«Ватаным Татарстан» газетасының тарихын булдырган шәхесләрне барлыйбыз: Фәтхи Бурнаш кем булган?

Фәтхи Бурнаш. 1921–1923 елларда баш мөхәррир булып эшли

Репрессиягә дучар ителгән татар язучылары арасында Фәтхи Бурнашны иң соңгы корбан дияргә мөмкин. Аны 1940 елның 24 августында Югары Осландагы җәйге дачасында язып-эшләп утырган җиреннән алып китәләр. Тикшерүләр, сорау алулар 1941 елның гыйнварына кадәр дәвам итә. Әдипне милләтчелектә, әсәрләре белән «солтангалиевчелек» идеяләрен таратуда, аларга матди ярдәм күрсәтүдә гаеплиләр.

Беренче адымнар

Күренекле драматург, шагыйрь, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм тәрҗемәче Фәтхи Бурнаш (Фәтхелислам Закир улы Бурнашев) 1898 елның 13 гыйнварында элекке Сембер губернасының Буа өязе (хәзерге Чувашия Республикасының Батыр районы) Кыр-Бикшик авылында мулла гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә башлангыч белемне алганнан соң, 1907 елда әтисе аны Казанның атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә илтеп урнаштыра. Ул заманның күпчелек татар шәкертләре кебек үк, Фәтхелислам да мәдрәсәнең югары сыйныфларында үз көнен үзе күреп укый: җәйләрен казакъ далаларында мөгаллимлек итә яки, Мәкәрҗә ярминкәсенә барып, төрле яллы эшләрдә эшләп, үзенә кыш киенер өчен матди якны кайгырта торган була. 1916 елда ул, мәдрәсәдә алган гыйлеме өстенә, үзлегеннән хәзерләнеп, Казандагы Татар укытучылар мәктәбе программасы буенча экстерн тәртибендә имтихан тота һәм татар мәктәпләрендә рус теле укытучысы булып эшләү хокукы биргән таныклык ала. Фәтхи Бурнашның әдәби иҗат юлындагы беренче адымнары «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган шәкертлек елларына карый.

Большевикларны үз итә

1917 елның маенда аны солдат хезмәтенә чакыралар. Сентябрьгә кадәр Сембер шәһәрендәге пехота полкында хезмәт иткәннән соң, укытучы буларак, ул хәрби хезмәттән азат ителә һәм, шул төбәктә калып, берникадәр вакыт Буа, Сембер шәһәрләрендә мөгаллим, аннары төбәк шәкертләре җәмгыяте идарәсендә сәркатип булып эшли. Октябрь түнтәрелешен һич икеләнмичә, бөтен җаны-тәне белән ихластан үз итеп каршы ала. Бик дәртләнеп-илһамланып, көндәлек матбугатта языша, газета редакцияләрендә эшли. 1918 елның апрелендә аны РКП(б)ның Сембер губерна комитеты карамагында чыга торган «Көн» исемле татарча газетага мөхәррир итеп билгелиләр. Шунда эшләгәндә ул, баш күтәргән чех-словак, акгвардияче гаскәрләр кулына эләгеп, тарихта «үлем эшелоны» исеме белән мәгълүм тоткыннар поездында Себер якларына озатыла. Фәкать үзенең кыюлыгы аркасында гына, юлда барганда поезддан качып, үлемнән котыла һәм аклардан азат ителгән Сембер шәһәренә әйләнеп кайтып, «Таң» (элеккеге «Көн») газетасында эшләвен дәвам иттерә.

1920 елда Фәтхи Бурнаш Казанга килеп төпләнә һәм 1924 елга кадәр башта Мәркәз мөселман хәрби коллегиясе органы булган «Кызыл Армия», 1921 елдан «Татарстан» (бүгенге «Ватаным Татарстан») газеталарының җаваплы мөхәррире булып эшли. Бер үк вакытта «Безнең байрак» газетасын, «Чаян», «Безнең юл» журналларын оештыруда һәм чыгаруда якыннан катнаша. 1922 елда аны Татарстан Үзәк Башкарма Комитетына (ТҮБК) әгъза итеп сайлыйлар.

Партиягә каршы төркем

Егерменче елларның урталарына таба Фәтхи Бурнашның әдәби иҗат уңышлары рәхимсез тәнкыйть утына тотыла башлый. Аны милләтчелектә, «буржуаз карашларны әдәбиятка сөйрәп кертүдә» гаеплиләр, «әдәби суд»лар оештыралар.

1924 елда Татарстан хөкүмәте һәм партия өлкә комитетының җитәкче даирәләреннән утыз тугыз кеше, Татарстандагы икътисади һәм сәяси хәлләрне аңлатып һәм җитешсезлекләрне төзәтү өчен конкрет тәкъдимнәрен бәян итеп, Иосиф Сталин һәм Үзәк Комитет исеменә күмәк хат җибәрәләр. Хат Үзәк Комитет тарафыннан кискен тәнкыйтьләнә, «оппортунизм күренеше» дип, ә хатка кул куючылар «партиягә каршы төркем» дип тамгалана. Имза куючылар арасында Фәтхи Бурнаш та була. Хатка кул куючыларны эзәрлекләү, эш урыннарыннан алу, партиядән чыгару башлана. Соңга таба аларның барысы да «солтангалиевчеләр» дип аталып, күпчелеге совет ГУЛАГында һәлак була.

Кулга алынгач та, җинаять эшен карарга тиешле Татарстан Югары мәхкәмәсе кушуы буенча, Фәтхи Бурнашның әсәрләренә кабат экспертиза ясала. Гаепләрлек бернинди дәлилләр булмаса да, Югары мәхкәмәнең җинаять эшләре буенча махсус коллегиясе 1941 елның 24 гыйнварында, ягъни әдипнең кулга алынуына нәкъ биш ай тулган көндә, аны ун елга ирегеннән, шуннан соң өч елга гражданлык хокукларыннан мәхрүм итәргә дигән хөкем карарын чыгара. Тоткынның кассация сорап язган гаризасы РСФСР Югары мәхкәмәсе тарафыннан кире кагылгач, аны этап белән Куйбышев (хәзерге Самара) өлкәсендәге «Безымянный» лагерена озаталар. Монда инде әдип гомеренең икенче һәм соңгы фаҗигале акты уйнала: төрмә ялчылары махсус оештырган әләк нигезендә Фәтхи Бурнаш өстеннән яңа җинаять эше кузгатылып, НКВДның Махсус киңәшмәсе 1942 елның 15 июль утырышында әдипне «сугыш шартларында Советка каршы коткы сүзләр тараткан өчен атарга» дигән рәхимсез һәм гаделсез хөкем карарын игълан итә. Карар шул ук елның 1 августында гамәлгә ашырыла.

Репрессив органнар Фәтхи Бурнашның кайчан атып үтерелүе турындагы фактны да туганнарыннан озак еллар буе яшереп тоталар, энесе Вафа, улы Рөстәм Бурнашевларның 1956 елгы реабилитация вакытында сорап язган гаризаларына: «Хезмәт белән төзәтү лагеренда җәза мөддәтен үткәндә, Фәтхи Бурнаш 1942 елда икенче тапкыр ун елга ирегеннән мәхрүм ителде һәм 1946 елның 1 августында төрмәдә үпкә эмфиземасыннан үлде», – дигән ялган җавап бирәләр. Бары 1988 елда гына, әдипнең тууына 90 ел тулу уңаеннан, КГБ архивына керү мөмкинлеге туып, язучының язмышына бәйле төгәл фактлар ачыклана.

Өстәмә

Фәтхи Бурнаш егерме биш елга якын әдәби эшчәнлеге дәвамында егерме ике сәхнә әсәре, утызлап поэма, йөз илледән артык лирик, публицистик, сатирик шигырьләр, биш йөзгә якын тәнкыйди һәм публицистик мәкалә, рецензия, берничә дистә хикәя һәм фельетоннар яза, рус теленнән һәм башка телләрдән гомуми күләме 120–130 басма табак чамасында (ике меңләп китап бите!) матур әдәбият әсәрләре тәрҗемә итә. Бу зур байлык киләчәктә әле яңадан кайтып, сәнгатьнең, әдәбиятның үз законнары нигезендә өйрәнүне көтә.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 


Фикер өстәү