Кыйммәтле чакрымнар: Татарстанда юл эшләренә күпме акча сарыф ителгән?

Быел Татарстанда юл эшләренә 193 миллиард сум акча сарыф ителгән. Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин сүзләренә караганда, агымдагы елда республикада 443 чакрым озынлыкта төбәк һәм 630 чакрым җирле әһәмияттәге юллар төзекләндерелгән. Моннан тыш авылларга илтүче 120 чакрым юл яңартылган. Бу эш республикада гамәлдә булган өч социаль программа кысаларында башкарылган.

– «Сыйфатлы куркынычсыз юллар» илкүләм проекты кысасында быел башкалада 33,8 чакрым озынлыктагы алты урам юлы төзекләндерелде. Моңа 2 миллиард сум акча сарыф ителде, – ди министр урынбасары.

Киләсе елда әлеге проект кысасында юл эшләрен башкаруга 11,2 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Шуларның 4,7 миллиард сумы – федераль казнадан, 6,5 миллиард сумы республика бюджетыннан бүленгән. Әлеге акчаның 5,8 миллиард сумын – шәһәр агломерацияләренең транспорт тармагын үстерүгә, тагын 1,4 миллиард сумын эре инфраструктур проектларны тормышка ашыруга сарыф итмәкчеләр. Әлеге проект нигезендә киләсе елда 26 күперне дә төзекләндерергә җыеналар.

Чукин сүзләренә караганда, «Сыйфатлы куркынычсыз юллар» илкүләм проекты буенча киләсе ел азагына кадәр җирле әһәмияттәге юллар саны 51,6 процентка артырга тиеш. Тиешле нормативларга җавап биргән шәһәр юллары күрсәткечен дә 85 процентка кадәр җиткермәкчеләр.

Артем Чукин Вознесение тракты язмышына да ачыклык кертте. Аны 2024 елда төзеп бетерергә планлаштыралар. «Тиешле финанс чыганаклары булса, без аны контрактта күрсәтелгән вакытта өлгертергә тырышачакбыз», – ди министр урынбасары.

Билгеле булганча, Вознесение тракты 2021 елның җәендә төзелә башлады. Быел март аенда аның икенче этабына керештеләр. Казанда Гвардия урамыннан алып Җиңү проспектына кадәр 4 чакрым һәм Җиңү проспектыннан М7 трассасына кадәр 8 чакрым озынлыкта юл салынды.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү