Россия армиясенең көчәйтелүе, ә Кием режимының, киресенчә, көчсезләнеп калуы Украинадагы низагның борылыш ясавын күрсәтә. Бу хакта Американың Newsweek басмасы яза.
Язма авторлары фикеренчә, Россия 2023 елның җәенә Харьков, Херсон өлкәләрен һәм Донбассның калган өлешен үзенә кире кайтарачак.
“Россия армиясе иң заманча корал белән тәэмин ителгән. Көнбатыш илләренең матбугат чыганаклары бик теләсә дә, рухы да сынмаган. Ә менә Украина үз мөмкинлекләрен файдаланып бетергән, хәзер ул тулысынча Көнбатышның хәрби ярдәменә бәйле”, – диелгән язмада.
Америка генералы Марк Милли белдергәнчә, Украина кулыннан килгәннең барын да эшләп караган инде.
Басма күзәтүчеләре фикеренчә, Украина халкының газаплануларын дәвам итү урынына низагны сөйләшүләр нигезендә тәмамлау чын мәгънәсендә әхлакый гамәл була алыр иде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat