Татарстан ЛНРдагы Лисичанск каласына 140 тоннан гуманитар ярдәм җибәрде

Төзелеш материаллары, җылы кием, азык-төлек кебек кирәк-ярак төялгән җиде йөк машинасы… Татарстан Луганск Халык Республикасындагы Лисичанск шәһәренә гуманитар ярдәм юллады.

«Ярдәм янәшә!» хәрәкәте координаторы Тимур Сафин сүзләренә караганда, 140 тонналык әлеге гуманитар ярдәмне җыюда республика халкы, вуз һәм оешмалар, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге катнашкан. Бу саваплы гамәлгә районнар да зур өлеш кертә. Гуманитар ярдәм төялгән йөк машиналары арасында Баулыдан килгәннәре дә бар. Бу юлы республикада Лисичанск халкына күбрәк җылы киемнәр, электрогенератор һәм җылыткыч җайланмалар җибәрергә тырышканнар. Ник дигәндә, бүген шәһәр җылыга мохтаҗ.
– Лисичанскида үзәкләштерелгән җылыту системасы эшләми. Анда кешеләр дүрт кат юрган астында йоклый. Теге юлы гуманитар йөк илткәндә, шәһәр халкына аеруча кирәкле әйберләр исемлеген төзедек. Гуманитар йөк әзерләгәндә әнә шул исемлеккә таяндык, – ди Тимур Сафин.
Әлеге исемлек белән «ярдәм.рф» сайтына кереп танышырга мөмкин. Анда җылы киемнәр, җылылык җиһазлары, гигиена чаралары, хуҗалык товарлары, дарулар, азык-төлек кергән.
«Ярдәм янәшә!» хәрәкәте активистлары бүген чираттагы гуманитар ярдәмне әзерләү белән мәшгуль. Аны киләсе атнада ук җибәрергә җыеналар. Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм әзерләүдә теләге булган һәркем катнаша ала. Тулырак мәгълүматны «ярдәм.рф» сайтында яки 8-800-350-02-16 номеры буенча «кайнар элемтә»гә шалтыратып белергә мөмкин.


Фикер өстәү