Онлайн дару. Интернеттан дәва эзләү нәрсәсе белән куркыныч?

Берсе фәлән дару ярдәмендә яман чирдән коткарырга вәгъдә итә. Икенчесе витаминлы эремә белән иммунитетны ныгытмакчы. БАД эчертеп, балага узарга ярдәм итәргә теләүчеләр дә шактый. Халыкны социаль челтәр аша дәваларга маташкан «белгеч»ләр тәкъдим иткән могҗизаларның берничәсе генә әле бу. Аларга ышану нәрсәсе белән куркыныч? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.

«Могҗиза» бәясе

Арча районында яшәүче Зөлфия Вәлиеваның (исеме үзгәртелде) соңгы арада хастаханә юлыннан кайтып кергәне юк. Моннан ярты ел чамасы элек танылган бер блогердан детокс-программа алып эчкән булган ул.

– Балачактан бирле эчәклекләр белән проблема миндә. Гел дару эчеп, дәваланып яшим. Сторисларында бик мактый торгач, бер блогердан 6 мең сумга детокс-программа сатып алып эчеп карарга булдым. Башта файдасы булды кебек. Тынычлап ашый, эчә башладым, организм җиңеләйгәндәй булды. Әмма, бер атна дигәндә, хәлем авырайды. Эч катты, сару кайнарга тотынды. Теге блогерга язгач: «Организм ияләнеп беткәнче генә шулай була ул, борчылма. Эчәклек шул рәвешле чистара», – диде. Бер курсны булса да алып бетерим инде, дип тагын теге даруларны эчә башладым. Икенче көнгә инде бөтен тәнем шешенеп чыкты. Шуннан теге блогер да сорауларыма җавап бирми башлады. Хәзер табибтан кайтып кергәнем юк. Аларны җаваплылыкка тартыйм дисәм дә, ерып чыга алмаячакмын. Аңа түгел, яшәргә дә хәлем юк. Үземдә дә гаеп бар, – ди әңгәмәдәшем.

Йөзең кыек булганга, көзгегә үпкәләмиләр дигәндәй, күпләр әнә шулай, үзем сатып алдым – үзем гаепле, ди дә бетерә, эшне зурга җибәрми. Шуңа да социаль челтәрләр аша халыкны «дәвалап» ятучы белгечләр сафы артканнан-арта бара бүген. Араларында фаш ителгәннәре бик сирәк.

Хәтерләсәгез, күптән түгел генә танылган социаль челтәрләр аша халыкны БАДлар ярдәмендә «дәвалаган» блогер Елена Корнилованы җаваплылыкка тарттылар. Аннан 13 мең сумга БАД сатып алган хатын аздан гына үлемнән калган. Катнашма составында никотин кислотасы нормадан 20 тапкыр (!) күбрәк булып чыккан. Тикшерә торгач, аның югары белем турындагы дипломнары да ялган булып чыккан.

Мондый очраклар турында сөйли, кисәтә торалар. Аларга колак салучы гына аз. Яшерен-батырын түгел, хәзер күпләр кан китү, баш әйләнү кебек җитди билгеләр күзәтелгәндә дә, иң беренче эш итеп, төрле форумнарга, киңәш-табыш сәхифәләренә кереп, ярдәм сорарга ашыга. Шуңа халыкның социаль челтәрләр аша эш итүче блогер-»белгеч»ләрнең киңәшләренә сукырларча ышануына да гаҗәпләнерлек түгел кебек. Арабызда чирне үзлегеннән генә җиңәргә маташучылар да шактый. Газетабызның социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә бу уңайдан махсус сораштыру уздырдык. Анда да фикерләр аерыла (рәсемдә. – Д.Г.).

– Сүзгә ышанып, могҗиза көтү бик җиңел. Миңа фәлән сум акча биреп, теге даруны сатып алыгыз да, берничә сәгатьтән инде аякка басачаксыз, дисәләр, кеше шуңа ышана. Аңа шулай уңайлырак һәм җиңелрәк. Белгечкә күренергә барсаң, тырышырга, ул кушканнарны төгәл үтәргә кирәк бит. Чын белгеч беркайчан да нәтиҗә өчен гарантия бирә алмый. Чөнки ул кешенең үзеннән тора, аның моңа ирешү өчен күпме көч куюы, әйткәннәрне төгәл үтәвенә дә бәйле. Шуңа күрә сезне тулысынча дәвалыйм, тиз арада аякка бастырам дигән сүзләргә шикләнеп карарга кирәк, – ди клиник психолог Эльмира Мияссарова.

