Ялган хәбәр. Гөнаһы кемгә?

Акылы кысканың теле озын, ди халык. Сүз белән терелтеп тә, үтереп тә була. Гөнаһ җыеп та, билгеле. Әйтик, белербелмәс сүз, тикшерелмәгән мәгълүмат таратып. Заманасы да шундый бит әле аның: акны актан, караны карадан аерып булмый торган.

Ялган сүз таратуның җаваплылыгы, социаль челтәрләрдә аралашу тәртибе турындагы сорауларга «Тәүбә» мәчетеннән Артур хәзрәт Габдуллин җавап бирде.

Хәзрәт, хәзер аралашуыбызның күп өлеше телефон, социаль челтәрләргә күчте. Телефонда еш кына аралашу төркемнәре (чат) оештыралар. Анда хәбәрләрнең дә төрлесе килә. Кайберләрен, дөресмеюкмы, тикшереп тормыйча, берсеннән икенчесенә җибәреп утыручылар да табыла. Шуннан китә гайбәт, сүз, күпертеп сөйләүләрХәбәр ялган булса, гөнаһы тараткан кешенең барысына да төшәме? Кем җавап тотар?

– Хәзер, дөрестән дә, яше дә, карты да телефонда, интернетта утыра. Мәгълүмат тарату мәсьәләсе шуңа да актуаль кала. Үземнең дә күргән бар. «Ватсап», «Телеграм» дигән социаль челтәрләр бар бит. Анда төрле чатлар оештырылар. Туганнарын, дусларын шунда кушалар. Теләсә кая күргән хәбәрне шул чатларга тутыралар. Тикшереп торыш юк – күрдем, ишеттем, сез дә күрегез. Чаттагы башка кешеләр дә, кара әле, шулай икән бит, дип, башкаларга тараталар. Аллаһы Тәгалә дә: «И мөэминнәр, әгәр бер фәсыйк сезгә бер хәбәрне китерсә, ул хәбәрне тикшерегез, сездән бер кавемгә зарар ирешмәсен өчен, ул хәбәрне белмәү сәбәпле, әгәр тикшермичә эш кылсагыз, кылган эшләрегезгә үкенүчеләр булып әверелерсез», – ди. Кешеләрнең хәбәрләрне тикшереп тормавыннан пропаганда да файдалана, кызганыч.

Кешегә телефон экранына бер-ике мәртәбә басып алу берни тормый. Әмма шул фетнә чыгарырга бер сәбәп була ала.

Адәмнең (г.с.) Кабил һәм Хәбил исемле ике малае булганы билгеле. Мәгълүм ки, Кабил туганын үтерә һәм дөньяда үтерү гөнаһын үз өстенә алган беренче кеше була. Кабилдән алып дөнья беткәнче күпме үтерү очрагы булса, шул үтерүләрнең гөнаһы Кабилгә булачак. Барысы да түгел, берникадәр өлеше, чөнки ул – бу гөнаһның башлангычы. Сораудагы очракта да шулай. Гөнаһларның күпмедер өлеше беренче булып хәбәрне тараткан кешегә төшәчәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кеше уйламыйча бер сүз әйтергә һәм шул сүзе өчен 70 елга җәһәннәмгә эләгергә мөмкин», – дигән. Соравыбыздагы мәсьәләгә бик туры килә бит бу. Аллаһ сакласын! Хәзерге заманда – интернет чорында 70 елга җәһәннәмгә эләгү күпкә җиңеләйде.

Кайбер смсхәбәрләрдә: «Бу хәбәрне 10 якын кешеңә тарат, юкса сине бәлаказа саклап торыр», дигән сүзләр дә язылган була. Бу бит инде шулай ук ялган, дөрес түгел

– Моны юләрлек дип тә әйтергә була. Акылы булган кеше моның ахмаклык булуын үзе дә аңлаячак. Кеше нигә шундый мәгълүматны кабул итә соң? Уйламый чөнки. Акылы томанлы. Кеше уйласа, төбенә төшсә, анализ ясаса, моның дөрес түгеллегенә инана бит инде.

Ислам динендә иң зур гөнаһ – Аллаһы Тәгаләгә тиңдәшлек. Соравыгыздагы кебек, фәлән хәбәрне фәлән кешегә тарат дип, бу эш белән шөгыльләнгән кеше ширек кыла. Ә ширек кылган кеше мөселман булудан туктый. Кеше бәла-казадан саклануны смс таратуда күрә икән, бу – юләрлек. Безне зыян-золымнан Аллаһы Тәгалә саклый. Ул теләсә – без күзгә күренмәс чирдән авырырга да, Ул теләсә – бәла-казасыз яшәргә дә мөмкинбез. Вакыты артык күп кешеләр моның белән мавыга инде. Аллаһ сакласын!

Коръәндә: «Аллаһы Тәгалә барысын да гафу итә, тик үзенә тиңдәшлекне генә гафу итми», – диелә.

Чатларда фетнә (ыгызыгы, талашу) чыгару дини күзлектән шулай ук гөнаһ саналадыр? Кешеләрне берберенә карата капмакаршы кую бит ул.

– Дини күзлектән гөнаһ буларак санала. Анда бит әле шуңа өстәп гайбәт, кешегә яла ягу ишеләре дә бар. Тормыш шул социаль челтәрдә кайный бит. гайбәт туган, фетнә чыккан саен, шул аралашу чатын барлыкка китергән кеше дә, шул чатта утырган кешеләр дә гөнаһ ала. Киңәш шул: тузга язмаган, файда китермәгән хәбәрләр булган чатлардан чыгып китегез. Үзегезгә файдасы күбрәк булыр.

Интернетта озаклап утырып, юкбар язышып, кайчак вакытыбыз да бушка уза. Вакыт кадерле шәйдер. Файдасыз узган вакыт өчен җавап тотасы булырмы?

– Кызганыч, бу – заман чире. Хәдистә дә: «Кеше ике әйбернең – вакыт һәм саулыкның кадерен белми», – диелә. Вакыт – янып торган шәм кебек. Бер мәлне, шул шәм эреп беткәч, вакыт та, гомер дә беткәнен чамалыйсың. Безгә кадәр яшәгән галимнәр, динебезнең бөек шәхесләре вакыт кадерен яхшы белгән. Алар Аллаһы Тәгалә биргән гомерне файдалы эшкә багышлаган. Әйтик, дингә, гаиләгә, Аллаһы Тәгалә каршында хезмәт кылуга. Аллаһы Тәгалә әйтә бит: «Сезнең кайсыгызның гамәлләре буенча иң яхшысы икәнен аңлау өчен, без үлемне һәм яшәүне барлыкка китердек». Кеше гомере – гамәл җыю. Аркасында – багаж. Шул багажга яхшысын да, яманын да тутырабыз.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү