Бүген Катарда бара торган гадәттән тыш кыйммәткә төшерелеп оештырылган футбол буенча дөнья чемпионаты кешелек җәмгыятенең акылдан язып баруын дәлилли торган бик күп фактларга бай. Тупны кешеләрнең кайсы төркеме яхшырак тибүен ачыклау өчен барган берничә көнлек уеннарны үткәрергә 220 миллиард доллардан артык акча чыгарып салу үзе үк түбә кыйшаюның бер билгесе булып тоелмыймы сезгә?
Юк, юк, бу юлларның авторы һич кенә дә футболга каршы түгел. Яшьлектә ул үзе дә туп тибәргә ярата иде. Әмма бөтен эшен ташлап, диванга яткан хәлдә кемнеңдер җиңүе өчен җан атып яисә җиңелүе өчен йөрәге әрнеп вакыт үткәрүчеләрне аңлый алмый. Футбол бар, фанатиклык бар. Болар икесе – ике нәрсә. Сыра эчеп, корсак үстергән ирләрнең спортка ниндидер катнашы бар, дип әйтеп булмый бит инде.
Чемпионат асылда, әнә шул фанатиклыкны үстереп, массаларның аңын томалап торуга хезмәт итә. Футбол трансляциясен карау өчен, бар планета халкының күпчелеген телевизор каршына кадаклап куя аласың икән, димәк, син аларга йогынты ясый аласың, идарә итә аласың, теләсә нинди фикерне (хәтта ул аек акылга сыймый торган булса да) сеңдерә аласың. Адәм баласы гипнозлана, үз алдына «нәрсә хакына» дигән сорауны куюдан туктый. Әйтик, бер генә гарәп тә: «Нәрсә хакына Согуд Гарәбстанының тәхет варисы бер матчта җиңгән өчен генә җыелма команданың һәр футболчысына кыйммәтле Rolls Royce Phantom машинасы бүләк итте?» – дигән сорауны куеп азапланмый. Факт үзе исә аяк тубы тибүчеләрне (футбол татарчага шулай тәрҗемә ителә, гарәпләр футбол дигән сүз кулланмыйлар «күратәл кадами» диләр, ягъни «аяк тубы») шундый югарылыкка күтәрә: алар символга, соклану объектына, кумирларга әвереләләр.
Чынлыкта Согуд җыелма командасы чемпионатта бик әллә ни зур уңышларга ирешә алмады. Әйтик, ярышларның 1/8 өлешендә алар юк. Гарәп илләреннән бер Марокко гына – исемлектә. Марокко җанатарлары исә чемпионатта үз илләре җыелма командасының испаннарны җиңүен француз шәһәре Лилльдә шундый итеп билгеләп үтте: юл хәрәкәте ябылды, берничә урында янгыннар чыкты, ахыр чиктә полиция белән бәрелешкә керделәр. Фанатлар һәрвакыт үзләрен шулай тота, моңа хәзер гаҗәпләнмибез дә инде.
Менә шул хәлгә китерелгән кешеләрне бозык идеяләр сеңдерү өчен файдалану бик җиңел. Хәзер Җир шарында иң зур проблема дип нәрсәне күз алдына китерәсез? Нәрсә генә уйласагыз да, ялгыштыгыз. Дөньяны үз кулларына төшереп, халыклар өстеннән коллар белән идарә иткән кебек идарә итәргә теләүчеләр сезнеңчә уйламый. Алар иң зур проблема дип ЛГБТ – җәмәгатьчелекнең хокуклары бозылуны саный. Пропаганда нәтиҗәсендә акылдан язып, җенси бозыклыкның иң түбән төрләрен яшәү рәвеше итүчеләр киң хокуклардан файдаланырга тиеш, аларны кимсетә торган сүз әйтергә ярамый, киресенчә, түбәннәрнең яшәү рәвешен байрак итеп күтәрергә кирәк. Болар хәзер – дөньяда өстенлек иткән рәсми пропаганданың төп нигез ташы. Менә карагыз: Олимпия комитеты президенты Томас Бах шундый таләп куярга җыена: «Хәзер һәр илнең җыелма командасында ЛГБТ вәкилләре кимендә ун процент булырга тиеш».
Гейлар һәм лесбиянкаларның спортка нинди катнашы бар? Бер катнашлары да юк. Бары тик спорт аша бозыклыкны пропагандалау гына җиңел һәм үтемле. Сез, бәлки, Көнбатышта гади халык «зәңгәр»ләр һәм «алсу»ларны үлеп ярата дип уйлый торгансыздыр. Күптән түгел генә Америкадагы Колорадо-Спрингс каласында урнашкан гей-клубта – ЛГБТ-культураның үзәге булган урында – һөҗүм итеп, кешеләрне атып үтерделәр һәм җәрәхәтләделәр бит әле. Аларга мәхәббәт сәбәпле эшләнмәде инде ул гамәл. Ә сәяси лидерлар һәм йогынты ияләре ЛГБТны яратырга гына түгел, кешеләрнең массакүләм шулар сафына басуына ирешергә дигән максат куйды. Шул маскатка бар сәнгать хезмәт итә, балалар өчен мультфильмнарга кадәр күпләп эшләнә. Төркиядә һәм тагын 15тән артык илдә, мәсәлән, Disney студиясендә эшләнгән «Гаҗәп дөнья» дигән мультфильмны ЛГБТ пропагандалаганы өчен тыйдылар. Тыелмаган мультфильмнарда да бозыклыкка өйрәтү яшерен генә кертелеп җибәрелә һәм аны бездәге балалар да карый.
Америка ЛГБТ-активисты Джеффри Марш күптән түгел генә: «Биологик җенес ул – фейк», – дип игълан итте. Ягъни без, нормаль кешеләр, үзебезне ирләр, хатыннар дип уйлап бик нык ялгышабыз. Әлбәттә, аерым бер кешенең андый сүзләрен юләрлеккә санап игътибар итмәскә дә була. Соңгы көннәрдә генә Россиянең Оттавадагы илчесе Олег Степановны Канаданың Тышкы эшләр министрлыгына чакырып «пешекләделәр». Ул «Твиттер»да бер комментарийда Канаданың спорт министры, лесбиянка булганын яшермәүче Паскаль Сент-Онжның бу дөньяга ничек килүен исенә төшергән. Бары шул гына.
Күрә торгансыздыр: спорт һәм ЛГБТ бик тыгыз бәйләнгәннәр. Катардагы футбол буенча дөнья чемпионатында да бу ачык күренде. Катар, ни дисәң дә, мөселманнар яши торган ил бит инде, шуңа күрә гей-активистларга һәм үзара сөешүче хатыннарга анда туарылырга бик үк ирек бирмәделәр. Көнбатыш журналистлары һәр адымда мөселманнарның бу җәһәттән артта калган булуларын, кеше иреген кысуларын искә төшерергә, уклар атарга тырышты. Катарның энергетика министры көнбатышлы репортер белән әңгәмә вакытында: «Сез безгә туристлар буларак килә аласыз. Проблема юк. Ләкин сез мине: минем динемне, минем иманымны үзгәртергә, минем илемдә минем гаиләм Көнбатышка ярарга тырышып кына гомосексуалистларның хокукларын хөрмәт итәргә, ислам законнарын үзгәртергә тиеш дип расларга телисез икән – монысы беркайчан да булмас», – диде.
Шуңа карамастан чемпионат мәйданын ЛГБТ-пропаганда урынына әверелдерү омтылышлары барыбер булды. Португалия – Уругвай матчы вакытында уен кырына ЛГБТ флагы күтәргән бер ир йөгереп чыкты. Германиянең җыелма командасы, кырга тулы составта чыкканда, авызларын каплап чыкты, янәсе гей-пропаганда тыелу уңаеннан телләрен тешлиләр. Аларга җавап итеп атаклы Катар докторы Хәммүд ән-Нәүфәли: «Катар сезгә авызларыгызны капларга кушмады. Катар сездән лаеклы ирләр булып калу өчен башка урыннарыгызны каплауны һәм немец җәмгыятен демографик үлемнән коткаруыгызны сорый», – диде. Чынлап та, ЛГБТ таралган илләрдә демографик кризис куркыныч масштаблар алып бара. Бозыклык байрагын югары күтәргән Канада 2025 елдан башлап ел саен үзенә 500 мең мөһаҗир китерергә планлаштыра, чөнки балалар аз туу сәбәпле, икътисадны үстерергә эшче куллар җитешми. Башка Көнбатыш илләре дә шундый ук проблемалар кичерәләр.
Кешегә бертуктаусыз «син дуңгыз» дип кабатлап торсаң, ул, чынлап та, үзен дуңгыз дип тоя башлый, диләр. ЛГБТ-пропаганда нәкъ менә шуңа исәп тота да: мөмкин булган барлык тишекләрдән дә «ирләр юк, хатыннар юк» дигән тавышлар ишетелә. Моңа шик белдерүчеләр, томана, ирекне кысучылар, дип тамгалана. Массаларны үзенә иң күп җәлеп итүче спорт ярышлары мәйданы нәкъ менә шуңа күрә идея көрәшенең төп урынына әверелә дә. Моннан утыз еллар элек европалыларга бу хәлләр турында әйтсәң, ышанмаслар иде. Хәзер табигый итеп кабул ителә. Кешелекнең деградациясе куркыныч дәрәҗәгә җитеп килә.
Рәшит Фәтхрахманов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat