Кытай юане, әллә инде Алтын акча: тышкы сәүдә өчен кайсы валютаны сайларга?

Россия Үзәк банкы доллар һәм евродан тулысынча баш тарту турында ныклы карарга килде. Регуляторның отчетында алдагы өч елда резерв валюталары булып саналган Көнбатыш кәгазьләреннән мөмкин булган дәрәҗәдә арыну турында мәгълүмат бар. «Девалютизация» дип аталган шаукымны башлап җибәрү экспорт компанияләренә йөкләнә. Алар үз товарларын башка илләрнең акчаларына сатарга тиеш булалар. Шуннан соң илгә доллар һәм евро агымы туктала. Дәүләт компанияләре дә саклык акчасын «агулы» валюталарда түгел, башка юл белән саклауга күчәргә тиешләр. Россия компаниясе сумнарда сакларга тиештер инде табышын. Бу карарга китергән сәбәпләр бик аңлаешлы. Банк хисабына кергән электрон валюталарга чит илләрдән товар сатып алу бик кыен. Бигрәк тә стратегик яктан әһәмиятле товарларга юл бикле. Аннан соң Америка банклары, акча Россия банкы хисабында торса да, бик җиңел генә аны туңдырып куя алалар. Андый хәвефле шартларда «кәнфит кәгазе»нә әйләнеп барган валюталардан теләсәң-теләмәсәң дә качарга туры килә. Россиягә бит хәтта кәгазь доллар һәм евро да бирмиләр. Капчыклап акча ташып та товар кайтарта алмыйсың.

Вазгыятьнең кыен һәм хәтта куркыныч та ягы шунда: тышкы сәүдә өчен кайсы валютаны сайларга? Кытай юане тотрыклы түгел, үз икътисадлары кебек чайкалып тора. Аннан соң икътисадыңны Кытай акчасына күчердеңме, ул державага бәйле буласың. Кытайлар болай да юаньне файдалану мөмкинлекләрен чиклиләр, кыенлыклар тудыралар. Сәүдәне нигездә Азия юлбарысы булып саналган гигант белән генә алып барырга туры киләчәк. Безнең чималны арзанга таләп итәчәкләр, үз товарларын гына сатып алуны сораячаклар. Кытай өчен файдалы, безнең өчен авыр шартлар туачак.

Хәзерге глобаль кризис, икътисадлар чәкешү, һәр илнең юрганны үз өстенә тартуы шартларында ышанычлы валюта булмау – бик зур проблема ул. Әйе, экспортны сумнарга көйләргә тырышып карарга була. Әмма Россиягә андый бонус бирергә атлыгып торган илләр бик күп күренми әле. Газны Көнбатышка сумнарга сатып карадык бит инде. Базарны югалттык диярлек, бары шул гына.

Бу катлаулы вазгыятьтән чыгу юлы бар ул үзе барын. Алтын акчага күчәргә мөмкин. Теоретик яктан караганда, иң дөрес юл шул. Үз чималыңны алтынга сатасың, алтын тәңкәләр коясың, шулар күләмендә алтын стандартка буйсынган кәгазь акча да басып була. Соңгысы ышанычлы түгел, чөнки кәгазьне алтынга караганда күбрәк басып алдарга мөмкиннәр. Әмма алтын акчага бөтен дөньяның финанс системасы каршы. Ул гамәлгә керсә, ислам шәригате кысасында гына эш йөртеп була: процентлар бетә, фонд базары юк ителә. Спекуляция ярдәмендә җиңел генә баеп китә алмыйсың. Агымдагы вазгыятьтә моның белән бер олигарх та килешмәячәк. Ә хакимлек әлегә шулар кулында.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов   


Фикер өстәү