Рөстәм Миңнеханов Донецк Халык Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Донецк Халык Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Исегезгә төшерәбез, Денис Пушилин Татарстанга эш сәфәре кысаларында Татарстан машина төзелеше форумы чараларында катнашты.

«Татарстан Луганск Халык Республикасы белән Лисичанск шәһәрен торгызу өлешендә актив хезмәттәшлек итә. Донецк Халык Республикасы белән багланышлар үсешенә дә шат булачакбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов, кунакка мөрәҗәгать итеп.

Очрашу барышында Татарстан Президенты һәм Донецк Халык Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ике төбәкнең хезмәттәшлек планындагы кызыклы юнәлешләр турында фикер алыштылар.

«Металлургия, энергетика, машина төзелеше һәм компонентлар җитештерү, мәгълүмат технологияләре һәм башка инновацион юнәлешләр өлкәсендә безнең төбәкләр арасында элемтәләрне үстерү өчен зур потенциал бар», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында Денис Пушилин республика җитәкчелегенә ДНР делегациясенә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде.

«Без шулай ук төбәкләр белән икътисадый элемтәләр урнаштырырга телибез. Донецк Халык Республикасы сәнәгате үз өлешен кертергә әзер», — дип нәтиҗә ясады ДНР Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

/ТР Президенты Матбугат хезмәте


Фикер өстәү