Эш һәм аш. Президент эшмәкәрләрнең хәлен белеште

«Кеше башын бутамагыз!» Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр белән очрашуда җитәкчеләргә әнә шулай дип белдерде. Ул үз тамагын үзе туендырып яшәүчеләрдән йөз чөермичә, киресенчә, аларга ярдәм итү җаен эзләргә кушты. Кайвакыт моның өчен бер сүз дә җитә. Бигрәк тә Президент әйтсә!

«Вазгыять үзгәрде. Бүгенге шартларда кече һәм урта бизнеска эшләргә тиешле шартлар тудыру мөһим. Моның өчен федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге программалар җитәрлек. Мин дә сезне тыңларга әзер», – диде Рөстәм Миңнеханов Биектау районында узган чарада. Ә эш кешесенең кыенлыклары җитәрлек. Быелның 11 аенда Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилгә 3 меңнән артык зар хаты килгән. «Аларның 70 процентын тиз арада хәл итә алдык», – диде вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев. Борчулы эшмәкәрләрне очрашуга да чакырганнар.

Заманасына күрә – чире, дигәндәй, «Полладиум» аудиторлык оешмасы вәкиле Алсу Гобәйдуллина республика җитәкчесенә көн кадагында торган мәсьәлә белән мөрәҗәгать итте.

– Бүген эшмәкәрләр дә, оешмалар да мобилизацияләнгән солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдә шактый зур эш башкара. Медицина кирәк-яраклары белән дә, кием-салым белән дә булышырга тырышабыз. Тик шунысы бар: бушлай ярдәм итүгә киткән чыгымнарга салым түләргә кирәк. Бу – гадел түгел, – диде Алсу Гобәйдуллина.

Президент хәрби хезмәткә китүчеләргә ярдәм итүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Моңа бәйле мәсьәләләрнең күбесен бюджет кысасында хәл итәргә тырышабыз. Әмма оешмалар, эшмәкәрләр ярдәменнән башка булмый», – диде ул. Хәйрия белән шөгыльләнүчеләрне салымнан азат итү бездән генә тормаганын аңлап, сорауны Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховка юллады. Мәсьәлә урында ук хәл ителде. Баксаң, әлеге эчтәлектәге канун әле күптән түгел, ноябрь азагында кабул ителгән икән инде. «Хәзер бушлай ярдәмгә салым юк. Канун кире көчкә ия һәм ул быелның 1 гыйнварыннан эшли», – диде Айрат Фәррахов.

Киләсе җәйгә республика паркларын һәм скверларын да үзгәрешләр көтә. Биредә ял итү өчен мөмкинлекләрне тагын да арттырачаклар. Рөстәм Миңнеханов кирәкле документларга үзгәрешләр кертү өчен ике ай вакыт бирде. Түбән Камада эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Илнар Сираев ял мәйданнарында үз эшеңне оештырып булмаудан зарланды. «Башкаладан аермалы буларак, республика парклары һәм скверларында сәүдә генә рөхсәт ителгән, башка хезмәтләр, гомумән, юк. Югыйсә, җәен – шул ук сәпид, кышын чаңгы-чананы арендага биреп булыр иде. Паркта тәм-том ашап йөрергә генә димәгән. Чәчтарашлар да, мәсәлән, җәй көне рәхәтләнеп паркларга чыгып эшләргә риза. Тик бу ярамый», – диде Илнар Сираев. Мәсьәләгә Татарстан шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Җиһаншина ачыклык кертергә тырышты. Аның әйтүенчә, гамәлдәге канун нигезендә парклар һәм скверларда сәүдә рөхсәт ителә, ә башка төр хезмәтләр – юк. «Ярамыймы, әллә мондый хезмәтләр күрсәтү законга кертелмәгәнме?» – дип сүзгә кушылды Президент. «Законда бу юк», – дигән җавап ишеткәч, җитәкчегә кеше башын бутамаска киңәш итте. «Тыелган белән законда күрсәтелмәгәнне бутамагыз. Бу – икесе ике нәрсә. Прокурор биредә. Бергәләп киңәшергә дә гамәлдәге законга үзгәрешләр тәкъдим итәргә кирәк. Моның өчен күпме вакыт кирәк? Ике ай вакыт бирәм, 15 февральгә кадәр әлеге мәсьәләне хәл итегез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Әлмәт эшмәкәре Әлфия Гобәйдуллинаның үз баш авыртуы. Баксаң, киоск, павильон ише кечкенә сәүдә нокталары чүп чыгарган өчен зур кибетләргә караганда да күбрәк түли икән. «Минем кечкенә кибетем бар. Без стационар булмаган сәүдә ноктасы булып саналабыз. Каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен бик зур суммада акча исәплиләр. Көндәшлек өчен тигез шартлар булырга тиештер бит. Тарифларга бәйле документларда хата китмәдеме икән?» – дип зарын җиткерде ул. Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин әйтүенчә, тариф – күктән алган сан түгел. «Без ел дәвамында төрле сәүдә объектларында күпме көнкүреш калдыгы чыкканын тикшердек. Язын – язга, җәен – җәйгә чүп чиләкләрен бушатып, үлчәп бардык», – диде министр. Рөстәм Миңнеханов исә, гаеп атта да, тәртәдә дә, дигән фикердә. «Әлеге мәсьәлә миңа кадәр барып җиткән икән, димәк, тагын бер кат карап тикшерергә кирәк. Барысы да гадел булырга тиеш. Эшмәкәрләрнең шиге бар икән, яңадан үлчәгез. Тарифларны күрше төбәкләр белән чагыштырып карарга да кирәк», – диде ул.

Нурлат районы эшмәкәре Илсур Мөхәммәдьяровның үтенече Фәрит Габделганиевны кызарырга мәҗбүр итте. «25 ел буе автомобиль запас частьлары сату белән шөгыльләнәм. Салымнарны вакытында түлим, башкаларны эшле итәм. Тик мондый гаделсезлекне моңарчы күргәнем юк иде. Шәһәрне төзекләндергән

вакытта минем кибеткә юлны ябып, тротуар ясап куйдылар. Хәзер машина белән якын килә торган да түгел. Шуның аркасында керемем икеләтә кимеде. Тугыз эшченең икесен кыскартырга туры килде», – дип сөйләде ул. Җирле җитәкчегә сүз биргәч, эшмәкәрнең башкарма комитетка мөрәҗәгать итмәвен әйттеләр. «Кибетне юлга тоташтыруда кыенлык бармы-юкмы, булса, хәл итү җаен табыгыз», – дип озакка киткән сүзгә нокта куйды Президент. Фәрит Габделганиевка мөрәҗәгать итеп: «Көндәлек тәртиптә хәл ителәсе мәсьәләне бу дәрәҗәгә күтәреп, бөтен республика алдында оятка каласың. Башка эшең беттеме әллә? Син шуның өчен дә Президент ярдәмчесе бит, эшләргә кирәк», – диде.

Президентка өчпочмак турында мультфильм да күрсәттеләр. Башкалада урнашкан анимация студиясе җитәкчесе Артур Шамшадинов сабыйлар өчен тәрбияви мультфильмнар төшерүләре турында сөйләде. Өчпочмак турындагысы, мәсәлән, ризык белән уйнамаска өйрәтә. Без акча сорамыйбыз, дип залда утыручыларны көләргә мәҗбүр иткән егет республикада төрле проектларны тормышка ашырганда бу эшкә үзе кебек яңача фикер йөртүчеләрне дә җәлеп итүләрен сорады. Бары тик шул гына!

– Хәл итә алмаслык мәсьәләләр юк, – дип очрашуга йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов. – Без эшмәкәрләргә тиешле шартлар тудырырга тиеш. Алар үзләрен дә, башкаларны да эшле-ашлы итә бит. Без алга таба да эшмәкәрләргә ярдәм итәчәкбез.

Кыен хәлдә калган эшмәкәр Илсур абыйның да кәефен күтәрергә тырышты ул. «Барысы да әйбәт булачак», – диде Президент кибет хуҗасына.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү