Синоптиклар һава торышындагы кискен үзгәрешләр турында кисәтә

Иртәгә, 15 декабрьдә, Татарстанда һава шартлары яңадан үзгәрәчәк. Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, бу көнбатыш циклонның атмосфера фронты йогынтысына бәйле.

Иртәгә алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы кар явуы көтелә. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә аерым районнарда, шул исәптән Казанда, буран булуы мөмкин. Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исә, юлларда бозлавык сакланачак.

Төнлә 7-12 градус, көндез һава 3-8 градус салкын булачак.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматларына караганда, атна азагында Татарстанда янә кар явачак. Шимбә, 17 декабрь көнне, 1 градус салкын булыр дип фаразлана.


Фикер өстәү