Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин: «Анда битлек киеп йөреп булмый, янәшәңдәге һәр кешене кем икәнен, ниләр уйлаганын үтәли күрәсең»

Махсус хәрби операция барышында иң югары бүләккә лаек булучылар арасында Татарстаннан читтә туып-үскән милләттәшләребез дә бар. Шуларның берсе – Төмән өлкәсендәге Вагай авылында туып-үскән Рөстәм Сәйфуллин. Ул бүген Мәскәүдә,  академик Николай Бурденко исемендәге баш хәрби клиник госпитальдә тернәкләндерү курслары уза. Сөенечле яңалыгы да бар: тездән астарак өзелгән уң аягына протез ясаганнар, хәзер ул подлокотниклар ярдәмендә беренче адымнарын атлый. Сул аягы, табанына операцияләр ясалганнан соң, элеккечә Илизаров аппаратына куелган.

Без Геройның үзе, Вагай районы Абаул авылында яшәүче туганнары, Карагай мәктәбендә укыткан укытучылары белән сөйләшеп, тормышның мәгънәсе турында фәлсәфә кордык, батырлар ничек туа дигән сорауга җавап эзләдек.

Ә гаделлек кайда?

Рөстәм Сәйфуллин сөйләгәннәрдән

Россия Герое исеме бирелү хакында госпитальдә ятканда ишеттем. Хезмәттәшләрем әйтте. Унике операция кичергәнгә, хәлем әллә ни түгел иде, шуңа мин бу хәбәрне беренче мизгелләрдә тулаем кабул итә алмадым да кебек. Күңелдә горурлык хисе пәйда булды, әлбәттә. Әмма мондый бүләкнең беренче чиратта зур җаваплылык өстәве бер секундка да истән чыкмады.  Авыр яралануга карамастан, отставкага китү турында уйлаганым юк бит әле. Димәк, бу исемгә чын мәгънәсендә лаек булырга кирәк. Төмән югары хәрби инженерлык команда училищесын тәмамлаганнан соң, миңа гел кайнар нокталарда хезмәт итәргә туры килде: башта Чечняда, аннан Көньяк Осетиядә, махсус хәрби операция зонасында… Гел командир булдым. Башта взвод командиры, ротаныкы, батальонныкы, соңгы вакытта полкны җитәкләдем. Димәк, мин үз кулым астында хезмәт итүчеләрнең тормышы өчен теләсә нинди вазгыятьтә дә җавап бирәм дигән сүз бу. Ул бит гади тормышта гына җитәкче үз оешмасында эшләүчене куркыта ала, эштән дә җибәрергә мөмкин. Ә сугышта бөтенләй башка кыйммәтләр. Анда битлек киеп йөреп булмый, янәшәңдәге һәр кешене кем икәнен, ниләр уйлаганын үтәли күрәсең. Операциягә, һөҗүмгә барганда, аннан кире кайтмый калу ихтималын һәркем бик яхшы аңлый. Теләсә кайсы  адымга алар командирларына ышанып баралар. Әгәр бу ышанычны югалтасың икән, синең абруең, әлбәттә инде,  бетте дигән сүз. Сугышчыларны артыңнан ияртә алмаска да мөмкинсең. Ә мондый хөрмәткә ия булу өчен акыл да, белем дә, ихтыяр көче дә, физик, рухи яктан нык булу да кирәк. Без Ватан алдында ант бирдек. Димәк, аны саклау өчен гомеребезне дә кызганмаска тиешбез.

Сапер бер генә ялгыша, дигән гыйбарә белән килешеп бетә алмыйм. Аякларын өздергән егетләр арасында протез куйдырганнан соң яңадан сафка әйләнеп кайтучылар бар. Әйтергә кирәк, бу хезмәт бик үзенчәлекле. Саперлар өчен сугыш тиз генә туктый алмый. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы тәмамланганга тиздән 80 ел була. Ә яу кырларында миналар бүген дә шартлый, чистарту эшләре бүген дә бара. Шартлы рәвештә генә күз алдына китерик әле: имеш, бер заман ниндидер сәбәпләр белән Җир шарында хәрби конфликтлар бөтенләйгә тукталды ди, ул җирләрне чистартып бетерү өчен саперларга якынча гына алганда да 300 ел тирәсе вакыт кирәк булачак.

