Яшь дизайнерлар “Я на стиле” проектына чакырыла

Мәгариф һәм тәрбия башлангычларына ярдәм итү буенча “Народный проект” фонды “Я на стиле” проектын булдырган. Ул Президентның Мәдәни башлангычлар фонды грант конкурсында җиңгән.

“Я на стиле” проекты җәмгыять өчен иң кирәкле әйбер – кием-салым өчен идеяләр, үрнәкләр тәэмин итә.
Яшь дизайнерлар заманча тегү фабрикалары, остаханәләр һәм дизайнер ательеларында үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтәчәк. Проектта катнашучылар 4 ай эчендә үзләренең коллекциясен чыгарачак.

Проектка эләгү өчен кастинг узарга кирәк.

Анда катнашуга гаризаны илнең теләсә кайсы почмагыннан online тапшырырга мөмкин. Барлык мәсьәләләр буенча почта аша (e-mail: vmeste@fondnp.org) мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булдырылган.


Фикер өстәү