Казанда «Россиянең иң яхшы 100 товары» илкүләм бәйгесе һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» республика бәйгесе җиңүчеләрен котладылар. Тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та катнашты.
«Агымдагы ел республикада ел җитештерүчеләренең төп бәйгесе белән тәмамлана. Безнең илдә иң яхшы кеше капиталы тупланган һәм көн саен яңа проектлар туып тора», – диде Марат Әхмәтов.
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» республика бәйгесе 2003 елдан бирле үткәрелә. Ул биш номинация буенча уза. Быел бәйгегә 157 предприятие һәм оешмадан 334 төрле товар тәкъдим иткәннәр. Иң зур бүләккә Казан дәүләт дары заводы, «Карлинский» ит йорты, «Нәфис-Косметикс», 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе һәм «Презент» җитештерү компаниясе лаек булды. «Сез күрсәткән эш иртәгәге көнгә ышаныч уята. Киләсе елда да Татарстанның сыйфатлы товарлар чыгару һәм кирәкле хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә әйдәп баручы төбәк дигән исемен бергәләп раслап күрсәтербез, дип ышанам», – диде «Татарстан дәүләт төбәк үзәге» оешмасы директоры Фәрит Туктаров.
Илкүләм бәйгегә килгәндә, анда республиканың дүрт предприятиесе иң зур бүләккә лаек булды. «КАМАЗ» заводына – «Ватан горурлыгы», «ТАИФ-НК»га – «Сыйфат лидеры», «Эмиз» сәүдә йортына – «Сыйфатның тәме», ә «Ак Барс Созидание» хәйрия фондына «Балачак турында кайгырту белән» махсус бүләген тапшырдылар. «Россиянең иң яхшы 100 товары» бәйгесенә быел 143 төрле товар һәм хезмәт тәкъдим иткәннәр. «Татарстанда без барысын да булдырабыз. Без – зур көч», – диде Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев җиңүчеләрне котлаганда.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat