Мал чалучы: «Итнең иң шәп җире – билдәмә»

Авылларда иң күңелле һәм мәшәкатьле чор. Халык тырышып үстергән терлеген чалып, аның матур нәтиҗәсен күрә. Кемдер үзләренә, бала-чагасына дип чалса, кемдер сатарга дип әзерли. Шул уңайдан кызыксындырган сорауларыбызны Балтач районының Кариле авылында яшәүче тәҗрибәле сугымчы, озак еллар бригада белән халыкның малларын чалып йөргән Хәмзә Гарәпшинга бирдек. Алар сатучыга да, сатып алучыга да файдалы булыр дип өметләнәбез.

– Хәмзә абый, мал ничә яшьтә чалырлык булып өлгерә?

– Үгез малы 1,5 яшьтә чалырлык булып өлгерә. Шуннан соң аның ите тыгызлана, катылана. Тананы 1–1,2 яшьтә эшкәртсәң яхшы. Аннан соң ул симерә башлый. Артык тазарып китеп, итен май каплап алса да яхшы түгел. Ләкин шул ук вакытта майсыз итнең дә тәме булмый. Тана итенең авырлыгы үгезнекенә караганда җиңелрәк килә.

– Итнең иң тәмле өлеше кай җире?

– Үпкә-бавыр белән эчәгене бүлеп тора торган өлеш – итнең иң тәмле җире. Ул 10–15 минутта пешә. Аннан кала билдәмә (вырезка) – шәп җире. Санлап алганда, малның ал ягы әйбәтрәк. Кеше арт санына кызыга, ләкин алгы өлеше тәмлерәк. Алгы як кабыргалы була. Юка кабырга шулпада бик тәмле булып, кабарып пешә. Арткы ягы – фаршка, алгысы  шулпага яхшы. Ите алгы якта да, арткы якта да – бер чама. Алгы якта сөяге азрак та әле. Хәзер эчәгенең мәшәкатеннән куркып, аны ташлаучылар да бар. Югыйсә шулай ук бик тәмле җире бит. Бигрәк тә кырык картасы шәп. Терлек арасыннан карасак, ат эчәге – иң тәмлесе. Шуңа күрә ул ит бәясеннән йөри.

– Чалыр алдыннан малга нинди игътибар күрсәтәсе? Аерым тәрбия кирәкме?

– Бер тәүлек ашатмаган малның эчәгесен төшерергә җайлы була. Силос ашаткан малның итеннән ис килә, дип әйтүчеләр дә бар. Миңа калса, аңа карамый ул.

– Терлек чалучылар турында «кулы тәмле» дип ишетергә туры килә. Ул нәрсәгә бәйле икән?

– Минем үзем турында кешеләр шулай дип әйтә иделәр. Иң беренче шарт – малны кыйблага каратып, өч тапкыр «Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим» дип чалу. Моннан тыш, чалганда озак тонган терлекнең ите тәмле була. Канның чыгып бетүе кирәк. Эш җайлы барсын өчен, сугымчының көчле һәм пычакның шәп үтүе дә мөһим. Чала торган пычак аерым булырга тиеш. Чалырга дип алып чыкканда малны җай белән генә, кыйнамыйча алып чыгарга кирәк. Кайбер мал тумыштан холыксыз, дуамал була. Андыйларга ничек тә җай табарга тырышырга кирәк. Үземне ат тибеп, кулымны сындырганы булды. Куркып калган малның каны организмыннан чыгып бетми, ите каты булырга мөмкин. Алар бит барысын да алдан сизә. Ат – бигрәк тә сизгер җан иясе.

– Малларны чалырга кызганмыйсызмы?

– Дин ягыннан караганда, кызганып чалган мал дөрес булмый. Шуңа күрә мин аларны кызганмыйм, моңа эш дип кенә карыйм.

– Итне сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

– Кызгылт, бераз гына алсу төстәге ит – иң яхшысы. Аннан соң аның мае да булырга тиеш. Ит арасында май җепселләре күренеп торганны курыкмыйча сатып алырга мөмкин. Ә артык куе кызыл һәм зәңгәрсу булып торган ит күңелдә шик уятырга тиеш. Башкорт үгезләренең ите иң яхшысы санала. Алар – ит өчен бик яхшы токым. 1 елда 3,5 центнер ит бирә алар. Ләкин алар арасында холыксызлары күбрәк очрый.

– Нәрсә ашатсаң, ит тәмле була?

– Чалырга бер ай кала солы, арпа пешереп ашаткан мал яхшы була.

– Кайбер малның ите каты була. Моның хикмәте нидә икән?

– 6–7 бозау китергән сыерның ите, әлбәттә, каты була. Сыер чалырга җыенсагыз, 1–2 бозаулаганны карарга кирәк. Аның ите җитлеккән, шәп була. Шулпасы да бик тәмле була. Тана ите йомшаграк, тәмлерәк, үгезнеке катырак. Шулпада пешкән ат итен яратмаучылар да бар, ә кемдер гел шуны гына ала. Шуңа күрә монда һәркемнең үз теләге.

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүровтан терлек асрауга кагылышлы кызыклы фактлар:

  • Иң файдалы ит – сарыкныкы, аннан – атныкы.
  • Холестерин курыккан малларда күбрәк барлыкка килә. Шуңа күрә хайванны куркытып чалырга ярамый. Сарык «минем йонны гына алырга алып чыгалар» дип уйлап, курыкмый икән. Шуңа күрә аның итендә холестерин да азрак.
  • Куркытып суйган малның ите каты була.
  • Иң файдалы тирес – сарыкныкы, аннан соң гына – атныкы. Күпләр ат тиресе дип уйлап ялгыша. Ат тиресенең чамасын югалтсаң, ул җиргә утыртылган яшелчәләрне яндырып, зыян салырга мөмкин. Ә сарык тиресенә утыртылган яшелчәләр гөрләп үсә.
  • Пычракта яткан сарыкның ите исле була.

Сарык асрыйсың икән, тәкә ел саен алыштырылырга тиеш, чөнки алты айдан ул үзенең бәтиен каплата башлый. Аннан соң нәсел бозыла.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү