«Ватаным Татарстан» ачыклык кертә. Дәүләт хезмәте порталының 7 мөмкинлеге

1.Проблемалар турында хәбәр итү

Мәсәлән, юлдагы чокырлар, тирә-юньне төзекләндерү, ашыгыч ярдәм чакыру буенча килеп проблемалар турында сөйләргә мөмкин. Мондый хәбәрләр шундук кирәкле ведомствога килеп ирешәчәк.

2. Макс роботы

Ул кирәкле мәгълүматка сылтамалар бирә, белешмәләр формасын тәкъдим итә һәм теге яки бу хезмәтне алу шартларын аңлатып бирә.

3.Килешү һәм ышанычнамәләрне карау

Бу бүлектә шәхси кабинеттагы мәгълүматларны кемгә карарга рөхсәт бирүегезне һәм электрон ышанычнамәләрегез бармы-юкмы икәнлеген тикшерергә мөмкин.

4.Пенсия һәм керемнәр турында белешмәләр

Бүлек «Эш һәм пенсия, керемнәр һәм салымнар» дип атала. Монда стаж, пенсия коэффициентлары, керем турында белешергә, керем турында мөмкин.

5.Сорауларга җаваплар

Мәсәлән, электрон имза белән ничек эшләргә, ОМС полисы алу өчен гаризаны ничек язарга, нинди хезмәтләр өчен түләргә, кемгә дәүләт ярдәменә өметләнергә кебек сорауларга җавап табарга була.

6.Тормышта килеп чыккан хәлләр

Конкрет вазгыятьтә ни эшләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатучы инструкцияләр, киңәшләр, законнарга сылтамалар бирелгән.

7.Яңалыклар

Бу бүлектә законнардагы яңалыкларны, порталның яңа функцияләрен һәм кушымталарын күзәтеп барырга була.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

«ВТ» ачыклык кертә. Иминиятләштерүнең сез белергә тиешле 5 төре


Фикер өстәү