Татарстанның күп телдә белем бирүче «Адымнар» мәктәбе ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәбе статусына ия булган

Татарстанның  күп телдә белем бирүче «Адымнар» мәктәбе ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәбе статусына (әлеге оешма белән хезмәттәшлек итүне аңлата) һәм тиешле сертификатка ия булган. Бу хакта Россиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе секретаре Георгий Орджоникидзе Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының яшьләр моделен үткәрү кысасында хәбәр итте.

– Бездә – зур яңалык. ЮНЕСКО секретариатының дустанә булмаган мөнәсәбәте шартларында да сертификат һәм ассоциацияләнгән мәктәп статусы алуга ирештек. «Адымнар» мәктәбенә шундый статус бирү турында карар әле кичә генә кабул ителде. Хәзер безнең челтәрдә тагын бер оешма – иң лаеклы оешма бар, – диде ул.

ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре челтәренә керүче уку йортлары ЮНЕСКО кыйммәтләрен алга сөрә. Мондый мәктәпләр яшьләрне толерантлык  рухында укыту-тәрбияләү бурычын куя.

Орджоникидзе сүзләренә караганда, ассоциацияләнгән мәктәпләр башлангыч һәм урта белем бирүне үз эченә ала. Мондый халыкара челтәрләр укучылар һәм укытучыларның халыкара хезмәттәшлеген булдыру мөмкинлеге бирә. Алар ЮНЕСКО билгеләгән темалар буенча башка илләр мәктәпләре белән хезмәттәшлек итә, тикшеренүләр үткәрә. Хәзер урта техник белем бирү буенча да шундый ук халыкара челтәр булдыру күздә тотыла.

Казанның «Адымнар» мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов фикеренчә, ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәбе статусын алу – гаять зур җиңү ул. «Белүемчә, соңгы ике елда анда беркем дә рәсми төстә кабул ителмәде», – дип билгеләп үтте директор.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда инде алты «Адымнар» мәктәбе эшли. Укучылар аларда өч телдә – рус, татар һәм инглиз телләрендә белем ала. Республикада күп телдә белем бирүче мәктәпләр челтәрен булдыру проекты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән, 2019 елдан бирле тормышка ашырылып килә.

ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләр челтәре исә 1953 елда оештырылган. Россия (ул чагында – Советлар Союзы) бу хәрәкәткә 1966 елда кушылган.


Фикер өстәү