«Рубин» бу сезонда республикадан финанслау алмаячак

«БИЗНЕС Online» мәгълүматы буенча, «Рубин»ны финанслау структурасы җитәкчелектәге үзгәрешләр белән бергә үзгәрмәячәк.

Татарстанда СИБУР үзенең барлык йөкләмәләрен сезон ахырына кадәр үтәр дип ышаналар, һәм клубка өстәмә кертемнәр планлаштырмыйлар. Исегезгә төшерәбез, «Рубин» клубында 2018 елдан бирле эшләгән генераль директор Рөстәм Сайманов китәргә тиеш. Аны Татарстан салым хезмәте идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин алыштырачак, шул ук вакытта клубның милек рәвеше дә үзгәрергә тиеш: аны муниципаль статуста рәсмиләштерү варианты турында фикер алышалар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү