Рөстәм Миңнеханов: «Салым буенча бурычларны җыю эшен яхшырткан өчен премия бирәчәкбез»

Президент Рөстәм Миңнеханов республика казнасын ничек тулыландырырга мөмкин икәнен әйтте.  Үз дигәннәренә ирешү өчен, район башлыкларын премия белән дә кызыксындырмакчылар. Татарстан Хөкүмәт йортында бюджет турында сөйләштеләр.

Министрлар Кабинетында Татарстан финанс, салым һәм казначылык органнарының 2022 елда тупланма бюджетның үтәлеш йомгаклары һәм киләсе елга бурычлар турында уртак коллегиясе узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган чарада Россия финанс министры Антон Силуанов, Россия Салым федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Бациев, Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Александр Демидов та катнашты.

«Быел Татарстан тупланма бюджетының керемнәре 513 миллиард сум тәшкил итәчәк, дип фаразлана. Аның 420 миллиард сумы – үзебезнең керемнәр», – диде Рөстәм Миңнеханов. Чагыштыру өчен: узган ел тупланма бюджет керемнәре – 414 миллиард сум, республика бюджетына туры килгән өлеше исә 333 миллиард сум булган.

– Тик тынычланырга иртәрәк, вазгыять көтмәгәндә катлауланырга мөмкин. Салым органнары мәгълүматларына караганда, республика предприятиеләр күргән зыян быел 33,7 процентка арткан. Тотрыклылыкны саклап калу мөһим, – диде Президент. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бу ел катлаулы шартларда узды. «Безнең предприятиеләр санкцияләргә бәйле кыенлыклар кичерә, алар сум курсы үзгәреп торган шартларда эшләргә мәҗбүр. Логистиканың яңа юлларын җайга салу, импортны алыштыруга бәйле эш тә дәвам итә. Безгә алга таба да җитештерүчеләр белән даими элемтәдә торырга кирәк. Төп бурыч аларның эшкә сәләтлелеген һәм үсешен тәэмин итүдән гыйбарәт», – диде Президент.

Киләсе ел бюджетын «киеренке» дип бәяләделәр киңәшмәдә. Тупланма бюджетның чыгымнары 531 миллиард сум, шул исәптән республиканыкы 467 миллиард сум тәшкил итәчәк, дип көтелә. Барлык чыгымнарның өчтән бер өлеше хезмәт хаклары түләүгә туры килә. «Татарстан бюджет җаваплылыгын тулысынча башкара», – диде Рөстәм Миңнеханов. Яңа бюджетның кәефне кыра торган өлеше – дефицит. Әлеге күрсәткеч 27 миллиард сум булыр, дип фаразлана. Җитешмәгән акчаны бүген үк эзли башларга кушты Рөстәм Миңнеханов. «Ямаулык»ны кайдан алырга мөмкин икәнен дә әйтте.

– 1 декабрьгә алынган мәгълүматларга караганда, салым буенча бурычлар 13,4 миллиард сум тәшкил итә. Бигрәк тә республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ, Сәнәгать һәм сәүдә, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыкларына караган оешма-предприятиеләр арасында әҗәтчеләр саны арткан. Шуңа күрә һәр министрлыкка бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк, – диде Президент. Кайбер шәһәр һәм район башлыкларына да җиңнәрен сызганырга туры киләчәк. Киңәшмәдә Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, Бөгелмә, Алабуга һәм Яшел Үзән районнарында бурычлылар саны артуы билгеле булды. «Глава»ларны алдан ук кызыктырып та куйдылар. «Салым буенча бурычларны җыю эшен яхшырткан өчен, ел азагында уңышка ирешкән муниципаль берәмлекләргә премия бирәчәкбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ел азагына кадәр республика предприятиеләре 4,8 триллион сумлык продукция җитештерер, дип көтелә. «Бу күрсәткечне 5 триллион сумга җиткерергә хыяллана идек, күп калмады. Алга таба 10 триллион сумга омтылачакбыз. Болай булса, үз-үзебезне тәэмин итү мөмкинлеге тагын да артачак», – диде Президент.

