Финанс министры Радик Гайзатуллин: «Елны уңышлы төгәллибез»

Финанс министрлыгының, Салым федераль салым һәм казначылык хезмәтләре Татарстандагы идарәләренең уртак коллегиясе узды. Анда 2022 елга республика тупланма бюджетын үтәү йомгаклары һәм финанс, казначылык, салым органнарының киләсе елга бурычлары каралды.

Хөкүмәт йортында узган коллегиядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия финанс министры Антон Силуанов катнашты. Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин белән министрлык эшчәнлегенең төп йомгаклары һәм эшчәнлеге юнәлешләре турында сөйләштек.

– Радик Рәүфович, гадәттә декабрь – йомгак ясау һәм алга бурычлар билгеләү чоры. Финанс, казначылык һәм салым органнарының уртак коллегиясендә дә йомгак ясалды. Керемнәр буенча бюджетны үтәүнең төп күрсәткечләрен искә төшереп үтмәссезме?

– Бюджетның керемнәр буенча 512 миллиард сум күләмендә үтәләчәген көтәбез. Шуның 421 миллиард сумы  – салым һәм салым булмаган керемнәр. Республика бюджетына 360 миллиард сум акча керү күздә тотыла. Җирле бюджетларга – 61 миллиард сум. Бу күрсәткечләр безгә бюджет елын уңышлы төгәлләү мөмкинлеге бирәчәк. Әлбәттә, ел йомгаклары буенча өстәмә керем алу үзмаксат булып тормый. Әмма ул бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын арттыру, бюджет өлкәсе оешмаларының ихтыяҗларын канәгатьләндерү, илкүләм проектларны, социаль һәм иҗтимагый яктан әһәмиятле республика программаларын тормышка ашыруга өстәмә средстволар юллау мөмкинлеге бирәчәк. Шул ук вакытта бюджетны уңышлы үтәү киләсе елга билгеләнгән чараларны  финанс белән тәэмин итү өчен билгеле бер мая туплауга китерәчәк.

Коллегиядә финанс министры Антон Силуанов, боларның барысын да исәпкә алып,  республика бюджетын үтәүне  уңай яктан бәяләде.

– Мәгълүм булганча, республика бюджетына керем китерүче төп салым – табышка салым. Коллегиядәге чыгышыгызда әйтелгәнчә, быел аның 163 миллиард сум күләмендә керүе көтелә. Ел йомгаклары буенча аның үсеш динамикасы турында нәрсәләр әйтә аласыз?

– Татарстан Финанс министрлыгы табышка салым буенча керемнәргә җитди игътибар биреп килә. Салым керемнәренең 60 проценты чамасын биреп килүче зур салым түләүчеләрнең эшчәнлеген анализладык. Ел йомгаклары буенча бу керемнәрнең үсәчәге аңлашылды.

Физик затлар керемнәренә салымга килсәк, ел йомгаклары буенча аларны 111 миллиард сум күләмендә туплау көтелә.  Әлеге салымнан да керем артачак.

– Татарстан Президенты 23 ноябрьдә «2022 елга һәм пландагы 2023–2024 елларга республика бюджеты турында»гы Законга кул куйды. Закон массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыкты. Эшнең хәзерге этабында нинди чаралар күрелә?

– Республиканың бюджет системасына 956 җирле бюджет керә. Бүгенгә барлык муниципаль районнар һәм шәһәр округларында җирле бюджетлар кабул ителгән. Җирлекләр бюджетлары муниципаль берәмлекләрнең күпчелегендә расланган. Калган муниципалитетларга 21 декабрьгә кадәр җирлекләр бюджетларын раслауны төгәлләргә кирәк. Шуннан соң, бюджет росписен вакытында әзерләү һәм 2023 ел башыннан бюджет процессын оештыру максатыннан, муниципаль берәмлекләр бюджетларын кыска гына вакыт эчендә бастырып чыгару таләп ителә.

Төп бурычларыбызның берсе – ел дәвамында барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларның баланслылыгын тәэмин итү. 2023 елгы бюджетның киеренке булуы көтелү сәбәпле, игътибарыбызны нәкъ менә шуны үтәүгә максималь дәрәҗәдә җәлеп итү кирәк. Форсаттан файдаланып, бюджет процессында катнашучыларның барчасына – министрлыкларга, ведомстволар, муниципаль берәмлекләргә быел финанс-бюджет дисциплинасын тиешенчә тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә.

– Финанс елы ахырына якынлашып килә. Үтәлмәгән ниндидер бурычлар калдымы әле?

– Елның төгәлләнеп килүе тынычланып калуга сәбәп була алмый. Калган көннәрдә безгә министрлыклар, районнар һәм шәһәрләр белән быелгы бюджетның сыйфатлы үтәлешен тәэмин итәргә, керемнәр җыю эшен көчәйтергә, салымнар буенча бурычны максималь дәрәҗәдә киметергә, мөлкәт салымын җыю эшен алып барырга, бюджет һәм бюджеттан тыш чыганакларны җәлеп итеп, чыгым өлеше акчасыннан нәтиҗәле файдаланырга, федераль һәм республика акчасын тулы күләмендә, нәтиҗәле тотуны тәэмин итәргә кирәк. Елны бурычларсыз төгәлләү, бюджет средстволарын тулы күләмендә, максатчан үзләштерү әлеге чараларның нәтиҗәсенә әйләнергә тиеш.

– Быел Татарстан Финанс министрлыгында коррупциягә каршы көрәш буенча ниндирәк чаралар күрелде?

– Чаралар ел дәвамында ике юнәлештә үткәрелеп килде. Беренчесе – профилактика, аңлату һәм белем эстәү чаралары. Икенче юнәлеш – контроль-ревизия эшчәнлеге.

Быел 11 айда Татарстан Финанс министрлыгының Казначылык департаменты подразделениеләре бюджет акчасыннан ни дәрәҗәдә максатчан, нәтиҗәле файдалануны һәм контракт системасы, коррупциягә каршы көрәш турында законнар үтәлешен ачыклау максатыннан барлыгы 238 тикшерү үткәрде.

– 2022 ел йомгаклары буенча республиканың дәүләт бурычы күләме 106 миллиард сум дәрәҗәсендә көтелә, дидегез. Бурыч күләме кимемәгән, киресенчә, бераз арткан да әле. Нәрсәгә бәйле бу?

– Иң элек шуны әйтәсем килә: агымдагы елда безнең, элеккечә үк, коммерцияле кредитлар буенча бурычларыбыз юк. Ел башындагы белән чагыштырганда бурыч күләме арту федераль бюджеттан инфраструктураны үстерү өчен кредитлар алуга бәйле.

Тулаем федераль бюджеттан кредитлар алу мәсьәләсенә килсәк, ел йомгаклары буенча бурыч күләме 100 миллиард сум тәшкил итә. Ул озак вакытка реструктурлаштырылган һәм  озак вакыт дәвамында түләнеләчәк.

Шуны да билгеләп үтәсем килә: Татарстан кредиттан файдалануга процент түләү буенча да үз бурычларын вакытында үтәп килә. Ел йомгаклары буенча, федераль кредитлар җәлеп итү кысасында Россия Финанс министрлыгы белән килешүләрдә билгеләнгән барлык күрсәткечләргә ирешеләчәк.

Җыеп әйткәндә, 2022 ел йомгаклары буенча бюджет күрсәткечләре үтәләчәк. Бюджет чыгымнары тулысынча финансланачак, бюджет акчасын үзләштерүгә контроль даими алып барылачак. Шуннан салмак кына киләсе елга кабул ителгән бюджетны үтәүгә күчәргә тиешбез. Төп бурычыбыз берәү генә – ул да булса барлык бюджет чыгымнарын үз вакытында һәм сыйфатлы финанслау.

Форсаттан файдаланып, редакция хезмәткәрләрен һәм газета укучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Барлык башлангычларыгызда уңышлар, саулык-сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-дәрт телим!

Фото: kazanfirst.ru


Фикер өстәү