясап килергә кушкан. Әле аның да ниндиен?! Буш шешә, йогырт савыты, кәгазь тартма ише каты көнкүреш калдыгыннан матурлык иҗат итәргә кирәк. Моны бала белән эшлисе! Әй, китте шуннан сүз: балага бу эш кирәкме, әти-әниләрне ник мәҗбүр итәләр… Бәхәс шактый дәвам иткән булыр иде әле, мәсьәләгә бер әни нокта куйды: «Интегеп тә утырмыйм. Әзер кул эшләнмәләре интернетта сатыла. Теләгәнен сайлап ал. Өйгә кадәр китереп тә бирәләр…»

Шүрәле дә сатыла

Интернетта чыннан да нинди генә кул эшләнмәләре юк. Бәяләре төрле. Төсле кәгазьдән гади генә бизәкләп ясалган 20 сантиметрлы чыршыны, мәсәлән, 350 сумга саталар. Токмачны буяп ясалган зәвыклы чыршы кыйммәтрәк – 700 сум. Көнбагыш һәм карабодайдан керпе – 400 сум. Агач таякчыклардан эшләнгән йорт – 900 сум. Йорт янәшәсендә күл, эскәмия, төрле кош-кортлар да ясап куярга мөмкин. Моның өчен өстәп түлисе, әлбәттә. Иң кыйммәтлесе – Габдулла Тукайның Шүрәлесе. Сәйләннән ясалган әкият героен 1 мең 700 сумга тәкъдим итәләр. Теләсәң, кул эшләнмәсе өчен әзер материаллар сатып алырга да мөмкин. Кипкән бакча чәчәкләренең 5 данәсе – 120 сум, бер чыршы күркәсе – 14 сум.

Диана Сәләхиева интернетта кул эшләнмәләре сату белән шөгыльләнә.

– Мин моны эшкә дә санамыйм, киресенчә, кул эшләнмәсе ясаудан рәхәтлек алам. Декрет ялында утырам. Баштарак туганнар ярдәм итүемне сорый иде. Әзер эшләрне интернетка куйгач, заказ бирә башладылар. Намус белән эшлим. Остаханәм дә бар. Эш өчен кирәкле барлык материалларны үзем әзерлим. Ни теләсәләр, шуны ясап бирәм, моның өчен кирәкле эшнең фотосын җибәрү дә җитә, – ди ул. – Бәяләр 400 сумнан башлана. Кул эшләнмәсе көнендә-сәгатендә кирәк булса, ике тапкыр кыйммәтрәк. Уку елы башланганнан бирле 15 мең сумга якын акча эшләдем.

Лилиана Игнатова биш елдан артык кул эшләнмәләре сату белән шөгыльләнә. Төп эше дә шул. Социаль челтәрләрнең берсендәге төркемендә 20 меңнән артык язылучысы бар аның. Кул эшләнмәләрен берне-икене түгел, берьюлы ун-унбишне ясый. Аларны ил буйлап сата. Җиренә җиткереп ясалган эшләрнең бәясе дә аерыла. Яңа елга катыргы һәм йоннан ясалган 15 сантиметрлы куян, мәсәлән, 1 мең 200 сум тора.

– Кул эшләнмәсе ясарга иҗади сәләт кирәк. Шуңа күрә бөтен кешенең хәленнән килә торган эш түгел бу. Баласына әзер кул эшләнмәсе сатып алучы әти-әниләрне гаепләмим. Миңа кат-кат мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Соңгы арада кул эшләнмәсе сораучылар артты. Әти-әниләр эштән кайткач тагын нидер ясап утырырга вакыт юклыктан зарлана, – дип сөйләде Лилиана Игнатова.

«Балаларны күрергә дә вакытым юк!»

Гөлназ Хәсәнова – өч бала әнисе. Ике кызы – мәктәптә, төпчекләре балалар бакчасына йөри.

– Өч балага кул эшләнмәсе ясарга вакытым да, артык теләгем дә юк, – ди ул. – Кул эшләнмәләрен атна саен сорап торалар. Берсенә ясасаң, икенчеләре сорый башлый. Шуңа күрә кул эшләнмәләрен бик сирәк, билге алырга кирәк булганда гына ясыйбыз. Эштән кайткач көндәлек мәшәкатьләр дә җитәрлек. Ишле гаилә булгач, ашарга пешерү, кер юу, җыештыру, дәрес әзерләү дә бик күп вакыт таләп итә. Бакчада, мәктәптә кул эшләнмәләре күргәзмәләрен күргәч, оста куллы әти-әниләргә шаккатам. Мондый эшләрдә баланың катнашы булуы гына шик тудыра.

Лилия Мусина ике улына кул эшләнмәләре сатып алуын яшерми.

– Эшкә иртәнге сәгать сигездә чыгып китәм, кичке сигездә кайтам. Нинди кул эшләнмәсе ди ул! Балаларны күрергә дә вакытым юк. Без кул эшләнмәләрен сатып кына алабыз. Балаларга дигәч, акча кызганыч түгел. Улларым да каршы түгел. Алар үзләре дә иҗат итәргә риза, тик бала ясаган кул эшләнмәсе, артык гади булганлыктан, төркемдәге шкаф башында утырып кала, ә яхшы эшләр күргәзмәгә китә. Улларымның да, башкалар кебек, бәйгедә урыннар аласы килә. Шуңа күрә елга бер-ике тапкыр кул эшләнмәсе сатып алабыз да, җиңү – кесәдә, – ди Лилия.

Төп максат – уртак хезмәттә

Казанның 126 нчы номерлы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гөлия Фатыйхова сүзләренә караганда, өйдә кул эшләнмәсе ясауның төп максаты – уртак хезмәттә.

– Балалар бакчаларында гадәттә төрле тематик атналар үткәрелә. Әнә шуның кысасында әти-әниләргә балалар белән бергә өйдә кул эшләнмәләре ясарга тәкъдим итәбез. Мәҗбүри түгел, әлбәттә. Бу – әти-әниләр бераз булса да балалары белән бергә вакыт үткәрсен өчен эшләнә. Өстәвенә бала үзе эшләгән әйбергә игътибарлырак булырга өйрәнә. Әти-әниләрнең буш вакыты аз булуын аңлыйбыз. Гомумән, бүген балалар буш вакытта үз көннәрен үзләре кайгырта. Сәгатьләр буе телефонда утырырга да мөмкиннәр. Шуңа күрә кич бергәләп кул эшләнмәсе ясау файдага гына. Шаккатыргыч иҗат җимеше ясарга димәгән, гади итеп эшләргә дә мөмкин, – дигән фикердә тәрбияче.

Казанның 16 нчы татар-инглиз гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы Ләйсән Рәфыйкова әйтүенчә, кул эшләнмәсе ясауга бәйле өй эшләре укыту планы нигезендә бирелә.

– Балалар мөмкин кадәр күбрәк иҗат итсен, шул исәптән кул эшләнмәләре ясасын иде. Бер яктан, бу кулның вак моторикасын яхшыртса, икенче яктан, эзлекле һәм дөрес фикер йөртә белү сәләте тагын да камилләшә. Бүген укучылар арасында әсәрнең эчтәлеген сөйләп бирә алмаучылар да очрый. Чөнки төрле гаджетлар безнең өчен үзләре уйлый, үзләре сөйли. Мөстәкыйль иҗат исә – хыялга бирелергә бер сәбәп. Әти-әниләр дә ярдәм итә ала. Уртак хезмәт якынайта. Әмма бала йокыдан торган җиргә «күктән төшкән» кул эшләнмәсенең файдасы шулкадәр генә. Кызганыч, бала кулы тимәгән эшләр дә җитәрлек, – ди мөгаллим.

…Әзер эшләрне сатып алырга теләүчеләр чыннан да күпме? Бу сорауга җавап эзләп, балалар бакчасына дип сок савытыннан ясаган коены интернетка сатарга куйдым. Буш савыт барыбер чүпкә очачак иде, шуңа күрә аның үзкыйммәте юк дип алыйк. Коены гуашь белән буядык, анысы да өйдә бар. Коеның бурасына дигән махсус җеп – 100 сум (әле аның яртысыннан артыгы калды), бизәү өчен ялтыравык тасма һәм агачтан ясалган ике кош – 150 сум. Кул эшләнмәсе якынча 250 сумга төште, аны ясарга өч сәгать вакыт китте. Коены интернетка 500 сумга сатарга куйдым. Алучысы шул ук көнне табылды…

Альбина ГӘРӘЕВА, балалар психологы:

– Кич өйдә бергәләп кул эшләнмәсе ясау – бала белән аралашу, аны ниләр борчый-кызыксындыра икәнен белү өчен менә дигән мөмкинлек. Үзегез күрерсез, эш арасында бала ачылып китеп сөйләшә башлаячак. Өстәвенә, кул эшләнмәләре баланың киң фикер йөртү сәләтен яхшырта, сенсомоторика, ягъни хисләр һәм хәрәкәт белән идарә итүгә уңай тәэсир итә. Килешәм, бөтен бала да «бишле»лек иҗат итә алмый. Һәркайсыбызның көчле һәм кимчелекле яклары бар. Берәүләр шигырьне бер укып чыгудан истә калдырса, икенчеләр математиканы су урынына эчә.


Өй эшен сатып алабыз — 14 сумнан 1200 сумга кадәр” язмасына фикерләр

  1. Ул кул эшләнмәләрен, без мәктәптә укыганда. Хезмәт дәресендә, продлёнкада, укытучы белән ясый идек. Бала үзе самостояткльностька өйрәнергә тиеш бит ул!!!

Фикер өстәү