Әфганстанда югалган Татарстан солдаты турында фильм белән таныштыру булды

“Татмедиа” акционерлык җәмгыятендә “Последний бой Ильшата Гарайханова” дигән документаль фильм тәкъдим ителде. Фильм Мамадыш районы егете – Әфганстанның Бамиан провинциясендәге каты сугыш барышында хәбәрсез югалган хәрби-десант гаскәрләре рядовоена багышланган.

“Ильшат Гәрәйханов язмышы минем өчен шәхси мәсьәләгә әйләнде. Мөстәкыйль тормыш юлымны Казан Суворов училищесында башлап җибәрдем. Якын дусларым – барысы да татарлар иде. Гомумән, Татарстан һәм аның халкы минем биографиямдә зур урын алып тора. Шуңа күрә Илшатның апасы Алсу шалтыраткач, ярдәм кулы сузудан һәм кадерле туганының язмышын ачыклаудан баш тарта алмадым”, – диде фильмны тәкъдим итү барышында Хәрби әсирләр һәм хәбәрсез югалганнар буенча ведомствоара комиссия белгече Александр Лаврентьев.

Илшат Гәрәйханов 1982 елның августында хәбәрсез югалган. Ул тере солдатлар арасында да, яралылары, һәлак булганнары арасында да табылмаган. Документаль фильмның эчтәлеге бөртекләп җыелган. Аның нигезен солдатның туганнары һәм полкташларының, шулай ук соңгы сугышта катнашкан әфган мөҗәһитләренең хатирәләре тәшкил итә.

24 августта бер төркем хәрбиләр, шул исәптән Илшат Гәрәйханов дошманнар отрядын эләктерү максатыннан засада оештыру өчен билгеләнгән. Әмма бер үсмер совет солдатлары хәрәкәтен күреп алып, мөҗәһитлар отряды командирына засада әзерләүләрен әйткән.

“Ул көнне бик яхшы хәтерлим – без батальонга ял итәргә килдек. Сугыш турында төш күреп ятам. Төш аралаш батальонны тревога буенча уятуларын аңладым. Засада оештырылган йортка киттек: барып җиткәч, кычкыра-кычкыра егетләрне эзли башладык. Илшатны тапмадык”, – дип сөйләп үтте аның белән бергә хезмәт иткән Александр Митрофанов.

Фильм төшерү группасы Әфганстанда мөҗәһитлар отряды командирының әле һаман исән булуын ачыклауга ирешкән.

“Моннан кырык ел элек булган вакыйгаларда турыдан-туры катнашучыларны табуыбыз безнең өчен иң зур тетрәнүгә әйләнде. Дошманнар отряды командиры белән очраштык. Илшатның фотосын күрсәтүгә, ул теге сугышның ничек узуын, егетнең ничек яралануын һәм мәетенең кайда җирләнүен җентекләп сөйләп бирде”, – дип уртаклашты Лаврентьев.

Бамиан провинциясе губернаторы хәбәрсез югалган солдат турында белеп алгач, Татарстан егетенең җирләнгән урынын казырга рөхсәт биргән. Шуннан соң төркем солдатның җәсәдләрен эзли башлаган. Ләкин шаһитларның җентекләп сөйләп бирүләренә карамастан, җирләү урынын табуга ирешелмәгән.

“Аны җирләгән урында яңа юл салынган һәм йөзләрчә кубометр туфрак өелгән. Шуңа күрә, кызганычка. солдатның җәсәден таба алмадык. Аны инде беркайчан таба алмавыбызны аңлауга ук Илшатның апасына хәбәр иттек. Ул барыбер безгә рәхмәтләрен җиткерде. Әсирлектә газапланып түгел, ә сугышта һәлак булуын белгәч, гаиләсенең барыбер җиңелрәк сулыш алып куйганлыгын әйтте”, – дип билгеләп үтте фильм авторы, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр ветераны Евгений Барханов.

Солдат турында документаль фильм йөзләрчә кешенең иганә акчасы хисабына төшерелгән.

Сүз уңаеннан, Әфганстанда Россиядән 260тан артыграк солдат хәбәрсез югалган. Шуларның өчесе – Татарстан егетләре. Болар: Чаллыдан – Юрий Быков, Әлмәттән – Хәмбәл Гамбаров һәм Мамадыш районыннан Илшат Гәрәйханов.

/Татар-информ


Фикер өстәү