«Мәйданга чыгып тузгый башлаганнар»: Монгол халкына ни җитми?

Яңа атна гыйсъянчылыкның яңа күтәрелеше белән башланды. Бу юлы тын гына яшәп яткан монгол башкаласы фетнә үзәгенә әверелде. Кытайда монгол ташкүмерен урлауда катнашкан чиновниклар үлем җәзасына тартылды, чиннар Монголиянең Премьер-министры Лувсаннамсрайну Оюун-Эрдэнэга бу эшкә катнашы булган монгол түрәләренең исемлеген ачты дигән хәбәр протестка этәргеч бирде. Берничә көн элек үк шул уңайдан монгол яшьләре мәйданга чыгып тузгый башлаган икән инде. Әмма ул хакта иң эре монгол мәгълүмат агентлыклары берни дә хәбәр итмәгәннәр. Яңалык Россия мәгълүмат кырына чыккач та, әле илнең төп мәгълүмат агентлыгы Монцамэ берни дә эндәшми, диләр. Монголия Конституциясе буенча, дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары тота алмый. Дәүләтнеке булмаган агентлыклар да, күрәсең, уңайсыз хәбәрләрне мәйданга чыгарудан сакланалар. Димәк, чиновниклар кулында аларга тәэсир итү чаралары бар.

Россиянең мәгълүмат кырына фетнә турындагы беренче хәбәр, баш күтәрүчеләр Хөкүмәт йортын яуларга тырышалар, дигән сүзләр белән килеп керде. Ярсыган халык 44 триллион тугриклык (12,9 миллиард доллар) ташкүмер урлаган коррупционерларны ачыклау таләбе куйды. Премьер-министрның караклыкны тикшерү өчен эшче төркем төзүе, аның составына баш күтәрүчеләрне дә чакыруы хакында хәбәр күренгәч тә, протест тынмады, гыйсъянчыларның агрессивлыгы арта гына, диделәр. Идарә итүче Монгол халык партиясе лидеры Дашзэгвийн Амарбаясгаланның күмер караклары арасында хөкүмәтнең һәм ведомстволарның 15 вәкиле барлыгын әйтүе дә эшкә нокта куймады. Дүшәмбе киченә башкала губернаторының демонстрацияне көч кулланып куып тарату турында фәрманы да билгеле булды.

Караклык масштабы кайбер аналитикларда шик уятты. 12,9 миллиард долларлык ташкүмер урлау өчен, бюджетка бер тугрик та түләмичә, ел ярым буена барлык экспорт керемен үз кесәңә салып барырга кирәк, диючеләр күренә. Әмма Кытайда каракларны җәзалап үтерүләрен, андый процессларның озак баруын исәпкә алсак, сүзнең бик күп еллар дәвамында урланган акчалар турында баруын аңларбыз.

Фетнә уңаеннан «Кем кулы уйнады?» дигән сорау туа бит һәрчакта да. Берсе – Кремль аркадашы, икенчесе АКШның дәүләт департаменты тарафдары булган элекке ике президентка шик төшә икән. Ялдагы президентлар фетнә турында күпме беләдер, әмма андый стихияле күтәрелешләрне аерым кешеләр оештыра алмый. Идарәче түрәләрнең аяусыз талавыннан интеккән халык массалары урамга ничек җыелганнарын үзләре дә аңламый кала. Гамәлдәге җитәкчелек исә җаваплылыкны үз өстенә алырга курка. Кемнәргәдер төртеп күрсәтеп котылмакчы була. Башланган фетнә дилбегәсен, чынлап та, элекке җитәкчеләр кушуы буенча кемнәрдер үз кулына алырга тырышырга мөмкин, әлбәттә. Фетнә җиңгән очракта яңа лидерлар я Мәскәү, я Пекин, я Вашингтон кубызына биергә тотына да алалар. Чит дәүләтләр үзләре яклы лидерларны финансларга да мөмкин, әмма фетнә өчен алшартны һәрвакытта да гамәлдәге идарәчеләр үз сәясәтләре белән тудыра. Монгол фетнәсенең кая кадәр барып җитәсен әйтеп булмый. Мөгаен, ул бастырылыр, әмма ризасылык өчен җирлек барыбер калыр.

                                      Рәшит Фәтхрахманов 


Фикер өстәү