Сер түгел, киләсе ел бюджетын төзегәндә дә республиканың әйдәп баручы оешма-предприятиеләренә зур өмет баглаганнар. «Хәлләр сез уйлаганнан начаррак килеп чыкса, казнаны ничек тулыландырырга икәнен алдан фаразладыгызмы?» – дип тә сорады Антон Силуанов быелгы бюджет үтәлеше һәм киләсе елга бурычлар турында хисап тоткан Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллиннан. Министр сүзләренә караганда, бюджетны формалаштырганда, республикада керемгә салымны тәэмин итүче зур предприятие вәкилләре белән очрашып, аларның инвестиция проектлары турында сөйләшкәннәр. «Киләсе ел бюджетына керемгә салым буенча салынган саннар барысы да үлчәнеп эшләнгән һәм алар тормышка ашырырлык», – дип ышандырды Радик Гайзатуллин.

Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов бурычлар да билгеләде.

– Илкүләм проектларны тормышка ашыруга быел 42 миллиард сум акча биреләчәк. Аның күп өлеше – 30,5 миллиард сумы – федераль казнага туры килә. Искәртеп әйтәм: барлык илкүләм проектлар үтәлергә тиеш. Төзелеп кенә килүче объектларда ел ахырына кадәр эшне тәмамларга кирәк. Киләсе елда да илкүләм һәм дәүләт программаларында мөмкин кадәр күбрәк катнашу зарур, – диде ул.

Бу уңайдан Президент илдә ташламалы ипотеканы озайтуның әһәмиятен дә билгеләп узды. «Ипотека белән нәрсә булачагы бик зур билгесезлек иде. Әйе, моңа бәйле ниндидер хәвефләр бардыр, әмма бу – бик зур тармак, аңа өметләр зур. Ил Президенты кабул иткән карар төзелеш тармагын тотрыкландыра», – диде Рөстәм Миңнеханов. Билгеле булганча, элегрәк Үзәк банк ташламалы ипотека программасын туктату ихтималы турында хәбәр иткән иде. Берничә көн элек Россия Президенты Владимир Путин аны озайтырга тәкъдим итте. Әлеге программа буенча ставка 8 процент тәшкил итәчәк. «Гаилә ипотекасы»н (ә аның ставкасы – 6 процент) 18 яшькә кадәр ике баласы булганнарга бирәчәкләр.

– Дөньядагы вазгыятьне күрәбез. Махсус хәрби операция зур тырышлык һәм чыгымнар таләп итә. Шуңа карамастан, республикада федераль дәрәҗәдәге бер генә инфраструктура проекты да туктатылмады. Гомумән, республикада бу кадәр зур эшләр башкарылганы юк иде әле. М12не генә алыйк. Юлның Татарстанга туры килгән өлешендә эш дәвам итә, – диде Рөстәм Миңнеханов. Антон Силуановның: «Планда каралганнан тизрәк төзеп бетерәсезме?» – дигән соравына «Үзебезнең план буенча», – дип җавап бирде ул. Сүзен дәвам итеп, М7 трассасын реконструкцияләү кысасында, Чаллы һәм Түбән Каманы урау юлын, Шәле – Баулы трассасына керүче Алексеевск – Әлмәт юлы төзелешен дә искә алды. Татарстанда ике яңа күпер генә салыначак! «Илдә икътисадый хәл әллә ни булмаса, мондый проектларны тормышка ашырып булмас иде», – диде Президент.

Россия финанс министры Татарстанның социаль-икътисадый үсешен югары бәяләде. «Республика яхшы эш күрсәтте. Бюджетка килгәндә, безнең бурыч – бернинди санкцияләргә һәм башкасына карамастан, алда торган йөкләмәләрне үтәүдән гыйбарәт», – диде ул. Рөстәм Миңнехановка карап: «Россия Финанс министрлыгы янәшәгездә!» – дип тә өстәде.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү