Skip to content
- Коръәни Кәримне бирелеп, мәгънәсенә төшенергә тырышып, фикерләп уку, һәм аның белән гамәл кылырга тырышу. Раббыбыз Аллаһы Үзенең Изге Китабында болай дип әйтә: «[Коръәни Кәрим] Мөбарәк бер Китап ки, аны сиңа алар аның аятьләре хакында уйласыннар һәм [нәфесләренең бозык теләкләреннән арынган] аек акылга ия булганнар үгетләнсен дип иңдердек». «Сад», 38:29
- Коръәни Кәримне укыганда, аның кеше сүзе түгел, Аллаһы сүзе икәнлеген истә тотып уку.
- Коръәни Кәримне төп максатын белеп уку, ягъни бу Китап савапка ирешер һәм гыйбрәт алыр өчен укыла.
- «Мин инде Коръәни Кәримне шәп укыйм», – дип масаймау, тәкәбберләнмәү, бәлки, киресенчә, түбәнчелек белән укып, нәфесеңне тәрбияләү.
- Коръәни Кәримне укыган кешене тыңлаганда яисә ишеткәндә, сөйләшмәү, игътибар белән тыңлап, калеб белән фикерләү. Коръәни Кәримдә Хак Тәгалә болай дип әйтә: «Коръән укылган чакта, аны тыңлагыз һәм дәшми торыгыз, – бәлки, сез [Аллаһы тарафыннан] рәхмәт ителерсез». «Әл-Әгъраф / Киртәләр», 7:204
- Коръәннән булдыра алган хәтле ятлау һәм ятлаганын онытудан саклану, чөнки Коръәни Кәримне ятлау – сөннәт гамәл, ә ятлаганыңны онытмау – вәҗиб.
- Коръәни Кәримне укыганнан соң дога кылу.