Табиб алай эшләми

Халыкны онлайн рәвештә дәвалау белән шөгыльләнүче белгечләр нәрсәгә таянып эш итә? Бөтенләй башка юнәлештә эшләүче блогерлар үз сәхифәсендә дәвалану турында реклама урнаштырганда бу препарат, алымнарны алдан сынап карыймы? Бу сорауларыбыз һавада эленеп калды. Ник дигәндә, «ВТ» хәбәрчесе элемтәгә кергән онлайн-»табиб»лар бу сорауларга җавап бирүдән баш тартты. Танылган блогерлар да юк-бар сәбәп табып, бу сораулардан качу ягын карады. Ә менә халык белән турыдан-туры эшләүче тәҗрибәле табибларның бу уңайдан әйтер сүзләре шактый җыелган булып чыкты. Казан дәүләт медицина академиясенең госпиталь һәм хастаханә терапиясе кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, терапевт Регина Ахуновага социаль челтәрләр кушканча дәваланып, организмына зыян салган кешеләр белән еш эшләргә туры килә икән.

– Миңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә гел бер сүзне кабатлыйм. Интернетта авыруыгыз турында мәгълүмат эзләгәндә бик сак булыгыз, дим. Чирне бары тик табибыгыз язган дару һәм алымнар белән дәваларга кирәк. Ниндидер сорауларың булса, турыдан-туры табибка яки хастаханәгә барырга кирәк. Андый чакта интернет аша гына дәвалап ятучы «белгеч»кә мөрәҗәгать итү – зур хата. Әйе, анда соравыңа өйдән чыкмыйча гына тиз арада җавап алырга мөмкин. Әмма анда бирелгән киңәшнең ни дәрәҗәдә дөрес һәм нәтиҗәле булачагына беркем гарантия бирә алмый. Белгечлеге буенча табиб булган блогерларга да ышанып бетәргә ярамый. Кешегә диагноз кую, аңа дәва билгеләү кебек эшләр онлайн рәвештә түгел, ә күзгә-күз очрашкач кына эшләнергә тиеш, – дип саный белгеч.

Күпкә китсә агу

Без элемтәгә кергән табиблар соңгы арада социаль челтәрләрдә актив рәвештә рекламаланган, халыкта зур кызыксыну уяткан препарат һәм процедураларның чын асылын да ачып бирде. Әйтик, шул ук коллагенны гына алыйк. Ике блогерның берсе бүген халыкка тырыша-тырыша әнә шул даруны сатарга тырыша. Ул һәркемгә файдалы, сәламәтлек белән бернинди проблемаң булмаса да, аны эчүнең зыяны юк, янәсе. Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиб-травматологы Булат Закиров исә – башка фикердә.

– Бер зыянсыз саналган коллагенны да табиб белән киңәшләшкәч кенә эчәргә ярый. Белер-белмәс кулланган очракта ул, киресенчә, сөякләрнең ныклыгын киметергә мөмкин. Рационны төрләндереп, дөрес тукланган очракта, сау-сәламәт кешегә тик торганда коллаген ашауның кирәге юк. Ул организмга ризык белән җитәрлек дәрәҗәдә керә. Желе, капсула, порошок формасындагы коллаген ит ашамаучы вегетарианнарга файдалы, – ди белгеч.

Табиб-терапевт, нефролог, диетолог Регина Ахуньянова соңгы арада популярлашып киткән витаминлы тамызгычлар (капельница) да сәламәтлек өчен зыянлы дип кисәтә. Система астында ятып, организмны берьюлы әллә ничә төрле витамин белән баетудан гыйбарәт ул. Табиб белән киңәшләшмичә генә шушы витаминлы тамызгычлардан файдаланучылар арасында кан басымы чамадан тыш күтәрелгән, хәтта микроинсульт кичергән кешеләр дә булган.

– Мондый система аша организмга натрий хлоридында эретелгән витаминнар керә. Шул ук вакытта аларга беркайда да теркәлмәгән, бернинди тикшеренү узмаган законсыз матдәләр дә салына. Мисал өчен: тәндәге пигмент тапларын, җыерчыкларны бетерә дип саналган витаминлы тамызгыч составында С витамины, альфа-липой кислотасы һәм глутатион дигән матдә бар. Соңгысы организмны тәмәке тартканда, кояш астында пешкәндә пәйда булган зарарлы матдәләрдән саклый. Ул организмда секунд саен бүленеп чыгып тора һәм яшь барган саен аның күләме кими. Аны бернинди дару, витаминлы системалар ярдәмендә дә арттырып булмый, – ди табиб. – Организмга система аша кертелгәндә глутатион эндотоксин бүлеп чыгара. Нәтиҗәдә кеше аңсызланып егылырга мөмкин. Альфа-липой кислотасы исә шикәр чире китереп чыгара ала. Кешедә С витаминына кытлык булмаган килеш, организмга система аша шушы витамин кертелгән очракта кан китәргә мөмкин. Күргәнегезчә, мондый витаминлы тамызгычларның бер файдасы да юк. Акча тозагы гына бу. Бер витаминлы тамызгыч уртача 3–5 мең сумга төшә. Санап карасаң, үзкыйммәте 300 сумга гына чыга. Мондый хезмәткә реклама ясар алдыннан блогерлар кат-кат уйлансын иде.