Минем хәрби хезмәткә тартылуыма беренче чиратта, мөгаен, Бөек Ватан сугышы турындагы әдәби әсәрләр тәэсир иткәндер дип уйлыйм. Безнең бабаларыбыз нинди авыр чорда да сынмаганнар, сыгылмаганнар, үлем белән күзгә-күз очрашып, җиңү яулаганнар. Бары тик Ватанны саклау турында гына уйлаганнар. Мин аларның батырлыгына, түземлегенә хәзер дә хәйран калам. Әтием ягыннан бабам Миначетдин да 1940 елда хезмәткә алынып, сугыш юлларын үтеп, Япония самурайларын тар-мар итеп, туган йортына 1947 елда гына әйләнеп кайткан. Ә тылда калган әбиләребез ничек хезмәт иткән?! Алар бит күңел ачуның  ни икәнен дә белмәгәннәр, ач-ялангач килеш эшләгәннәр дә эшләгәннәр. Мин җиденче сыйныфка укырга барган елны гаиләбез Абаул авылына күченде. 12 чакрым ераклыктагы бабаларым яшәгән Карагай мәктәбендә укырга, шунда яшәргә туры килде. Бабамның холкы корырак булса да, ни дәрәҗәдә нык ихтыярлы, гадел булуына соклана идем.

Хәзерге буынга әнә шул гаделлек җитми. Хезмәт кешенең тормышын мәгънәле итә. Шуны барыбыз да аңлыйбыз кебек. Әмма күп әти-әни үзләре үк баласын иркәләп үстерә. Хәрби операциягә барудан куркып, чит илләргә чыгып китүчеләр арасында да әнә шундый дөрес тәрбия алмаучылар күбрәк дип фаразлыйм. Уйланырлык урын бар бит: берәү куркып кача, аның урынына икенче кеше барырга тиеш булып чыга, ә ни өчен? Гаделлек кайда?

Үз балаларым барысын да аңлап, чын милләтпәрвәр булып үссеннәр иде дип хыялланам. Хәләл җефетем Наталья белән өч бала үстерәбез. Әлегә барысы да мәктәп яшендә. Соңгы вакыйгалар безнең араларны тагын да якынайтты кебек. Гарнизоннарда, тулай торакларда яшәгәндә ул һәрвакыт янәшәмдә, төп терәгем булды. Үз хезмәтебез белән тапканга шөкер кылып яшибез. Матди байлыгыбыз юк, аның каравы рухи яктан бай без, дусларыбыз, туганнарыбыз күп.

Күпләр миннән киләчәккә планнарым турында сораша. Әлегә төгәл карар кабул иткәнем юк. Барысы да сәламәтлегемә,  ни дәрәҗәдә тернәкләнүемә бәйле булачак.  Оборона министры Сергей Шойгу үзем белем алган хәрби училищеда начальник урынбасары вазыйфасын тәкъдим иткән иде. Әйтергә кирәк, бу – бик җитди эш.  Монда үз тәҗрибәңне яшьләргә тапшыра белергә кирәк. Теория белән гамәли эш үрелеп барырга тиеш, чөнки алар аерылгысыз.

«Аяклары гына исән булсын иде…»

Люция Аликаева сөйләгәннәрдән.

– Мин Рөстәмнең әтисе Нургалинең апасы булам. Сәламәтлеге азрак какшаганга,  абыем янында яшәп, аңа ярдәм итәм. Рөстәм көн саен шалтыратып тора. Беләм, бик авырдыр инде үзенә, әмма йөзеннән һич кенә дә елмаю китмәс. Көчле ихтыярлы шул ул. Кечкенәдән үз көнен үзе күреп яшәргә өйрәнде. Терлек асрадык. Ул аларга җәй буена печән әзерләде. Күп итеп бәрәңге утырта идек. Аны җыючыларга тапшырып, акча тапты. Мүк җиләге, нарат җиләге – Себердә яшәүче халыкның төп керем чыганагы. Сезон башлангач, Рөстәм сазлыктан кайтып та керми торган иде. Җиләк саткан акчага өс-баш юнәтте, безгә дә булышты. Төмәндә укый башлагач та, гел кайтып йөрде.

Россия Герое исеменә лаек булуы турында безгә хатыны Наталья шалтыратып әйтте. Әтисе башта: «Герой исеме дә кирәкми, аяклары гына исән булсын иде», –  дип бик кайгырды, ябыгып бетте. Бу хәлне бик авыр кичерде. Тора-бара, улының бик позитив рухта булуын күреп тынычланды кебек. Рөстәм белән булган хәлләрне ишеткәч тә, бәрән чалып, мулла чакырып, Коръән ашы үткәрдек. Аның энесе Хәйдәр Мәскәүдә хәрби академиядә белем ала. Тәмамларга җыена инде. Имтиханнарга әзерләнеп йөри. Бәла-казага юлыкмасын, исән-сау йөрсен дип, аңа багышлап та аш үткәрдек.

Галия Илчебакиева сөйләгәннәрдән.

– Рөстәм Карагай мәктәбенә укырга килгәч, аларның сыйныф җитәкчесе булдым. Үзем татар теле һәм әдәбияты укыттым. Вагайда татар теле дәресләре укытылмаган икән. Рөстәм аны шундый тиз үзләштерде. Мәктәпне дә гел «5ле» билгеләренә тәмамлады. Спорт белән шөгыльләнде, бөтен җирдә оештырып йөрде. Бер эштән дә тайчанмады. Истә калган вакыйгалар да күп. Шулай бервакыт дәресләргә соңга калып килә башлады бу. Кисәтү ясаган идем: «И, апа, мин иртүк торып, ике сыер савам бит», – ди. Әбисе авырып киткән икән. Рөстәм белән элемтәбез беркайчан да өзелмәде. «Апа, хәлләрегез ничек?» – дип биш минутка булса да кереп чыга иде. Бервакыт шулай армиядәге бабайлык күренеше турында сүз кузгаттым да: «Рөстәм, балам, кул астындагы хәрбиләр барысы да кемнең дә булса баласы инде. Рәнҗетә күрмә, зинһар», – дим. Ул вакытта өйләнмәгән иде әле. «Апа, минем төркемдә контракт белән эшләүчеләр. Барысы да диярлек гаиләле. Балалары бар. Мин бик яхшы аңлыйм. Шуңа күрә минадан чистартырга да иң беренче үзем барам», – диде. Әллә ниләр белән күңелне кузгатып җибәрә ул. Берсендә өебезгә сыйныфташ кызлары килгән иде. Рөстәм дә керде. Керүе булды, Фатих Кәримнең «Ант» шигырен сөйләп җибәрде. Тәннәр чемердәп куйды шулчакта. Кызлар: «Без 1 нче сыйныфтан татар теле укысак та, онытканбыз, оят инде безгә», – диештеләр. Беренче тапкыр яраланганын ишеттем дә, олы кызым Хәйдәр белән укыган иде, шалтыратып белеш әле, дидем. Бераздан: «Апа, кайгырма, барысы да яхшы», – дип Рөстәм үзе элемтәгә чыкты. Ә Россия Герое исеме бирелгәнен ирем район үзәгеннән ишетеп кайтты. Шатлыгыбызның иге-чиге булмады.

Карагай мәктәбенең горурланырлыгы бар. 2022 елның 1 сентябреннән ул үз укучысы,  полковник, Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин исемен йөртә. Шулай ук аның исеме белән авылда парк-аллея ачыла. Ә Төмәндәге ул белем алган хәрби училищеның диварына куелган истәлек тактасында геройның исеме уелып языла.

39 яшьлек Рөстәм Сәйфуллин махсус хәрби операциядә беренче көннәрдән үк катнаша. Аның подразделениесе кичүләрне торгызу белән шөгыльләнә. Ул яу кырында ике тапкыр яралана. Беренчесендә тәненә снаряд кыйпылчыклары кадала. Икенчесендә полковник  авыр яра ала, әмма сугышчыларын калдырып китми. Аның подразделениесе куелган приказны үти: Десна елгасы аша салынган йөзмә күперне дошманның артиллерия утыннан саклап кала. Нәтиҗәдә гаскәргә алга таба барырга юл ачыла. «Бомба аяк астына ук төште. Каным күп китеп, аңым югалмасын өчен, автоматтан каешны салдырып алдым да нык итеп бәйләп куйдым. Ярдәмгә тиз килеп җиттеләр», – дип сөйли батыр егет үзе бу хакта соңрак. Мөһим кичүне саклап калуда күрсәткән батырлыклары өчен милләттәшебез «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә һәм Россия Герое исеменә лаек була. «Бу бүләк минеке генә түгел, барлык полкташларымныкы да», – ди герой бу уңайдан.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 

 

 

 


Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин: «Анда битлек киеп йөреп булмый, янәшәңдәге һәр кешене кем икәнен, ниләр уйлаганын үтәли күрәсең»” язмасына фикерләр

  1. Хэерле кич! Бик нык дулкынланып, елый — елый
    укыдым мэкалэгезне.Бик зур рэхмэт сезгэ,эшегездэ,,тормышыгызда зур унышдар ,саулык — сэламэтлек, иминлек телим. Тагы шуны эйтэсем килэ: купме операциялэр кичерсэ дэ ,сойлэшкэн вакытта тавышы хэрвакыт кор,йозендэ елмаю .Бармагыбызны кечкенэ генэ яралап куйсак та,сызлааына без чыдый алмыйбвз бит .Ростэм бик кочле шэхес,

Фикер өстәү