Махсус хәрби операция зонасында кыр почтасы эшли башлады

Россия Оборона министрлыгы махсус хәрби операция зонасында кыр почтасы эшен оештырган. Хат ташу белән кораллы көчләрнең фельдъегер-почта элемтәсе бүлекчәләре шөгыльләнә.

Хәзерге вакытта хәрби хезмәттәге ир-егеткә хат язып җибәрү өчен, аның хәрби часте номерын белергә кирәк. Мобилизацияләнүчеләргә хәрби часть номеры алар хәрби хезмәткә чакырылуга хәбәр ителгән. Шуннан бирле номер үзгәрмәгән.
Ниндидер сәбәп белән хәрби часть номерын белмәгән очракта, солдатларның якыннары район-шәһәр хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала. Аларның телефоннары Татарстан Хәрби комиссариатының рәсми сайтына урнаштырылган. Хатларны, шулай ук посылкаларны «Почта России» бүлеге аша түбәндәге адрес буенча юлларга була: «103400, город Москва-400, хәрби часть номеры». Алар гади хат кебек китә.
Хәрбиләр үзләре дә хат язып җибәрә ала. Моның өчен аларның һәркайсы почта конвертлары һәм язу кирәк-ярагы белән тәэмин ителәчәк.


Фикер өстәү