ФИКЕР

Роман Архипов, юрист:

– Социаль челтәрләр аша халыкны дәвалап яткан «белгеч»-блогерлар 2011 елның 21 ноябрендә гамәлгә кергән «Россия Федерациясе гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы Законны боза. Махсус белеме һәм тәҗрибәсе булган табиб кына медицина ярдәме күрсәтә ала. Блогерлар, нигездә, реклама белән шөгыльләнә. Закон нигезендә, дару, БАДлар рекламалау тыела. Алар турында кайтавазлар урнаштыру да тыела. Моның өчен 2 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр штраф яный. Әлеге препаратларны рекламалаган кешене җаваплылыкка тарту өчен иң элек Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аннары медицина оешмасына барып, сәламәтлеккә нәкъ менә фәлән дару, БАД, хезмәт аркасында зыян салынганлыгын раслаучы белешмә алырга кирәк. Моннан тыш, нотариуска барып, сәламәтлеккә зыян китергән онлайн-белгеч, блогерның социаль челтәрдәге сәхифәсен тикшереп, аның фәлән препарат сатуын, теге яки бу хезмәт күрсәтүен рәсми рәвештә теркәүләрен дә сорарга туры киләчәк. Бу хезмәт түләүле. Аннары алда телгә алган барлык белешмә, документлар белән полициягә барып гариза язарга кирәк. Анда җинаять эше кузгатудан баш тартсалар да, кулдагы документлар белән зыян салган «белгеч»тән компенсация түләттерергә мөмкин.

 

«БАД эчеп кенә балага узып булмый»

Социаль челтәрләрдә сәламәтлеккә кагылышлы киңәшләр биргән кешеләргә ышаныргамы-юкмы? Бу сорау белән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш репродуктологы Фирая Сабировага мөрәҗәгать иттек.

– Социаль челтәрләрдә сәламәтлеккә бәйле киңәш биргән һәркем шарлатан дигән сүз түгел. Белеме, зур тәҗрибәсе булган күп кенә табиблар да биредә үз сәхифәсен алып бара. Әмма чын табиб беркайчан да социаль челтәрләр аша ниндидер дару, БАДлар эчәргә кушып утырмаячак. Онлайн рәвештә дәвалау, диагноз кую турында сүз дә була алмый. Чын табиб социаль челтәрдәге сәхифәсе аша, күп дигәндә, халыкны, үз сәламәтлегенә игътибарлы булып, вакытында табибка күренергә кирәклеген искәртә, үз тәҗрибәсендәге берәр үзенчәлекле очрак белән уртаклаша гына ала. Аның һәр сүзе, һәр посты: «Бу очракта иң элек табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм», – дип тәмамланырга тиеш. Юк икән, шикләнергә җирлек бар, – ди белгеч.
Шулай да халык андагы шикле белгечләргә сукырларча ышана бит.
– Кеше артык күп көч куймыйча гына максатына ирешергә тели. Дару эчәсең дә, тиз арада ябыгасың, мазь сылыйсың да, барлык чирләрдән котыласың, дип уйлый күпләр. Социаль челтәрләрдә ышаныч дигәнең язылучылар санына карап та билгеләнә бит. Язылучылары күбрәк булган саен сиңа киңәш биргән кеше дә тәҗрибәлерәк кебек тоела. Күпләр әнә шул сәбәпле дә ялгыша.
Берара социаль челтәрләр аша, бала табарга ярдәм итә дип, махсус БАДлар да тәкъдим итә башлаганнар иде. Бу очракта алар ни дәрәҗәдә файдалы?
– Нәселсезлек, балага уза алмау социаль челтәрләр аша дәвалана торган чирләр түгел. Ниндидер препарат, БАД эчеп кенә могҗиза булмаячак! Дөрес, ышану көче дигән әйбер дә бар. Әгәр кеше фәлән әйберне эчкәч, сәламәтлеге яхшырасына, балага узачагына бик нык ышанса, ул шулай булырга мөмкин дә. Әмма бу кешенең психологик ныклыгына бәйле. Монда БАДларның бернинди катнашы да юк.

 

Авырып китсәгез, социаль челтәрләрдәге киңәшләрдән файдаланасызмы?

Үзем белгәнне эшлим – 46,41%.

Юк, иң яхшысы – табибка күренү – 31,37%.

Әйе, иң беренче эш итеп шунда кереп карыйм – 18,95%.

Башта кем язганын тикшерәм – 3,27%.


Фикер өстәү