Гаугалы «күчтәнәч»: «Укытучылар 50–60 мең сум премия алды, нигә безгә юк?!» 

Редакциягә Теләче районыннан мөрәҗәгать иттеләр.  «Узган ел  декабрь аенда  республика  укытучылары 50–60 мең сум премия алды.  Быел да  саллы  акча көтә дип ишеттек. Ә безгә нигә юк?» – дип язган район мәктәпләренең директор урынбасарлары. Сүз ел ахырында бирелә торган федераль  акча турында бара. Әлеге мәсьәләгә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән ачыклык керттек.

Теләчедән  килгән хатта директор урынбасарлары үзләре башкарган эшнең күплегеннән  зарланган. «Урынбасар вазыйфасын гына башкарып калмыйча, дәресләр дә укытабыз. Укытучылар кебек курсларда белемнәребезне күтәрәбез, аттестация үтәбез. Эш күп, өстәвенә хисап өчен җавап бирергә кирәк. Шуңа күрә  безгә мондый премиянең бирелмәвен гаделсезлек дип саныйбыз», – дип язган алар. Бу уңайдан Теләчедәге мәктәп директорлары, бакча мөдирләре зарларын район хакимиятенә дә белдергән икән. Анда район казнасында өстәмә акча каралмаган, дип аңлатканнар. Яңа елдан исә мәгариф хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артачак дип  тынычландырганнар. Шулай ук район башлыгы исеменнән Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга  хат язганнар.  Әлегә җавап килмәгән.

Хатны алгач, Теләче районы мәктәпләрендәге завучларга шалтыратып, хәлләрен белештек. Алар исемнәрен күрсәтмәвебезне үтенде.

– Узган ел районда укытучылар премияне  50 мең сумнан да ким алмады. Көнләшү түгел бу. Тигезсезлеккә карата үпкәбез бар. Без дә  атнага  12шәр дәрес укытабыз бит. Авыл мәктәпләрендә исә  бу сәгатьләр тагын да күбрәк. Ник шулай аералар? Шул  укыткан сәгатьләр өчен булса да түләсеннәр иде. 5 мең сумга да сөенер идек. Өстәвенә райондагы завучларны сыйныф җитәкчесе вазыйфасыннан да азат иттеләр. Янәсе, ярамый. Башка районнарда алар эшләвен дәвам итә, – диде урынбасарларның берсе.

Без әлеге премиянең бары тик  укытучыларга гына  бирелүен беләбез. Быел аны бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелмәгәнме? Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан шул  хакта сораштык.

– «Май указлары» (Путин түләүләре) буенча түләүләр педагогик хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакын төбәк буенча уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә җиткерү өчен бирелә. Бер тапкыр бирелә торган премия  мәгариф оешмалары директорлары һәм урынбасарларга  каралмаган, чөнки әлеге вазыйфалар  «административ персонал» төркеменә керә, – диделәр министрлыкта.

Бу акчаны һәр укытучы тигез алачакмы? Министрлыкта аңлатуларынча, акча районнарга бүлеп бирелә. Анда исә түләү күләмен мәгариф оешмалары җитәкчеләре билгели. Премия төп эш урыны һәм төп вазыйфа буенча   башкарылган эш күләменә карап түләнә.

Кайбер районнарда директор, урынбасарларның да кәефен күтәрү  җаен тапканнар. Мәсәлән, Сарманда. Анда барысын да тигез күрергә тырышалар. Директор һәм урынбасарларга район хакимияте  премиясе бирелә. Узган ел бу сумма 15 мең сум булса, быел – 15–20 мең сум тирәсе. Район хакимияте декабрь аенда яшь укытучыларны  да 25 мең сум премия белән сөендерә.

– «Май указы» буенча  бирелә  торган  федераль акчаның директор һәм завучларга  түләнмәвен башыма сыйдыра алмыйм. Ни өчен дигәндә, иң күп эш шуларга йөкләнә. Өстәвенә алар дәрес тә алып  бара. Директор һәм урынбасарларны укытучылардан аерып, премиясез калдыру зур хата дип саныйм, – ди  Сарман районы мәгариф  бүлеге башлыгы Гөлшат Идрисова. –  Укытучылар быел федераль премияне алмады әле. Күләмен әйтә алмыйм, төрле укытучыныкы төрлечә. Әмма  аз акча түгел.

Сәрия Мифтахова

 


Гаугалы «күчтәнәч»: «Укытучылар 50–60 мең сум премия алды, нигә безгә юк?!» ” язмасына фикерләр

  1. А ник шул учреждениеда эшлауче тубан даража эшчеларга ник бер торле остама тулау каралмаган берсененда пычрак мактапта укытасылары килми бит

Фикер өстәү